- 12.09.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №36 (11 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Газетабызның «Тыелган тема» сәхифәсендә «БЕЗНЕҢ ТУЛАЙ ТОРАК» 2013, №27 (10 июль)дигән язмам дөнья күргән иде инде. Анда сүз башкаланы яшелләндерүче, чәчәкләргә күмеп бизәүче «Горводзеленхоз» оешмасы тулай торагында яшәүчеләрнең үз бүлмәләрен хосусыйлаштырырга теләве хакында барды. Ләкин, РСФСР Югары Советы әле 1991нче елда ук барлык оешмаларга тулай торакларын җирле хакимият органнарына тапшыру хакында Карар кабул иткән булса да, «Горводзеленхоз» тресты аны үзенә алып калган. 1992нче елгы № 4199-1 Федераль Законда тулай торакларда «соцнайм» шартларында яшәүчеләрнең бүлмәләрен хосусыйлаштыру мөмкинлеге каралган. Ләкин, безнең түрәләр гади кешегә файдалы булган Югары Совет Карарын да, Федераль Законны да үтәмәгән – Казан шәһәре хакимияте башкаланың Сафиуллин урамындагы бу 10нчы йортны 2003нче елда тулай торак буларак «Горводзеленхоз» трестына «хуҗалык итәргә» бирә. Шуның белән озак еллар шәһәрне яшелләндерү өлкәсендә эшләгән, бу йортта яшәгән, балалар үстергән кешеләр соңгы сыеныр урыннарын да үзләренеке итә алмый калды. Күпләр язмышларына риза булып башларын исә дә, узган ел 40лап гаилә хаксызлык белән килешергә теләмичә, трест җитәкчелегенә хокукларын даулап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәсен беләсез инде – «мәгез» дип каршыларына бүлмәләренең ордерларын чыгарып куймыйлар, ә акрын гына тулай торактан куулар башлана.
КУАЛАР…
Бүгенге көнгә инде 3 яшьлек һәм 3 айлык ике балалары белән Ләйсән һәм Раил Саттаровлар гаиләсе, 1нче һәм 5нче класслардагы ике баласы белән Оксана Соешева бүлмәләрен ташлап чыгып киттеләр. Чиратта 3 һәм 8 яшьлек балалары белән Ләйсән һәм Илнур Гыйбадуллиннар гаиләсе тора. Шулай ук Наталья Фәләхетдинованы да балалар церебраль параличы белән чирләүче 3 яшьлек улы белән урамга чыгарып атулары мөмкин…
Кыскасы, «Горводзеленхоз» трестында «халык бәхете өчен» әйбәт көрәшәләр. Югыйсә, бу кешеләрнең күбесе трестта ун елдан артык эшләгән булган. Закон буенча исә ун елдан артык бер оешмада эшләп, аның тулай торагында яшәп торасың икән, эштән китсәң дә, сине бүлмәңнән куа алмыйлар. Ләкин моның өчен 2005нче елның мартына кадәр үк яши башларга кирәк иде, соңрак урнашучыларның бу хокукы юк. Хәер, алданрак яши башлаучыларның хокукын да санга сукмыйлар әле.
– Алар безнең килешүләребез 2005нче елның сентябрь аеннан гына дип баралар. Дөрес, сентябрьдән. Әмма бит аңа кадәр хезмәт килешүе дә, тулай торак өчен килешүләр дә төзелмәде, ә без монда яши һәм эшли идек, – ди Наталья ханым күз яшьләренә буылып.
Менә ул инвалид баласы белән кая барсын? Трест җитәкчелеге 12 ел «Горводзеленхоз»да эшләгән бу хатын хакында уйлыймы икән? Әллә соң бүген кешегә караганда аның яшәгән бүлмәсе кадерлерәкме? Мөгаен, шулайдыр…
ЗАКОНСЫЗЛЫК…
Мөлкәт, байлык бүлешкәндә закон бик үк эшләми дә бугай ул. Әлеге тулай торак вәзгыяте дә, үзенә күрә «Горводзеленхоз» белән гади кешеләр арасында милек бүлешү кебегрәк гамәл. Кешеләр үзләренә тиешлене алырга, трест исә кулына кергәнне бирмәскә тели. Әмма гади эшчеләрнең мөмкинлекләре азрак шул. Берәүләр премиясез калып хезмәт хакын азрак ала башлагач, икенчеләре тулай торактан сөрелү алдына баскач, өченчеләрен җинаятьләрдә гаепләп хөкем белән куркыткач, күпчелек үз мәнфәгатьләреннән баш тартып, көрәшүчеләрне читтән генә күзәтә башлый. Ә көрәшүчеләргә карата исә куркыту ысуллары күп кулланыла.
Әйтик әле 2 сентябрь көнне Светлана Данилованың гаиләсен урамга куып чыгарырга килгәннәр иде. Янәсе, Казанның Идел буе районы суды карары бар. Ләкин бу карар гамәлдән чыккан һәм үтәлергә тиеш түгел. Чөнки суд аны Светлананың үзеннән башка гына чыгарган булган, ул үзенең эше мәхкәмәдә каралуын да белмәгән. Суд приставлары карарны тотып килү белән шикаять язган һәм бу эш буенча киләчәктә яңа карар кабул ителергә тиеш.
Әмма «Горводзеленхоз» тресты һәм Идел буе районы приставлары мондый «ваклыкларга» карап тормыйлар ахры – суд карарыннан башка гына кешене яшәгән йортыннан куып чыгарырга киләләр.
– Әгәр хосусыйлаштыру артыннан йөрмәсәм, миңа тиюче юк иде. 10 ел эшләп киткәннән соң, соңгы өч елда тыныч кына яшәп яттык, ә хокук даулый башлагач судка биреп куарга тотындылар, – дип каршылады журналистларны Светлана ханым.
ТАПТЫЙЛАР…
Мин килеп җитү белән кулыма блокнотымны алдым да, эш башларга әзер идем, ә менә минем белән үк диярлек килеп төшкән телевидение журналистларына камераларын көйләү өчен вакыт кирәк. Ул арада пристав Илзирә Һадиева «Горводзеленхоз» тресты юристы Фәрит Кәлимуллин машинасына утырып китә башлады. Әлбәттә, нечкә күңелле журналист халкы моңа бик нык үпкәләде. Ничек инде ул безнең белән сөйләшми, вәзгыятьне аңлатмый гына китеп бара? Яннарына йөгереп барып аңлатма сорамакчы идем, юрист Фәрит әфәнде Кәлимуллин чак үземне бәрдертмәде. Күрмәгәндер инде – берничә метр бамперы белән этеп алып барды. Әгәр мәкерле кеше булсам, шунда ук егылып, кара тавыш кубарып, ашыгыч ярдәм белән ЮХИДИ чакырта ала идем, әмма вакланып маташмадым. Чөнки йомшак кына этеп барды, авырттырмады. Ләкин закон күзлегеннән караганда хаклы идеме икән соң ул? Юрист кеше үзе беләдер инде, ә миңа истәлеккә видеоязма гына калды…
Мин гауга чыгармасам да, миннән соң бамперы белән этеп барылган Венера Саттарова исә миндәй «ипле» кеше булып чыкмады. Ул үзен машина белән бәрдертергә теләүләрен бәян итеп ТР Прокуратурасына һәм ТР Эчке эшләр министрлыгына шикаятьләр юллаган. Тик әлегә, никтер, аның аякларындагы күгәргән эзләр фотога төшереп алган килеш кенә, медицина тикшерүенә юллама бирүче булмаган. Бу уңайдан мин аңа ТР Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»на (кирәк кешеләр өчен 291-20-02) шалтыратып зарланырга киңәш иттем. Бик файдалы телефон дип таптым мин аны, үземнең шалтыратып караганым бар.
Фәрит әфәндегә үзем өчен ачуым да юк, ә менә хатын-кыз өстенә әвен кадәр «Хюндай-Туксон» джибы белән менү ир-атны бизәми дип саныйм… Әгәр туктый алмыйча, яки артык хискә бирелеп китеп таптаткан булса, нишләр идек? Венера ханым бит ике кечкенә бала анасы… Кыскасы, хокук сакчылары бу фактны тикшерергә, нәтиҗәләр чыгарырга тиеш.
Бу нәтиҗәләрнең юрист әфәндене гаепләп чыгарылуына ышанычым зур булмаса да, бераз нервыларын кытыклап алу да файдага булыр. Бәлки кешеләр өстенә машина белән менәргә ярамавын аңлар, күзе начар күрсә, күзлек кия башлар, игътибарын җыеп рульдә йөри алмавы ачыкланса – шофер алыр… Кыскасы, ничек кенә булса да, бу тикшерү аның файдасына булыр дип өметләнәм.
Ә инде ниндидер «усал» карарлар булмавын кылган гамәлләреннән чамалыйм, юрист Рамил Нуриев сүзләреннән чыгып фаразлыйм. Бүгенге көндә ул тулай торакта яшәүчеләрнең мәнфәгатен кайгырта.
– Светлана Данилованы тулай торактан чыгаручы суд карарын кулга алгач та, без аның законсызлыгын раслап шикаять яздык һәм бу карарның үтәлүен туктатучы гамәлләр кылдык. Ягъни шикаятебезне Казанның Идел буе районы суд приставларына илттек. Тик бу эшне алып баручы пристав Илзирә Һадиева да, җитәкчеләре дә кәгазьләрне алудан баш тарттылар. Өч көн тырышкач кына кабул иттеләр. Янәсе, аларга «Горводзеленхоз» суд карарын тизрәк үтәргә куша. Шуңа күрә, 2нче сентябрьдә тулай торакка килеп, андагы кешеләрне бүлмәләреннән куып йөрү пристав тарафыннан законлы гамәл түгел иде, – ди юрист.
– Суд приставларына басым ясый алгач ул «Горводзеленхоз» нинди көчле оешма соң? – дим.
– Менә мин дә приставларга шул ук сорауны бирдем, – ди ул.
КЫЙНЫЙЛАР…
Баксаң безнең «Горводзеленхоз» оешмасының кешеләргә кылган «игелеге» бу гына да түгел икән.
– Светлананы бүлмәсеннән куарга килгәч, кешеләр миңа шалтыратты. Без берничә кеше килеп приставның һәм үзебезнең трестның юристы кылган гамәлләрне телефон вә фотоаппаратларыбызга видеога төшерә башладык. Моның өчен безгә нәрсә генә әйтмәделәр, ниләр белән генә янамадылар. Имеш, без дәүләт хезмәткәрләренә үз вазыйфаларын үтәргә комачаулап закон бозабыз, видеога төшерергә хакыбыз юк икән. Ләкин без туктамадык. Шуннан юристыбыз Фәрит Хәмитович минем кулыма сукты, фотоаппартымны бәреп төшереп ватты, – ди Венера Саттарова.
Менә бит ничек шәп! Башта сиңа кул күтәрәләр, аннан машина белән бәрдерәләр, әле тагын нишләп була икән ул? Мин моны белергә теләп Фәрит әфәнденең үзенә шалтыратып сөйләшеп карадым.
– Фәрит Хәмитович, кичә сөйләшеп тә тормадыгыз, машинагызның бамперы белән генә этеп китеп бардыгыз, – дигән булам.
– Ашыга идем, инде машинадан төшеп сезнең белән сугышып йөриммени? Мин бит кеше кешесе, гел вазыйфаларымны үтәргә кирәк, – ди, үтә «җор телле» әңгәмәдәшем.
Калган сөйләшүне сүзгә сүз язып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: «Горводзеленхоз» трестының бөтен эшчәнлеге законлы, кешеләрнең хокукларын яклауга корылган. Ә суд приставының үз эше, аңа суд карары бирелгән, ул аны билгеләнгән вакытка үтәп куйган булырга тиеш… Бу карарның үтәлмәскә тиешлеге, приставның тулай торакта йөрүе инде законсыз булуы хакында бер сүз юк. Шулай ук приставның ник «Горводзеленхоз» юристы машинасында килүе, барысы да законлы булгач журналистлардан ник качуы турында да ләм-мим. Кирәк чакта эзләп тә табылмас приставлар, никтер, «Горводзеленхоз» трестына кагылышлы эштә бик зур өлгерлек күрсәтәләр. Хәтта, үтәүне кичектереп торып, җилкәләреннән йөк төшүенә дә карамыйлар. Югыйсә, эшләре күплектән, өлгермәүдән зарланалар да инде үзләре. Мөгаен, бусы кешесенә яки оешмасына караптыр…
АЛДАДЫЛАР…
2нче сентябрь көнне суд приставы белән юрист ашыга-кабалана, безне бамперлары белән этә-төртә дигәндәй китеп барсалар да, Светлана Данилованы сукбайлыкка чыгару уеннан кире кайтмаганнар икән әле. Чөнки икенче көнне журналистларны тагын чакырдылар. Бу юлы инде суд приставлары телевидениеләргә үзләре шалтыраткан, ә мине халык чакырды. Ләкин безне алдадылар – ул көнне приставлар килмәде, телефоннан гына таралышырга киңәш иттеләр. Мөгаен, бу гамәлләренең законлы булмавын, ниһаять, алар да аңлагандыр. Гомумән, юрист Рамил Нуриев монда законсызлыкларны күп күрә. Аның фикеренчә тулай торак инде күптән анда яшәүчеләргә бирелергә, хосусыйлаштырылырга тиеш булган. Мин үзем дә шул ук карашта торам һәм хәлдән килгәнчә редакциябез белән биредә яшәүчеләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирәм. Юрист исә үз эшен инде эшли башлады – Светлана Яруллинаның судын оттык. Ә бит «Горводзеленхоз», ире 16 ел трестта эшләп вафат булган тол хатынны урамга куып чыгарыр өчен, судка мөрәҗәгать иткән иде. Мөгаен, бу оешмада кешелеклелек төшенчәсен бик үк дөрес аңлап бетермиләрдер…
– Хәзергә мине куучы юк, әле юрист бүлмәмне хосусыйлаштырып та булачак дип вәгъдә бирә, – ди Светлана ханым.
– Мин барысына да ярдәм итәчәкмен, хосусыйлаштыру да булыр, – ди юрист үзе.
Әгәр РФ Президенты Путинның һәр русиялене тораклы итү проектына алынуын истә тотсак, судларның, ниһаять, гади кешеләр мәнфәгатен яклый торган карарлар чыгара башлавы бар. Гәрчә, «Горводзеленхоз» тулай торагы буенча бер җиңү инде бар, тагын да булыр дип өметләнәбез.
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии