Мәскәү сәясәтенә яңа корбан…

Мәскәү сәясәтенә яңа корбан…

Соңгы араларда дөньяда дин өлкәсендә ике зур вакыйга булды: Рим Папасы Бенедикт XVI һәм Татарстан мөфтие Илдус Фәиз отставкага киттеләр. Дөнья җәмәгатьчелеге Бенедиктны озату белән мавыгып, Фәизнең китүен сизмирәк калса да, Татарстан һәм Русия мөселманнары өчен бу яңалык күпкә мөһимрәк булды. Чөнки бу очракта гигант илнең мөселманнарга карата киләчәктә алып барылачак сәясәтенә нигез салынды.

Моңа кадәр мин Илдус Фәизнең һәр кылган гамәленең кимчелекле якларын эзләп, тәнкыйтьләп тордым. Ник дисәң, эшләгән эшләре милләт өчен дә, динебез Ислам өчен дә, Республикабызның Русиядә тоткан сәяси урыны өчен дә үтә куркыныч иде. үз мөселманнарына карата Мәскәүдән «репрессив чаралар»га кадәр сорады. Моны хуплау мөмкинме? Юк! Ә менә бүген мин аның булганнан бирле беренче юньле вә файдалы гамәлен хуплыйм. Аллаһы Тәгалә бу отставкадан разый булсын, моңарчы кылган барча яман гамәлләренең гөнаһларын ярлыкасын, дигән догада калам. Шуның белән без Илдус хәзрәтнең кайчандыр булганын, Татарстан тарихының хурлыклы сәхифәләрен онытырга тырышыйк. Ә инде Илдус Фәиз үзе Казанда каламы, Төркиягә китәме, башкача сәясәткә кысылып, тынычлыкны бозып йөрмәс, дип өметләнәм. Тик Кремле генә аңа тыныч кына китәргә ирек бирмәс, үз хезмәтенә дәшәр һәм ул янә «империянең пычрак ялчысы» роленә керергә мәҗбүр булыр, дип куркам. Гап-гади, әмма «канлы вә утлы» спектакль өчен бирелгән «Дуслык» ордены өчен агай тугрылык белән түләргә кушмасмы икән?

Ярар, анысын киләчәк күрсәтер, безгә хәзер бер сатлык тегендә ни дә, бер сатлык монда ни – татарны, динебезне, Республикабызны бүген ваклап та, күмәртәләп тә (оптом) саталар. Безгә хәзер үткәннәр белән түгел, киләчәккә карап яшәү кирәгрәк. Яңа мөфтиебез ниндирәк кеше булыр, аннан ни көтәргә? Ул Татарстан мөселманнарын төркемнәргә бүлеп, Илдус Фәиз кебек төрле ярлыклар тагып, эзәрлекләүләр оештырырмы, әллә бөтенебезне бергә туплап, Госман хәзрәт Исхакый чорындагы тынычлыкны кире кайтарырмы? Инде булачак мөфтинең кандидатурасы билгеле, ул бүген мөфти вазыйфаларын башкаручы, Тынычлык (Мирный) бистәсендәге «Тынычлык» мәчетенең имам-хатыйбы Камил Сәмигуллин.

Камил хәзрәт әле 28 яшендә генә һәм Татарстанда аны яхшы белмиләр. Шуңа да, бу кандидатурага теш-тырнагы белән каршы чыгучылар булмастыр, дип уйлыйм. Гәрчә, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин мөфтилеккә яңа кандидатны «Мәскәү билгели» дип исәпләп ялгыз пикетка чыкса да. Аның фикеренчә, мөфтилеккә иң яхшы кандидатлар Рамил Юныс һәм Казан имам-мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин. Кайбер пычрак каләм әһелләре Рамил хәзрәтне ваһһабчылыкта, сәләфилектә гаепләп агуларын чәчкәннән соң, аңа тиз генә мөфтилеккә кандидат булулар тәтемәс, дип уйлыйм. Мәскәү агай рөхсәт бирмәс. Телибезме-теләмибезме, бүген бер генә төбәк мөфтие дә Кремль рөхсәтеннән башка билгеләнми. Ә Мәскәү Кремленең тугры ялчылары Рамил Юныс кебек халык арасында популяр имамнарның үсүенә беркайчан юл куймас, үзләренең «доносларын» язып торырлар…

Мансур хәзрәт исә хуҗалык итү ягыннан искиткеч шәп менеджер. Ул алабута үсеп утырган җирне дә кыска гына вакыт эчендә гөлбакча итәргә сәләтле. Әмма мөфтилек аңа кирәкми. Чөнки Казан мөхтәсибе буларак дин өлкәсендә дәрәҗәсе дә, йогынтысы да җитәрлек. Әмма тәкъдим булса, баш тартмас иде, дип беләм. Ләкин, ишетүемчә, аны ТР Президент Аппараты җитәкчесе Камалтынов һәм аның урынбасары Терентьев бик үк өнәп бетермиләр. Ә алар рөхсәтеннән башка республикада зур кәнәфиләргә дәгъва кылып булмый. Миңа калса, бу икәү – Татарстанда Мәскәү идеологиясенең таяну ноктасы кебегрәк бәндәләр һәм аларны «центрист» карашлардан аеру, республика мәнфәгатьләрен федераль үзәкнекеннән өстенрәк тотучы кадрларга алмаштыру отышлырак булыр иде. Аннан соң, бу икәү элекке Президент М. Шәймиевтән калган мирас буларак та яңа Президент командасы тууга комачаулык итәләр кебек… Хәер, Р. Миңнеханов үзенә нәрсә кирәген үзе беләдер әле, минем ни эшем бар… Алай дисәң, бар шул! Алар Госман хәзрәтне китәргә мәҗбүр итеп, дөньяны шактый бутап ташлаган Илдус Фәизне мөфти иткәннәр иде, казасын ил белән күрдек. Шуңа да, Республиканың кадрлар мәсьәләсен үз кулларында тотучы бу икәүгә шикләнеп карар җирлегем бар – ике ел буе мөфти белән «талашырга» туры килде. Инде яңа кадрлары булган Камил Сәмигуллинны ныклабрак тикшерсәк тә комачауламас. Бигрәк тә, кайбер милләтен сатып көн күрүче «эксперт» кисәкләренең: «Камил хәзрәтне без куябыз», – дип сөйләнеп тә йөрүе мәгълүм булганда.

Мин үзем бу яшь имам белән якыннан таныш түгелмен. Әмма белгән кешеләр тәкъва, иманлы, Аллаһының юлыннан тайпылмый торган егет диләр. Мондый сыйфатларга ия кешенең мөфтиебез булачагына сөенәм генә. Гәрчә, кайберәүләр Камил хәзрәтне суфый булганы өчен гаепләргә маташсалар да. Әйе, ул Нәкъшбандия тәрикате?????? тарафдары, Төркиянең «Исмаил ага» җәмәгатендә тора һәм мөршиде (укытучысы) Мәхмүт хәзрәт, дип беләм. Бу җәмәгать үзенең нык иманы, шактый кырыс карашлы булуы белән Төркиядә дә аерылып тора. Аларда мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы, мәүлид бәйрәмнәре үткәрелми. Әле мөфтилеккә кандидатлыкка тикшергәндә дә, бирелгән сорауларга болганчык җаваплар биреп баш катырмаган: хәрәмны – хәрәм, хәләлне – хәләл дип әйткән, диләр. Шул исәптән музыка һәм Сабан туйларын да бик яхшы яктан искә алмаган. буларак мин мондый иманга тугры кешенең мөфти булачагына шатланам гына. Чөнки ул сәясәт белән түгел, ә дин белән шөгыльләнер дигән өметем бар. Хәер, бик күп имамнар шул өмет белән яши икән, миңа шалтыратучылар күп булды. Янәсе, мин Илдус Фәиз мөфти булыр алдыннан «Шәкерт мөфти булырмы?» дип язып чыкканмын һәм барысы да мин дигәнчә булган. Инде монысы хакында да фикеремне белергә тиешләр.

Камил хәзрәт хакында мөселман буларак яхшы фикердә торуымны, аның мөфти булуын хуплавымны әйттем инде. Ләкин бу вәзгыятьтә миңа аңлашылмый торган фаллар да күп. Бигрәк тә, аның нинди карашта торуын белә торып та, мөфти вазыйфаларын үтәүче итеп куюлары аңлашылмый.

Ә бит Камил хәзрәтнең кадими карашлары, аларның ныклыгы белән чагыштырганда, «эксперт» Рәис Сөләйманов гел безне куркытып язып торган «ваһһабчы» вә «сәләфит»ләр «традицион» вә «умеренный» булып күренә башлый бит. Аннан соң, бездә инде кайчаннан бирле дингә чит ил идеологиясе керү белән көрәшәләр, Дәүләт Советы утырышларына кадәр җыеп карар кабул иттеләр – кертмәскә! Безгә «традицион», «умеренный» ислам кирәк! Һәрхәлдә ул көнне ТР Дәүләт Советында динне аңлаган бер генә кеше булмаса да, өч-дүрт сәгать акыл сатып, «чит идеология» булган ваһһабчылыкка «ләгънәт» келәймәсе сугып, бик зур эш эшләгән кыяфәт белән таралыштылар. Әмма вакыт бу «ил агайлары»ның буш куыклар гына булуын, үз сүзләренә үзләре дә хуҗа түгеллеген күрсәтте. Чөнки шул ук абзыйлар чит ил идеологиясен бүген мактый-мактый кертәләр.

Мин Татарстанга Төркиянең йогынтысы көчәюгә сөенәм генә һәм Камил хәзрәтнең мөфтилегенә каршы түгелмен. Бары тик, әле кичә бер төрле сөйләгән хакимиятнең бүген икенче төрле сайравын искәртәм. Миңа калса, киләчәктә бу бәндәләрнең сүзенә ышанырлыктүгел, алар җил искән якка борылучанга охшаган…

Әллә соң бу «флюгер»лыкның сәяси сәбәбе бармы? Ничек инде дингә каршы көрәш сәясәтен эзлекле рәвештә алып барган хакимият, тиктомалдан гына, нык иманлы кешене Татарстан кебек сәяси яктан бик әһәмиятле төбәккә мөфти итеп куя?! Тиктомалдан булуына ышанмыйм. Миңа калса, бүген Камил хәзрәт Сәмигуллинны үстереп, халыкта дәрәҗәсен арттырып, соңыннан ниндидер сәяси уенда курчак итеп кулланырга телиләр. Япь-яшь, халыкка мәгълүм булмаган, безнең түрәләр яратып әйтә торган «традицион ислам»нан ерак торган имамны үстерүне мин башкача аңлата алмыйм. Әгәр «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитовны, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинне күтәрә башласалар, аңлар идем: аларны халык белә, үзләрен – «традицион ислам» тарафдарлары дип игълан итеп торалар. Гәрчә, «традицион» дигән сүзнең мәгънәсен төгәл генә аңлатып бирә алуларына шикләнсәм дә…

Камил хәзрәтнең мөфтилеген хупласам да, аның киләчәге өчен бераз шүрлим әле. Хуплыйм… әмма шүрлим. Нәтиҗәдә, аны да канлы сәяси уен корбаны итеп куймаслармы? Әнә бит, Дагыстанда суфыйчылык тарафдары Сәет әфәндене шартлаттылар, кем эше икәне дә мәгълүм түгел. Матбугат өчен бары тик «ваһһабчылык тарафдары» булган хатын-кыз шәһидә икәнен генә әйттеләр. Ләкин интернет-җәмәгатьчелек бу хатынны инде өченче тапкыр «үз-үзен шартлатуда гаеплиләр», дип чыкты. Кемгә ышанырга? Махсус хезмәтләр биргән мәгълүматкамы, интернеттагы хакыйкать эзләүче мөселман кардәшләргәме? Киләчәктә Камил хәзрәтне дә нәкъ шул сценарийга әзерләмиләрме?

Мондый сорауны мин бик урынлы дип табам. Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Якупов зур сәясәтнең «күләмле спектаклендә» беренче эпизод кына булды, ахры. Аннан соң, алар үтә талантсыз сценарий нигезендә уйнаучы бик начар артистлар булып чыкты, ышандыра алмадылар. Әмма барыбер үз эшен эшләделәр – махсус хезмәтләр республикадагы мөселманнар исемлеген төзеп, кемнәрне беренче чиратта кулга алырга икәнен билгеләп куйды, дип беләм. Хәзер тыныч кына Универсиаданы уздырып җибәрәсе дә, «канлы тамаша»ны дәвам итәсе кала. Ә корбанга яшь мөфтиме? Әгәр Камил хәзрәтнең суфыйлыгын искә алсаң, бөтенесен «кәкәй ваһһабчылар»га сылтап калдырырга һәм диндә нык торган бөтен мөселманнарны кулга алып төрмәгә тутырып куярга була. Моның белән Мәскәү хакимияте әллә ничә куянның койрыгын берьюлы тота. Беренчедән, нык иманлы мөселманнардан арына; икенчедән, чын суфыйлык тәгълиматы тарафдары булган мөфтидән котыла. Нәтиҗәдә, Республикада «традицион Ислам» дип җомгадан чыгып аракы эчүче «мөселманнар» һәм юньле мөршиде дә (укытучысы) булмаган җирле «суган суфыйлары» гына калачак. Ә аларның иман ныклыгы исә шул дәрәҗәдә ки, чукынырларына бер адым гына калган. Чөнки алар алып барган «ялган суфыйчылык»ны христиан диненең башлангыч чоры белән чагыштырып була. Шул ук хорафатлар, изге урыннар эзләп йөрүләр… Кыскасы, бу бәндәләрнең нәкъ нәкъшбандия тәрикатенә мөршидләрнең эзлексезлеге нигезендә күп гасырлар килгән, «Хакыйкать» юлы белән баручы суфыйчылыкка бер катнашлары да юк. Болар ялган мөршидләрнең надан укучылары гына. Ә алар элекке мөфтияттә тулып яталар иде, яңа мөфти барысын куып таратыр, дип өметләнәм.

Менә шушы «христианлыкка охшаш суфичылык» тарафдарлары бүген Русия өчен иң «шәп мөселманнар» булып чыгалар да инде. Чөнки аларны Кремль үзе теләгән якка бөгә, мөселманнарга каршы эшләтә ала. Әгәр Исламга каршы көрәш шул «суган суфыйлары» кулы белән алып барыла икән, дәүләтнең бу сәясәткә бер катнашы да юк сыман тоела. «Әнә бит, мөселманнар үзара талашып ята, без бары тик аларны тынычландырабыз, дин эшләренә дәүләт тыгылмый», – дип әйтергә дә уңайлы. Бик нечкә һәм мәкерле сәясәт бу. Ә Татарстан мөфтие тәхетенә дәгъва итүче Крганов, Саматов, мөселманнарга каршы язмаларында үзен «эксперт» һәм «исламовед» дип атаучы Сөләймановлар бу сәясәтне үтәүчеләрдер…

Бик кыйммәткә төшә торган, озак елларга сузылган мәкерле сәясәтнең нигезендә бер милләтле, бер динле, бер телле «Святая Русь» дәүләте төзү хыялы ята. Шуңа да бүген дин тирәсендәге ыгы-зыгыларны турыдан-туры Мәскәү Кремле оештырып тора. Бу чукындыру сәясәтенең дәвамы! Югыйсә, күп дигәндә, биш процент татар Ислам динен бөтен нечкәлекләре белән тотадыр, ә мөфти тәхете тирәсендә никадәр кызу бәхәсләр бара! Чөнки бу тәхет сәясәт өчен стратегик яктан бик мөһим, аның тирәсендә гауга чыгару һәм моны «ислам фундаменталистлары»на сылтап калдыру җиңел. Хәзер Татарстан мөфтиенең ни өчен Мәскәү рөхсәте белән генә билгеләнүен аңлагансыздыр. Илдус Фәиз һәм ул чыгарган ыгы-зыгы бары тик сәяси спектакльнең беренче эпизоды гына иде. Икенчесе шушы көннәрдә бара һәм «яңа мөфти сайлау» дип атала. Өченче эпизод канлырак булырга мөмкин. Әмма анысыннан соң Татарстанның Республика статусын да, президент дәрәҗәсен дә алачаклар. Янәсе, без бит үзебез генә Республикада тәртип урнаштыра алмадык, «радикальлек оясы» ясап, Русиядәге тыныч тормышны куркыныч астына куйдык… Димәк, дәүләттән аерылган булуы РФ Конституциясенә салынган. Әмма, күргәнебезчә, бөтенләй үк аерылып бетмәгән – дәүләт үзенең пычрак сәяси уеннарында динне «уен картасы» итеп куллана. Минем яңа мөфти сайлау уңаеннан бер генә теләгем бар: мөфти тәхетендә кем генә утырса да, республика мөселманнарын туплап, тынычлыкта озак еллар идарә итсен һәм минем фаразларым тормышка ашмасын иде. Әмин.

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии