Моң

Чәчкә идем илләрдә ләй,

Чәчелдем чит җирләргә.

Яңадан чәчкә булыр идем

Кайтсам туган илләргә…

1914нче елгы сугыш әсире җырыннан.

Татар моңын һәркем үзенчә аңлый, үзенчә тоя булыр. Шул моңлы җырларны тыңлаганда кичергән халәтләре дә төрлечәдер, мөгаен. Шулай булмаса бу җырлар хәзерге көннәрдә шул рәвешле төссез, бәһасез кабул ителмәс иде. Соңгы вакытта узган «Яңарыш җилләре»ннән соң күп кенә тапшырулар, язмалар дөньяга чыкты, каршылыклы фикерләр яңгырады. Бу турыда минем дә үз фикерем белән уртаклашасым килә.

Татар моңы нәрсә ул? Ни өчен тәрҗемә ителми, яисә аны алыштырырлык сүз юк, дибез. Минемчә моң – кайгы-хәсрәт, сагыну-сагыш, дога-ялвару да ул, тик болар гына да ачып бирә алмас, мөгаен, моңның, моңлы кешенең халәтен. Татар моңы – 1552нче ел Казан егылганда иле өчен сугышып, җан биргән шәһидләрнең шәһадәт авазы, кылычтан уздырылган шәһәр халкының, мыскыл ителгән хатын-кызларның канлы күз яшьләре, ятимнәрнең каһәрләү сыктаулары, кол хәленә төшкән татарның газаплы көннәре ул! 25 елга хәрби хезмәткә алынып, исән-имин иленә кайтуына өметен югалткан рекрутларның сөйгәннәренә багышланган соңгы хушлашу җыры да ул. Донбас шахталарында күмер чапкан бабаларыбызның кәйлә тавышлары, тирән забойларда басылып, соңгы сулышларын алганнарның суык тыны. Ирләрен югалткан татар хатыннарының, туган якларында калган әти- әниләренең ирләре һәм улларының җәсәден дә күрә алмыйча өзгәләнеп елаулары. Болар бар да шушы өч хәрефтән торган моңга сеңгән бит.

1914нче елгы Рус-Герман сугышы әсирләренең язмалары илебезгә кайтты, тыңлагыз әле. Кайсыгызның җаны тетрәмәс, тамагыгызга төер тыгылмас икән? Бу җырларда татар әсирләренең җан авазы, әсирлек тормышының газаплары, әрнүләре, туган- үскән илләрен сагыну, сөйгәннәренә хәбәр дә, өметсезлек тә бар. Бу моң-сагыш тулы җырларда туган илдәшләренә , «безне онытмагыз, догадан калдырмагыз!» дигән васыять тә бар. Ватан сугышы кырларында мәңгегә ятып калган ир, улларын, әти, абыйларын көтеп тилмергәннәрнең күз яшьләре, ерак офыкка төбәлгән күз карашлары чагыла бу моңнарда. Менә ул – Моң!

Инде безнең көннәргә килсәк, юк ул моңлы җырлар, чөнки аңа җирлек тә юк бугай. Тамагы тук, ни киим, ни ашыйм дигән хәсрәте булмаган җырчы ничек моңлансын, каян аңласын ул шул халәт-кичерешләрне? Аларда бары бер моң – ничек күбрәк халык җыярга, акча эшләргә?.. Әле кайсылары, тырышабыз, акча түгеп киемнәр тектерәбез, дигәнрәк сүзләр сөйли, имеш, татар моңлы җырларына ярашлы образ тудырабыз. Гафу итегез, ул тырышуларыгыз ничек тә калку җирләрегезне отышлырак күрсәтүгә, үтә күренмәлерәк материалдан күлмәкләр тектерүгә кайтып кала шикелле. «Сөям сине, син дә мине, шулай сөешсәк иде», дигәнрәк такмаклардан торган җырларны йөзләренә газаплы кыяфәт чыгарып сузганнан гына, моңлы җырга әйләнми ул. Башкача булмаса, җырласыннар, аларны да тыңлаучылар бардыр, тик инде моны моңлы җырлар, җырчы кәмәшен «моңлы сандугач» дигәнрәк сүзләр белән атамаскадыр. Төшермик моңлы җырларыбызның бәһасен, рәнҗетмик үткән буыннарны. Аранжировка ясыйбыз, заманчалаштырабыз дигән булып, бозмыйк аларны! Аларда милләтебез тарихы, кеше язмышлары, халкыбыз кичергән бихисап авырлыклар, димәк, ул милли мирас буларак кабул ителергә, күз карасыдай сакланып, киләчәк буыннарга тапшырылырга тиеш!!!

Алмаз МИНҺАҖ,

 Кайбыч

Комментарии