«Без күктән төшмәгән – җиргә басып күтәрелгән»

«Без күктән төшмәгән – җиргә басып күтәрелгән»

Кемнәрдер аның бу көнгә кадәр яшәячәген көтмәде, кайберәүләр югары үрләр яулаячагына ышанмады, ә ул бар һәм инде 5 ел дәвамында яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен дәвам итә. Ул дигәнебез – Актаныш районында урнашкан сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, күптән түгел кечкенә юбилеен билгеләп үтте.

Бу уку йортына 2004нче елда 3нче мәктәп буларак нигез салына. Тагын бер елдан ул аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү юнәлешен ала. Заманында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны «киләчәк мәктәбе» дип атаган иде. Юраганы юш килгәнме, чыннан да, 2011нче елдан мәктәп «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» статусында эшли башлый.

Республикада мондый уку йорты беренчесе була. Төп максат итеп татар халкын, аның тарихын, мәдәниятен камил белгән, киләчәктә милләткә файдалы булырдай шәхесләр үстерүне билгелиләр. Ачылган мәлдә гимназиянең ничек эшләячәген берәү дә тәгаен генә белмәгәндер дә, мөгаен. Уку йортының структурасын нәкъ менә анда белем алырга теләк белдергән балалар үзләре төзегән дә инде.

Актаныш гимназиясендә укучыларның 25 проценты – Татарстаннан читтә яшәүчеләр. Оренбург, Екатеринбург, Удмуртия, Башкортстан, Магнитогорск, Самара, шулай ук Таҗикстан, Казахстан, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә килеп укучылар бар монда. Күбесенең максаты – татар телен үзләштерү. Гимназиягә килгән генә вакытта күбесе татарча бөтенләй дә белми. Ләкин берничә ай татар мохитендә яшәгәч, рәхәтләнеп безнеңчә сөйләшә башлыйлар икән.

– Монда бик кызыклы система, үз президентыбыз да бар хәтта. Көчле укытучылар коллективы ярдәмендә һәрдаим төрле акцияләр, чаралар оештырып торабыз. Гимназиядә икенче ел белем алам. Килгәндә татар телен начар белә идем, ә 9нчы класстан соң татар теленнән бер куркусыз имтихан бирдем, нәтиҗәләре сөендерде, – дип, камил татар телендә сөйләп гаҗәпләндерде Оренбургтан килгән Эльвина Сәмигуллова.

Балаларның телне ни дәрәҗәдә белүләрен уку елы башында ачыклыйлар, начаррак белүчеләрне татар телле укытучы җаваплылыгына тапшыралар, алар белән өстәмә дәресләр уздыралар икән.

Укытучы дигәннән, мондагы коллективны да иләктән иләп җыйганнар. Аның 50 проценты югары квалификациягә ия, ә күпчелеге – өметле яшьләр. Гимназия «Тулы көн мәктәбе» системасы буенча эшли: балаларның бер минуты да бушка узмый.

Сәләтле балалар өчен уку йорты булгач, мәдәният тә читтә калмый. Җомга саен тематик милли бәйрәмнәр уздыралар монда. Үзләре уйлап тапкан проектлар исә балаларга заманадан бер адым алда барырга мөмкинлек бирә. Татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт таратучы «Гыйлем» проекты, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен «Шәкерт» интернет-порталы, «Ак җилкән» газетасы, «Милли киемнәр» проекты, «Җиһан» телестудиясе, 3D-модельләштерү… Гомумән, гимназиядән интернатка кайткач та, балаларга шөгыль җитәрлек.

Быел гимназиядә тәрбияләнүчеләр өй туен да бәйрәм итә бит әле. Күптән түгел алар өчен махсус төзелгән яңа интернат ишекләрен ачты. Яңа бинаны торгызуга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм аның җитәкчесе Энгель Фәттаховның шәхсән саллы өлеше кергән. Интернат бинасы планга кертелгән аерым программа буенча төзелмәгән. Узган елны монда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп, балаларны күреп, проектлары белән танышып, канәгать булып киткән. Шактый зур сумма торган интернат бинасын төзергә әмер биргән. Нәтиҗәдә, белем алудан тыш, спорт, мәдәният, фән өлкәсендә үзен сынарга теләүчеләргә менә дигән мәйдан булдырылган. 84 млн сумга төзелгән интернатның бер канаты – кызлар, икенчесе егетләр өчен.

– Бу башлангычы гына әле. 5 ел гомер тарих өчен күп түгел, шулай да гимназиянең инде казанышлары байтак. Авыл мәктәпләре арасында беренчелекне алулары да – зур күрсәткеч. Башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә килеп белем алган балалар соңрак республиканың гына түгел, ә илнең югары уку йортларында да татарларны таныта. Заманында Әгерҗедә Иж-Бубый мәдрәсәсе булган бит, нигә әле Актанышта да булмаска тиеш? – дип сөйләде гимназиянең беренче юбилее тантанасында министр Энгель Фәттахов.

Үзләрен мактауга гимназия хезмәткәрләре дә, укучылар үзләре дә: «Күктән төшмәдек без – шушы җиргә басып күтәрелдек!» – диләр. Адымнары нык, кыйблалары, шөкер, якты аларның!

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

«Без күктән төшмәгән – җиргә басып күтәрелгән», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии