Безне кем яклар?

Безне кем яклар?

Нинди илдә яшибез?! Әгәр берәр зур фаҗига булмаса, Русиядәге проблемалар хакында уйланучы түгел, авыз ачып сүз әйтүче дә булмас иде! Күптән түгел генә Русиянең Саклану министрлыгы тирәсендә ришвәтчелек, акча үзләштерү турында җәнҗал чыккач кына министрны алыштырдылар. Яңа министр исә, булган мәсьәләләрне чишү урынына, эшне хәрбиләрнең яңа киемнәрен тәнкыйтьләүдән башлады. Мантыйк кая бу очракта? Гомумән, бармы ул безнең министрларыбызда?

Узган чәршәмбедә, Кабардин-Балкар Республикасында, «Хәбәрләр» тапшыруын алып баручы 28 яшьлек Казбек Геккиевны үзенең өе янында кичке тугызлар тирәсендә атып үтерделәр. Җинаятьнең сәбәбе – Казбекның һөнәри эшчәнлегенә бәйле диләр. еш кына Төньяк Кавказда, хәрбиләрнең террорчыларны тар-мар итүләре, төрле хәрби операцияләр ясаулары хакында хәбәрләр укыган. Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, җинаятьчеләр икәү була. Башта алар Казбек Геккиевның янына килеп, «Хәбәрләр» тапшыруында эшләүче дөрестән дә ул булуын сораган, ә уңай җавап алгач, журналистның башына аткан. Нальчик шәһәрендә эшләүче башка журналистларга да, һәлак булган журналистка да моңа кадәр янаулар булган икән инде. Әмма бернинди дә саклану чарасы күрелмәгән.

Кызганыч, Казбек Геккиев хезмәт вакытында гомере өзелгән бердәнбер журналист түгел. 1993нче елдан алып, 2009нчы елга кадәр, Русиядә 200дән артык журналист үтерелгән. Алар арасында Дмитрий Холодов, Владислав Листьев, «Совершенно секретно» холдингы директоры Артем Боровик, «Тольяттинское обозрение» газетасының баш мөхәррире Алексей Сидоров, «Новая газета» журналисты Анна Политковскаяның үлемендә гаеплеләр һаман да иректә. Журналистларны үтерү буенча җинаятьләрнең бик аз күләмдәгесе генә ачыла һәм гаеплеләрнең дә санаулысы гына рәшәткә артына эләгә.

Журналистларның тормышына иң күп куркыныч янаган районнарга Төньяк Кавказда урнашкан республикаларны гына түгел, Мәскәү шәһәрен, Мәскәү өлкәсен дә кертергә булыр иде. Башкаладан ерак булган шәһәрләрдә дә үтерелүче журналистларның исәбе шактый. Хәтта безнең Казанда да, 2002нче елның 21нче декабрендә, журналист, «Молодежь Татарстана» газетасының баш мөхәррир урынбасары Дмитрий Шалаев вәхшиләрчә кыйнап үтерелгән иде. Тикшерү эшләре әле дә бара.

Интернеттагы мәгълүматлар буенча, журналистлар тормышына куркыныч яный торган илләр арасында Русия өченче урында. Беренче – Алжир, икенче – Гыйрак. Һиндстан, Бразилия, Мексика, Төркия кебек илләрдә дә журналистларга еш һөҗүм ясыйлар икән. Кытайда, соңгы 18 елда якынча 5 журналист үтерелгән. Төньяк Кореядә исә бер генә журналист та җинаятьчеләрдән зыян күрмәгән.

15нче декабрь – Һөнәри вазифасын үтәгәндә һәлак булган журналистларны көне. Хезмәттәшләребезнең күбесе халык мәнфәгатьләрен яклап, дөреслек эзләүләре аркасында арабыздан китеп бара. Тормышларын куркыныч астына куеп, гаиләләрен, балаларын ятим итеп, алар хәрбиләр белән бер сафка басып, кайнар нокталарда эшлиләр. Укучылар, телевизор караучылар өчен шул рәвешле мәгълүмат җыялар. Төньяк Кавказдамы ул, әллә Татарстанның бер ерак районында эшлиме – мөһим түгел, журналистлар һәрвакыт халык яклы, халык мәнфәгатен яклый. «Безнең гәҗит» журналистларының хезмәте дә Гыйрак, Чечня, Сүрия кебек кайнар нокталарда эшләүче журналистларныкыннан һич тә ким түгел. Тик безне яклаучы да, саклаучы да юк. Безне генә түгел, Русия дигән илдә хезмәт куючы журналистлар яклаучысыз. Болай барса, кыю фикерле, дөреслек өчен көрәшүче журналистлар да калмас, мөгаен.

Л.МИНСАФИНА

Безне кем яклар? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии