Олпат Моталлап иде

Олпат Моталлап иде

Мин яшь чагымда Чулпыч авылының олпат шәхесе, якын-тирәдә оста тимерче Моталлап абый Гарипов янында 2,5 – 3 ел тирәсе чүкеч сугучы булдым. Аның эшен шул кадәр яратуын, һөнәренә бәйле яңалык ишетсә, әллә кайларга барып, шуны күреп-өйрәнеп кайтуларын хәзер дә исем китеп искә алам. Ул вакытта авылда әле электр уты кертелмәгән. Димәк, ток белән эшли торган эретеп ябыштыру аппараты да юк. Авылларга «Сельхозтехниканың» күчмә сварка агрегаты йөри, айга бер дигәндәй, Чулпычка да туктап китә иде. Әмма гел аны көтеп ятып булмый, эшләргә кирәк. Моталлап абый менә шунда үзенең осталыгын күрсәтә дә иде инде. Төгәл үлчәп ялганган коршауларын арба тәгәрмәченә сипләп кую тимерченең иң ювелир эше булып саналды. Ул заманда тимерне бер-берсенә махсус порошок сибеп ябыштырдылар. Бу исә үтә төгәллек сорый. Җөйнең ныклыгы тимернең нинди температурага кадәр кызуына, порошокның кайчан сибелүенә бәйле. Бервакыт Моталлап абыйдан: «Остазың өйрәттеме, үзеңме?» – дип сорадым. «Юк, энем, өйрәтмәде, ул порошокны яшереп тота иде. Хәтта исемен дә әйтмәде. Ул эшеннән киткәч, моның рәтен белгән күрше авыл тимерчесе янына барып өйрәнеп, күчтәнәчләр калдырып кайттым», – җавап бирде ул. Мин аның осталыгына сокланып кызган тимер төйдем. «Синнән тимерче чыгачак, мин киткәч, син калырсың», – дип тә күңелемне күтәрде. Әмма минем шофер буласым, машина йөртәсем килә иде. Моталлап абыйга шулай дип җавап бирдем.

Ул балыкка йөрергә дә бик һәвәс иде. Көн матур икән, Мишә буена төшми калмый. Бервакыт шулай ау-җәтмә белән балык сөзеп Кече Шыңарга таба барабыз. Безгә таба өч кешенең дөмбер белән балык куып килгәнен күрдек. «Әйдә, энем, тегеләрдән алда алыйк әле», – диде Моталлап абый. Сөзгечне тартып чыгарсак – ярты чиләкләп балык тыпырчына. Арасында бик зурлары да күзне иркәли. Бездән соң тегеләр дә сөзгечләрен судан алдылар. Ник бер кыртыш булсын! Дөмбердән курыккан балыклар безнең җәтмәгә кереп тулган. Кече Шыңар кешеләре яныбызга килделәр дә, даулаша башладылар. «Балыклар безнеке, бирәсез», – диләр. Берсе Моталлап абыйның изүеннән үк умырып тотты. Араларында бер акыллырагы бар икән. «Нишлисең? Тимерче бит ул. Безгә гел кирәкле кеше», – дип аралады.

Чыннан да, Моталлап абыйга күрше авыллардан да заказлар килә иде. Самавыр торбаларын кургашка утырту, күгәннәр, көрәк-тырма ясау – барысы да аның кулыннан үтте. Күгәнгә җылы биреп, сумала белән ышкылап каралту аның эш стиле иде. Күргәзмәгә куярлык була иде алар. Башка авыллар шул сәбәпле безнең тимерчелеккә агылды. Тимер эшендә чыныккан кеше агач юына белмиме соң! Моталлап абый өр-яңадан йорт җиткереп, абзар-курасын, капка-коймасын яңадан коеп, ялт итеп тотты. Төзелешне үз куллары белән башкарды, яхшы кешегә күмәк эшкә халык авылы белән килә иде.

Гаиләсе дә төзек-тәртипле булып, хатыны Әминә белән бер дигән ике ул үстерделәр. Олысы Айдар укытучы, саллы язмалары республика матбугатында чыгып тора. Шыңар яклары тарихын өйрәнеп, хәйран калын, документаль эчтәлекле китап чыгарды. Илгизәрләре – халык хөрмәтен яулаган, зур тәҗрибә туплаган табиб. Район хастаханәсендә кешеләр сәламәтлеге сагында тора.

Моталлап абыйның гаҗәеп сыйфаты – килеп туган кыенлыктан бик тиз чыга белә иде ул. Тикмәгә генә 64нче үлчәмле баш киеме киеп йөрмәгәндер! Аны колхоз җитәкчеләре яңа төр ургыч – самосбросканы ремонтлап чыгарып куйгач, төшереп алганнар. Ургыч турында сүз чыккач, аның төзелешен аңлатыйм әле. Ике ат җигелгән лабогрейкада урылган игенне бер таза ир ике япьле агач таяк белән артка шудыра иде. Ә «самосброска»да, исеменнән үк аңлашылганча, әйләнә торган тырмалар төшереп калдыра. Хәйран гына катлаулы техника, аны ремонтлап, уракка әзерләү үзе бер сәнгать иде.

Моталлапның әтисе Барый абыйны да искә алыйк әле. Һәркемгә киңәш бирә алырлык шәхес, авылның беренче агрономы-агротехнигы иде ул. Менә шундый үрнәк нәсел, күпләргә өлге булырлык гаилә ул Гариповлар. Язмам вафатларының рухына дога булып барып ирешсен иде.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы

Комментарии