«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АРТЫК АКЧА АЛАЛАР

Миңа 80 яшь. Соңгы берничә елда Теле-2 операторы белән сөйләшәм. Минем интернетым да, компьютерым да юк. Өч бармак кадәр генә гади телефон. Бер ай сөйләшү өчен 250 минутлык пакет алам. Тик ай ахырында сөйләшеп бетермәгән минутларым да юкка чыга. Аннан соң, артык акчалар да алып кала башладылар. Кая, нәрсә өчен – белмим…

Суфия ӘХМӘТОВА

Буа шәһәре

Суфия апа, соңгы вакытта кәрәзле элемтә операторларыннан зарланучыларны күп ишетергә туры килә. Бер Теле-2 гына түгел, башка операторларның хезмәтләреннән файдаланучылар да шулай дип зарлана. Җәй көне экспертлар «Ел ахырына кадәр кәрәзле элемтә өчен тарифлар уртача 14 процентка кыйммәтләнәчәк», – дигән иде. Бәлки инде кайберләре арттыра да башлагандыр. Арзанрак тарифка күчеп карагыз.

Гадәттә, тик торганда акчалар югалуның сәбәбе шул була: ялгыш нинди дә булса хезмәтне кушарга мөмкинсез. Яки оператор ул хезмәтне үзе күрсәтә башлый. Сез белми дә калу ихтимал. Шуңа күрә бу очракта ике генә юл бар: яки башка операторга күчегез, яки үз телефоныгыздан 611 номерын җыеп шалтыратып түләүле нинди хезмәтләр булуын белешегез. Акчаларыгызның кая юк булуын шулай ачыкларга мөмкин.

КОШ-КОРТЫМ ҮЛДЕ

Мин Апас районының Болын-Балыкчы авылында кошлар белән сату итүчедән, үстереп сатармын дип, күп итеп бройлерлар, үрдәкләр сатып алган идем. Бройлерлар да, үрдәкләр дә кайтуга үлә башлады. Аларны алып кайткач үземнең тавыкларның да берничәсе үлде. Мин моны кош гриппы авыруы түгелме икән, дип шикләнеп калдым. Үлгәннәрен күмәргә, яки түгеп яндырырга кирәк, дип ишеткәнем бар иде. Шулай итсәң, дөрес буламы икән? Мин әлегә үлгәннәрен күмеп бардым. Мондый очракларда нинди оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк икән?

Хәлимә ВАХИТОВА

Апас бистәсе

Хәлимә апа, әйе, сез дөрес әйтәсез, авыру ачыкланган очракта, кош-кортны яндыралар. Тик моны үзбелдекле эшләргә һич ярамый. Моны белгечләр генә җиренә җиткереп башкара ала: үләт базы янында чокыр казып, өстенә үле кош-кортны атып, аны махсус препаратлар белән берничә мәртәбә дезинфекцияләгәннән соң гына яндыралар. Шулай ук, чир була калса, хуҗалыгыгызны дезинфекцияләп чыгу да кирәк. Юкса, бу чирдән котылу авыр. Укучыларыбызга тагын бер тапкыр искәртәбез: әгәр сәбәпсез кош-корт үлә башлый икән, кичекмәстән районыгызның ветеринария идарәсенә мөрәҗәгать итүегез кирәк. Моның ояты да, хурлыгы да юк. Була торган чир. Тик яшереп кенә калдырмагыз: вакытында ачыклануы мөһим. Чирен яшергән үлгән, ди бит мәкаль дә.

МИНДӘ ДӘ ШУЛ УК ХӘЛ

«Безнең гәҗит»нең 28нче октябрь санында «Күрше кызы төне буе су агыза» дигән язма чыккан иде. Анда Чаллыдагы бер йортта яшәүче пенсионер апаның тавыш ишетелүгә зары язылган. Мин дә Чаллыдагы яңа бер йорттан фатир сатып алдым. Миндә дә шул ук хәл. Чынлап та, стеналары бик юка. Күршең бик тыныч кеше булса да, аяк тавышы да, йөткергәне дә, сөйләшкәне дә ишетелеп тора. Хәзерге төзүчеләр сыйфатлы булсын дип түгел, тизрәк объектны тапшырыйк дип кенә эшли бугай. Минем күршемдә ике баласы белән бер гаилә яши. Аналары балаларны дәрес әзерләтергә утырта икән, йөрәк даруыма ябышам. Акырып та карый! Әле ул балалар үзләре дә әшәке, вентиляция тишегенә килеп, теләсә нәрсә кычкыралар. Песи булып мияулыйлар, эт булып өрәләр. Берсендә чыдый алмадым, «Тагын бер монда килеп теләсә нәрсә әйтәсез икән, телегезне кисәм!» – дип кычкырдым үзем дә шул вентиляция тишегеннән. Шуннан соң туктадылар. Күп катлы фатирда яшәүнең рәхәтлеге шул инде ул. Шуңа күрә дә пенсиягә чыккач, шәһәрдән китәчәкмен. Чаллы янындагы берәр авылга күченеп кайтып, кош-корт асрап, тыныч кына яшәргә уйлыйм. Күп калмады инде, тагын биш ел гына…

Зилә ХӘСӘНОВА

Чаллы шәһәре

ПРОГРАММА КИРӘКМИ

«Безнең гәҗит»кә ТВ программасы кирәкми. Мин, мәсәлән, гәҗитне ун ел буе алдырам. Ун елга бер тапкыр да ул программаны караганым булмады. Билгеле, татарчасы өчен битнең бер ягын калдырырга кирәк. Ләкин икенче ягын хәбәрчеләрнең язмаларына, хатларына бирсәгез, дөресрәк булыр. Юкса кайбер хатлар дүртәр ай басылмый яталар.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Шушындый ук фикер белән Чаллыдан Гүзәл ханым Корбангалина да шалтыратты. Ләкин шул ук вакытта, «Программаны бетермәгез, «Домашний» каналын калдырыгыз», – дип шалтыратучы өлкәннәребез дә бар. Әлегә сездән фикерләрегезне туплауны дәвам итәбез. Без инде мондый сораштыруны беренче мәртәбә генә уздырмыйбыз. Укучыларыбызның фикере икегә бүленә, ике як та үзенчә хаклы, һәм ике яктан да фикер белдерүчеләрнең саны бертигез диярлек була. Киләсе яртыеллыкка кадәр әле вакыт бар, шалтыратып сез дә үз фикерегезне әйтә аласыз.

РӘХМӘТЕМ ЧИКСЕЗ

«Безнең гәҗит»тә иремнең уникеилле эчәгендә шеш булуы турында хәбәр итеп, алоэ төнәтмәсе белән аны дәваларга мөмкинме икәнлеге турында сораштырган идем. Елый-елый шалтыратам сезгә: укучыларыгыз да үзегез кебек үк яхшы күңелле кешеләр икән. Ярдәм кулын сузарга, киңәш бирергә теләүчеләр шундый күп булды. Барыгызга да зур рәхмәт әйтәм! Гаиләләрегезгә хәсрәт килмәсен, мул тормышта, сәламәтлек белән яшәгез!

Зөлфирә ГАББАЗОВА

Алабуга шәһәре

Чынлап та, Зөлфирә ханымның бу мөрәҗәгатенә битараф калмаучылар шактый булды. «Алоэ суыннан ясалган төнәтмә катгый рәвештә ярамый. Чөнки ул биоактив матдә булып санала, ә менә түндербаш ярдәм итәчәк, тик ул бик агулы үсемлек, чамасын белеп куллансыннар», – дип шалтыратты Казаннан Әхтәм абый Мөхәммәтҗанов. Нурлат районының Яңа Әмзә авылыннан Әнвәр абый да шул ук фикерне белдерде. «Алоэның бернинди дә файдасы юк, ул микробларны гына үтерә. Түндербашның спирттагы төнәтмәсе кирәк», – диде. Түбән Кама районының Югары Чаллы авылыннан Хаҗиәхмәт Сафиуллинның хатыны шалтыраткан иде. «Минем картымның да уникеилле эчәгендә шеш бар иде. Дәваладык. Даруларын биреп җибәрер идем, ярдәм итә алырбыз дип ышанам, килеп алсыннар», – диде ул. Һәм шушындый киңәшләр белән шалтыратучылар тагын булды, барыгызның да телефон номерларыгызны Зөлфирә ханымга тапшырдык, ул элемтәгә чыгар. Битараф калмавыгыз һәм киңәшләрегез өчен, редакция исеменнән дә рәхмәтебезне җиткерәбез.

«КАЙЧАН МИНИСТР БУЛДЫҢ?!»

Егерме еллар элек санаторийга ял итәргә баргач булды бу хәл. Ашарга төшкәч, бер өстәлгә өч ир-ат янына мине дә утырттылар. Танышып киттек. Берсе: «Әгерҗедә мин «первая рука», – диде. Икенчесе Әгерҗе тимер юл җитәкчесе иде. Өченчесе дә төшеп калганнардан түгел. Безнең сүзләр килеште, күңелле генә утырдык, дуслашып киттек. Яшьләребез дә бер төсле, җитмәсә әле мин аларга Әгерҗе турында, Иж-Бубый мәдрәсәсе хакында сөйләп, шаккаттырдым. Үз туган яклары турында үзләре дә белмәгән әйберләрне сөйләдем.

…Бер көнне көндезге аштан соң, бу өч дус мине бүлмәләренә чакырды. «Безнең монда бүген министр ял итә, безгә дә кунакка керә. Сезне дә чакырабыз, ун минуттан соң, киенеп, ясанып, керерсең», – диделәр. Кереп, сыйлы-хөрмәтле өстәл артына утыргач, озак та тормады, ишек шакып килеп тә керде кунак. Күрешеп, танышып, арада читенсенү беткәч, мин кунакка туп-туры карап: «Нәҗип абый, әле кайчан министр булдыгыз? Сез бит Чаллыда «Камснаб» директоры булып эшли идегез…», – дидем. Өстәл тирәли утырган егетләр бер-ара сүзсез калды. «Әйе, мин «Камснаб» директоры. Мине министр дип кем әйтте?» – диде. Әгерҗе тимер юл җитәкчесе телгә килде: «Камснаб директоры безгә министр кебек кеше инде. Безгә бөтен әйберне Нәҗип абый табып тора», – ди.

Игътибар акрынлап миңа күчте. Нәҗип абый әйтә: «Сез кем соң?» – ди. «Тәкермән авылы кызы», – дим. Нәҗип абый Шәмсетдинов элек Тәкермәндә урман хуҗалыгы директоры булып та эшләгән иде. Мин аны ул вакытта мактап, гәҗиткә яздым. «Сездән бит бик күп бура, такта сорап килә иде халык. Берсенә дә «бирмим» дигәнегез булмады, шуңа мактадым», – дип, аны да телгә алдым. «Әйе, бер кешегә дә «отказ» биргәнем юк, кеше бит үзенә кирәккә башын аска иеп килә», диде. Кемнәр өчендер министр дәрәҗәсендә булган бу җитәкченең гадилегенә, кече күңеллелегенә исем киткән иде.

Ул көнне без бик күңелле сөйләшеп утырдык. Үзем мактап, сокланып язган кеше белән очрашкач миңа да рәхәт булды. «Кайчан министр булырга җитештегез соң әле?» – дип кискен сорау биргәнемә генә кыенсынып куйдым…

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии