АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

БИШ КИЛО ОННЫ НИШЛӘТИК?

Картлар көне җиттеме, безнең якта бишәр килолы он тараталар. 4 миллион тоннадан артык икмәк җыеп алган Татарстанда яшибез, дип, оялмыйча әйтимме инде? Әле җитмәсә мин сугыш ятиме дә бит. Марат Әхмәтов белән Фәрит Мөхәммәтшин да картлар – аларның хатыннарына 5әр килограмм он китереп биреп, шуннан коймак пешерттерәсе иде – гарьләнмәсләр микән? Әле мине чакырсалар, мин дә коймак ашарга барыр идем. Шул әйбердән башка бүтән бернәрсә юк – узган ел да, өченче ел да шул биш кило он инде ул. Узган ел, гарьләнеп, бөтенләй алмадым оннарын –миннән дә ятимрәк берәр кешегә бирегез, дип, кире борып чыгардым. Безнең район башлыгы әйтүенчә, быел Буа үзе генә дә 165 мең тонна икмәк җыйган. Шулай булгач, 5 кило он мыскыл ул. Ярый, хет онлата булса да искә алалар, дибез инде. Ә менә безнең райондагы Кишер Аксуы дигән авылда узган ел да, быел да картлар көненә берни бирмәделәр – җылы сүз дә юк хәтта! Өченче ел бер капчык бодай биргән булганнар, әллә ул өч елга дип бирелгән икмәк булдымы икән? Аксу авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гатауллин ни дип җавап бирер икән бу сорауга?

Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ,

Буа шәһәре

– Шалтыратучы сезгә дөрес әйткән, былтыр берни бирә алмаган идек шул. Чөнки «Вамин Буа» агрофермасы, икмәк бирәм, дип, бик күп тапкырлар вәгъдәләр әйтеп йөртсә дә, тәки шул килеш калды инде ул. «Әле аның өлкәннәр ункөнлеге дигән әйберсе дә була бит, шунда бирербез!» – дип тә әйткәннәр иде, – финанс хәле начар булып, бирә алмады. Яшермим, чынлап та шулай булды. Тик клубта чәй өстәле әзерләгән идек, берничә кибет тоткан авылдаш ханым да булышты бу эшкә, шуңа күрә анысы да булмады, диюләре ялган. Быел исә, 50шәр килограмм бодай тараттык. 4 көнгә сузылды бу чара. Шулай ук өлкәннәрне клубка җыйнап, аларга концерт күрсәттек, чәй өстәле әзерләдек, – дип аңлатты Буа районы Аксу авыл җирлеге башлыгы.

«ЧИСТА СУ» ПРОГРАММАСЫ БЕТМӘСМЕ?

Узган ел безнең авылның Үзәк урамына асфальт җәйгәннәр иде. Бер кат итеп кенә салынды да, икенче катын киләсе елга яз көне җәярбез, диделәр. Яз да үтте көз дә җитте – эшләгән кеше күренми. Бу юл хөкүмәт программасы буенча салынды, нишләп эш тукталган икән, ачыкласагыз иде. Икенче соравым су мәсьләсенә кагыла. Бөтен авылларга да су кертелгән чакта безнең районда өч авыл гына мәхрүм калган. Шуларның берсе – безнең Олы Солтан. 2015нче елда халык җыены вакытында районның башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибуллин: «Булыр, 2016нчы ел планына кертербез», – дип ышандырган иде. Тик сүз үтәлмәде. Бу турыда авыл җирлеге башлыгы белән сөйләшкән идем, быел Олы Солтанга су кертәләр дигән сүз булмады, бәлки, икенче елга калдырганнардыр, диде. Менә ел саен депутатлар белән очрашабыз, ел саен сусызлык мәсьәләсен кузгатам. «Ярар», – дип әйтәләр дә, берсе дә эшләми. Инде бу «чиста су» программасы бетеп куймас микән? Безгә берәр вакыт су кертерләрме?

Фирая ВӘЛИЕВА,

Балык Бистәсе районы, Олы Солтан авылы

Соравыгызга җавап табу өчен Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллинга шалтыраттык. Ул мондый җаваплар бирде:

– Олы Солтан авылында ни узган ел, ни быел бернинди программа буенча бернинди юл да салынмаган. Ул авылда безнең Хамадияров фамилияле шәхси инвестор бар, бәлки, ул берәр җиргә салгандыр. Тик дәүләт программалары буенча бу авылга юл салынмады. Ә инде су мәсьәләсенә килгәндә, билгеле, безнең бу авылга су кертәсе килә, тик бу эшне башкару бездән генә түгел, хөкүмәттән дә тора. Районыбызда бу өлкәдә эшләнеп бетелмәгән объектлар бар. Мәсәлән, быел Күки авылында башланган эшләрне төгәлләргә кирәк – моңа кадәр анда бөтенләй су юк иде, коедан гына файдаландылар. Барысы да яхшы булса, Олы Солтанга да кертергә тырышырбыз. Бу – үзара салым акчалары белән генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, аңа бик күп акча кирәк. «Чиста су» программасы быел-икенче елга гына төгәлләнмәячәк, киресенчә, елдан-ел көчәя бара торган программа. Хәзерге вакытта әкренләп киләсе елда тормышка ашырылачак программа формалашып бара. Мин район башлыгы Илһам Госманович белән бу хакта сөйләшеп, аңа халык гозерен җиткерермен һәм 2017нче елда нәрсә дә булса эшләргә тырышырбыз.

ӘГЕРҖЕДӘ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»не «ЯПКАННАР

Абыем – Туганаев Мөнир, минем кебек үк яратып, «Безнең гәҗит»не алдыра иде. Тик бу яртыеллыкта аңа нибары бер генә гәҗит килде. Хат ташучыдан «Ни өчен газетаны китермисең», – дип сорагач, «Ул газета хәзер чыкмый, ябылды, абунәчеләрнең акчаларын кире кайтара», – дип әйтеп, акчасын тоттырып чыгып киткән. Нинди хәл икән бу?

Мөнҗия ХУҖИӘХМӘТОВА,

Әгерҗе шәһәре

Мондый шалтыратуга гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Кичекмәстән, Әгерҗе шәһәренең үзәк почта бүлекчәсе җитәкчесе Саушкина Галина Александровнага шалтыраттык. Шунысы кызык, җитәкче мондый әйберне үзе дә беренче тапкыр ишетә икән, ул килеп чыккан аңлашылмаучылык өчен гафу үтенде:

– Моны безнең Клара Насырова исемле хат ташучыбыз әйткән. Безнең бу хезмәткәребез белән бик зур проблемалар килеп чыкты, хәзер менә ул эштән азат ителәчәк. Кайдан чыгып һәм ни өчен укучыгызга сезнең газетагызны ябылды дип әйткәндер, аңлата алмыйм. Аның үз вазыйфасын үтәгәндә ясаган кимчелекләре бик күп булды инде. Шулай да хат ташучы белән сөйләшеп, ачыклык кертәчәкмен. Бу коточкыч хәл, әлбәттә. Киләчәктә укучыларыгызга шушындый җаваплар ишетергә туры килсә, турыдан туры үземә шалтыратсыннар, – диде ул.

ШИФАЛЫСЫ УРЫНЫНА СЕРЛЕСЕ КИЛӘ

Мин «Серләр гәҗите»н алдыра идем. Икенче яртыеллыкта аның урынына «Шифалы гәҗит»кә язылдым. Тик хат ташучы һаман да «серләрнекен» китерә. Бик аласым килгән иде «Шифалы гәҗит»не! Булмады инде… Хат ташучы: «Бөгелмәгә ул гәҗитне китермиләр», – ди. Бу дөрес сүзме?

Сания РӘХМӘТУЛЛИНА,

Бөгелмә шәһәре

Сезнең соравыгызга җавап табу өчен Бөгелмә шәһәре почта бүлеге җитәкчесе Ирина Дмитриевага шалтыраттык. Әгерҗе почта бүлекчәсе җитәкчесе белән чагыштырганда, Бөгелмәдәгеләр үз эшенә артык җавапсыз һәм бармак аша карый дигән тәэсир калды. Укучыбызның соравын яңгыраткач, беренче көнне «мин белмим» дигән җавап бирде ул. Икенче көнне исә, берни булмагандай: «Аны хат ташучы, ялгышып, «Серләр гәҗите»нә яздырган», – дип әйтеп куйды.

– Ничек ялгыша соң ул? Хәзер сезнең хезмәткәр ясаган хата аркасында безнең укучыбыз үзе теләгән гәҗитне ала алмаячакмыни?

– Шулай булып чыга.

– Киләчәктә дә «ялгышсагыз», нишләргә ул кешегә?

– Димәк, киләчәктә игътибарлырак булырбыз.

Берәр җитәкче булса, хат ташучыга бу уңайдан кисәтү ясар һәм килеп чыккан аңлашылмаучылык өчен, газета хезмәткәреннән, абунәчедән гафу үтенер иде. Быел апрель аенда Ирина Дмитриева Татарстан почта бүлекчәләре арасында «2016нчы елның иң яхшы почта бүлекчәсе җитәкчесе» исемен алган. Хезмәткәрләренең кимчелекләрен күрмәгән, аларны исәпкә алмаган һәм барлык сорауларга да битарафлык белән җавап биргән мондый кеше бу исемгә лаек микән, дигән шик туа.

Бу сораулар «Татарстан почтасы» идарәсенә дә юлланды.

КАДЫЙРОВА ИСӘН МИКӘН?

Бер көнне телевизор карап утыра идем, оятымнан үләмме, дип торам. Дилә Нигъмәтуллина сәхнәгә трусикчан гына чыкты! Өстенә ниндидер итәк сыман чүпрәк япса да, барыбер бөтен эчке киемнәре күренеп торды. Алгы рәтләрдә әби-бабайлар утыра, шулардан булса да оялмады микән?! Менә Резеда Кадыйрова шундый матур итеп җырлый, киемнәре дә матур, тыйнак – әзрәк үрнәк алсын! Резеда Кадыйрова исән микән ул, ник җырлатмыйлар икән аны? Ник телевизордан күрсәтмиләр!

Галимә МИФТАХОВА,

Апас районы, Сатмыш авылы

Резидә ханым, Аллага шөкер, исән-сау. Тик без шалтыраткан көнне сырхаулап тора иде. Шуңа күрә әллә ни озак сөйләшә алмадык: «Хәлләрем, Аллага шөкер, исән-саумын. Ни өчен мине күрсәтмәүләре турында берни дә әйтә алмыйм, аны телевидениедән сорарга кирәк инде. Бу хакта соңрак бер сөйләшербез әле», – дип җавап бирде ул.

МӘГЪНӘСЕЗ ТАПШЫРУЛАРНЫ КАРАМЫЙБЫЗ!

Һәр көнне диярлек Русия телевидениесе «Время покажет», «Прямой эфир», «Пусть говорят» кебек тапшырулар күрсәтә. Аларны игътибар белән карасаң, кычкырыш-талаш, әрләшү күренешләре гади кешенең сәламәтлеген какшата. Кан басымын күтәрергә мөмкин, хәтта. Югыйсә телевидение тәрбия чарасы булырга тиеш бит. Аларны балалар дә карый. Яшь кешенең психикасы бозыла. Бу аларны киләчәктә төрле җинаятьләргә этәрергә мөмкин. Мондый мәгънәсез тапшырулар гади кешегә кирәкми. Аларны карамасак, хәерлерәк булыр иде, дип уйлыйм. Халыклар дуслыгы турындагы тапшырулар күрсәтү кулайрак булмас иде микән, дип саныйм.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БЕР КЕШЕНЕ ЭЗЛИМ

1986нчы елдан 1988нче еллар аралыгында Казан медицина училищесында бергә укыган кызны эзлим. Ул Саба районы Яңа Мишән авылында яшәгән Салихова Миләүшә исемле иде. Хәбәр бирмәс микән? Телефоным 89870359715

Исемем редакция өчен генә

Узган атнада укучыларыбыз менә шундый сорауларны һәм фикерләрне җиткерде. Исегезгә төшерәбез: һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында редакциябезгә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии