Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ТАТАР ТЕЛСЕЗ БУЛМАСЫН!

Татар галиме Әбрар Кәримуллин: «Тел язмышы – милләт яшәешенең нигезе. Милләт – ул теле булган халык», – дип язып калдырган. Хәзерге вакытта татарларны тыныч юл белән урыс милләтенә әйләндерү процессы бара. Әти-әниләр, балалары ана телен укысын өчен, гариза язарга мәҗбүр. Яңа уку елына гариза яза башладылар инде. Кайберәүләр туган тел дип урыс телен сайлый. Урыс теле татарлар өчен берничек тә туган тел була алмый. Ул безнең өчен аралашу теле генә. Урыс телен туган тел дип сайлаган ата-аналарны кем дип тә әйтеп булмый. Сатлыкҗаннар кебек килеп чыга түгелме соң? Бу хакта тирәнтен уйлансыннар иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГИМАЛАЙ ТОЗЫН КАЙДАН ТАБАРГА?

«Безнең гәҗит»нең 12нче санында (30 март, 2022) «Рамазан – дөрес туклану ае» дигән язмада диетолог: «Ак тозны Гималай тозына алыштырырга киңәш итәр идем, чөнки ул буыннарга утырмый, кан басымын контрольдә тота», – дигән. Ниндирәк тоз ул, дип аптекаларга кереп сораган идем, белмиләр. Аны каян табып була икән?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм

РЕДАКЦИЯДӘН: Гималай тозы – Пакыстандагы тоз шахталарында чыгарыла торган алсу төстәге тоз ул. Туфракта булган тимер оксиды һәм башка катнашмалар аңа шундый төс бирә. Исе һәм тәме буенча гади аш тозыннан аерылмый диярлек. Дөрес, кемдер, ризыкка тәм кертсен өчен, Гималай тозын күбрәк салырга туры килә, дип тә әйтә. Менә бәясе гади аш тозыныкына караганда кыйммәтрәк. Мәсәлән, онлайн кибетләрдә 500 граммлы капның бәясе 100 сумнан башлана. Зур супермаркетларда да Гималай тозын табып була.

ДОЛЛАР АЛЫП БУЛАМЫ?

Доллар бәясе төшә башлады. Бик каты кыйммәтләнгән чорында сентябрьгә кадәр кешеләргә кулга валюта бирелмәячәк, дигәннәр иде. Хәзер дә шулаймы икән, берәр яңалык юкмы?

ГАЗИЗӘ,

Казан шәһәре

Русия Үзәк Банкы чынлап та чикләүләрне йомшарта башлады һәм банкларда валюта сатуны торгызу мөмкинлеге турында белдерде. Бу елның 18нче апреленнән банклар валюта сата ала башлаячак. Ләкин ул нәкъ менә доллар яки евро булыр дигән сүз түгел. Үзәк Банк сайтында әйтелгәнчә, 9нчы апрельдән банк кассаларына нинди валюта кергән, шуны гына сата алачаклар. 2022нче елның 9нчы мартына кадәр валютада счет яки кертем ачып калган русиялеләр 11нче апрельдән үз хисапларыннан доллар һәм евро ала башлаячак. Тик суммасы буенча чикләү саклана: гомумән алганда 10 мең доллар яки евро гына алып булачак.

РУСИЯДӘН КАЧАЛАР...

Русиялеләр өчен чып-чын сынау вакыты. Кемдер бу катлаулы чорда иле белән бергә, ә кемдер беренче авырлыклар башлангач ук куркып качты. Бата башлаган корабтан иң беренче күселәр кача, диләрме әле? Дөрес, теләсә кем китә алмый. Аның өчен кесәң калын булуы кирәк бит. Ә безнең илдә кемнәрнең кесәсе калын икәнен беләсез инде. Әнә алып баручы, берара сәясәткә дә башын тыгып караган, хәтта Русия президенты булырга җыенып йөргән Ксения Собчак та илдән качкан, Израильдә гражданлык алган дип укыдым. Аннан торып Русиягә йодрык күрсәтеп яту җайлырактыр шул...

Даими укучыгыз (исемем редакция өчен генә)

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыбызның фикеренә өстәп шуны әйтик: чынлап та «Haaretz» газетасы, Ксения Собчак белән улы Израильдә гражданлык алган, дип язган иде, бу хәбәрне башка мәгълүмат чаралары да күчереп таратты. Билгеле булганча, Израильдә «кайту турында закон» бар: аның нигезендә, яһүдләр туган якларына кайту хокукына ия. Собчакның әнисе ягыннан бабасы яһүд булган, ди. Улының да әтисе – актер Максим Виторган ягыннан яһүди тамырлары бар. Бу хәбәр таралгач, Ксения Собчак үзенең телеграм-каналына Мәскәү янындагы ресторанда йөрүен төшереп кертте. Израильдә гражданлык алуы яки алмавы турында шәрехләмә бирмәде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии