- 11.07.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №27 (11 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бу арада укучылар белән күп аралашырга туры килде. Берәүләр мактады, рәхмәт әйтте. Әби-бабайлар: «Синең өчен догада торабыз», – дип сөендерде. Миңа хәзер сезнең хәер-догагыз бик кирәк, чөнки күңелдә ниндидер шом бар. Бу арада Эчке эшләр һәм тикшерү, суд органнарына да еш чакырдылар… Кыскасы, нидер булырга җыена, нәрсә икәнен чамалап кына бетермим. Шуңа күрә догада булучыларга рәхмәт кенә әйтә алам. Бәлки, шулар саклыйдыр да әле.
Әмма бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый шул: кемгә – әлбә, кемгә – хәлвә, ди халык. Бер үк әйбернең кайчак ике исеме була, бер үк әйбергә карап, ике кеше ике нәрсә күрә. Әйтик, берәү яңгырдан соң җыелып калган күлдәвеккә карый да, анда бары тик бактерия вә инфузорияләр мыжгып торучы пычрак су күреп борын җыера. Ә икенче кеше шунда карап, ай-йолдызларның яки шул күлдәвек өстеннән атлап чыгып киткән гүзәл кызның чагылышын күреп соклана.
Мине дә төрлечә бәяләүчеләр бар. Бу юлы бары ике хат кына тәкъдим итәм, кайсы күңелегезгә хуш килә инде…
***
Искәндәр! Апаем!
Син туймадыңмы әле гел бер балык башын чәйнәргә? Темаңны алыштыр, туйдырдың! Һаман шул Алия Садыйкова, Назаровларны күккә чөясең, полицияне талыйсың. Инде акыллырак коллегаларың полицияне түгел, системаны сүгә башлады. Сине «по заказу яза» дигәннәре дөрес, ахры. Әллә Назаровка һәйкәл куясың килә инде? Соң ул шундый яхшы кеше булгач, кызларыңа Ходайдан Назаров кебек кияүләр сора.
Без дә шул теләктә калабыз.
Фамилияләрне язмыйбыз. «Сарыга буялыр» дип куркабыз. Газеталарны сары прессага әйләндерүче хәбәрче дип уйламаган идек сине. Сау бул! Бигайбә!
***
Мин «акыллырак коллегаларым» кебек система сүгеп кенә йөри алмадым инде. Чөнки системаның аның ни исеме, ни фамилиясе юк бит. Юк әйберне сүгеп, «батыр» даны күтәреп йөрү рәхәт, әлбәттә. Юк әйбер җавап та бирә алмый, «Бу эшкә тыгыласы түгел, проблемаларың булачак», – дип янап та шалтыратмый, судка да бирми. Шуңа күрә мин «гадирәк» юл сайладым: исемләп сүгәм, язганымны төрле югары даирәләргә җибәреп, тикшерү һәм җәза бирү таләп итәм… Әгәр сез – Арчада яшәүче ханым, моны «сары журналистика» дип бәялисез икән, бигайбә. Без күтәргән темаларны, без кылган гамәлләрне күреп, Башкортстандагы коллегаларыбыз: «Сез ничек курыкмыйсыз? Без сезне укыганда да качып, ишекне бикләп укыйбыз», – дигәннәре бар. Татарстан матбугатында да, чынлап та «кыю» диярдәй бер-ике генә басма бар, калганнары йә сары, йә ялагай.
Ә сезнең, аноним хат язучы ханым, ачуыгыз ник килгәнен аңлыйм. Чөнки «Дальний» полиция бүлекчәсендә Назаровны көчләп үтерүчеләрнең берсен Арча ягыннан дип беләм. Хатның конвертындагы штампка караганда исә, сез – Арча кешесе, хатның язылуына караганда – хатын-кыз. Шуңа да алар турында язган мәкаләләремдәге вәхшиләрнең берсенең анасы яки туганы булуыгыз бик ихтимал. Тик аларның ерткычлыгы өчен мин дә, газета да гаепле түгел бит! Нигә үзегез дә ышанмаган сүзләрне язасыз? Әллә мондый пүчтәк ялалар ягып мине мыскыл итәм дип уйлыйсызмы? Кылым да селкенми! Мине бу дөньяда нинди генә зур агайлар бастырып сүгеп маташмады да, ничек кенә янамадылар. Шул исәптән сез яклаган «тәти егетләр» һәм аларның начальниклары да. Ләкин бит аңа карап язудан туктамадым, туктарга җыенмыйм да. Сезнең урында булсам, мин Аллаһыдан сабырлык, туганымның гөнаһларын ярлыкауны сорап сәҗдә кылып кына ятар идем. Вәхшилекне ничек кенә атасаң да, «система гаебе» дип акласаң да, барыбер вәхшилек булып кала. Полиция безне якласын, сакласын өчен, салымнар түләп, без аларны асрыйбыз. Тик һич кенә дә 20 яшьлек кыз баланы көчләү белән куркытып кылмаган җинаятен таныту, шампан шешәсе белән ир-атны көчләп үтерү өчен түгел. Уйлап карагыз – ир-атны көчләп үтерү! Моның өчен нинди маньяк булырга кирәк?!
Бәлки, аңларга тырышырсыз, бәлки, аңламассыз, әмма мин барыбер кыерсытылган кешене яклаячакмын. Ә ниндидер «система» белән башкалар көрәшсен. Минем өчен система, беренче чиратта, анда эшләүче кешеләр – системаны шул Айнур Рәхмәтуллиннар, аның кул астында эшләүче оператив хезмәткәрләр ясый да инде! Янәдән бу темага кайтып, бәхәсләшеп тормабыз дип өметләнәм. Аллаһ сездән риза булсын!
***
Икенче хат исә беренчесенә бөтенләй капма-каршы фикерне алга сөрә. Анысы күңелгә якынрак – яхшы сүзне мәче дә ярата, диләр бит…
Хөрмәтле редакция!
Май ае башында Татарстан һәм Русия төбәкләрендә яшәүче бөтен татар халкы Туфан ага Миңнуллинны югалтты. Туфан ага халык күңеленә олуг, бөек, изге күңелле, ватанпәрвәр һәм милли рухтагы татар халкы мәнфәгатьләре өчен көрәшүче булып кереп калды. Ул үзенең бакый дөньясында бездән риза булсын, рәнҗемәсен. Аның өчен без рухы шат, гүре якты, авыр туфраклары җиңел, урыны җәннәттә булсын дип, дога багышлап торырбыз, Аллаһы боерса.
Туфан ага даһи шәхес иде. Ул татар театр сәнгатенең мәшһүр драматургы гына булып калмады. Аның фикерләре белән Мәскәүдә дә исәпләшергә мәҗбүр булдылар. Мәсәлән, 1980нче елларда кинорежиссер Андрей Тарковскийны «Андрей Рублев» тарихи кинофильмы өчен Дәүләт премиясенә (Ленин премиясе) тәкъдим иттеләр. Бу фильмда безнең татар тарихына караган тарихи фактлар бик каты бозылып күрсәтелгән иде. Туфан ага моңа катгый каршы чыкты, Мәскәү чигенергә мәҗбүр булды.
Туфан ага депутат кәнәфиендә үзен түрә итеп тотмады, чираттагы җыелышларда йоклап утыручы «туй генералы» да түгел иде – көрәшнең алгы сафында булды. Ул исән чагында, безгә барыбер җиңел иде. Безнең алда хәзер бер сорау: бу көрәш мәйданында кем аны алыштыра алыр? Һәр очракта аннан калган депутатлык миссиясен безнең кеше үз кулына алырга тиеш. Без, инициатив төркем әгъзалары, бу тема буенча шундый сораштырулар үткәреп карадык. Мәсәлән, бу депутат урынында кемне күрергә теләр идегез? Бик күпләр җавап бирә алмады. Сорауны төгәлрәк куйдык: «Ә сез бу урында татар язучысы һәм журналисты Искәндәр Сираҗины күрергә теләр идегезме?» Моңа күпләр теләктәшлек күрсәтте. Чөнки бу кандидат түрә дә, сәясәтче дә, коммерсант та, бернинди вип-персона да түгел. Бу кеше – үз тормыш тәҗрибәсенә таянып эшләүче, профессиональ журналист. Ул матбугатта эшләү дәверендә, безнең тормышыбызда булган конкрет гаделсезлекләргә каршы көрәш алып бара. Бәла-казаларга юлыккан кешеләргә ярдәм итә. Командировкаларга йөреп, дөреслекне яклап, гаепсезләрне аклау өчен хокук саклау структуралары белән конфликтка керә. Һәм бик күп очракларда явызлыкны фаш итеп җиңеп чыга. Әгәр Дәүләт Советында бу миссияне алып бара алса, Искәндәр Сираҗи вафат булган Туфан ага урынына лаеклы алмаш була алыр иде. Туфан аганың эшен лаеклы һәм компетентлы кешеләр дәвам итәргә тиеш.
Хөрмәтле милләттәшләр! Татарстанның намуслы гражданнары! Журналист, язучы Искәндәр Сираҗи иптәшкә теләктәшлек белдерик. Безнең ихтыяҗлар өчен янып-көюче, татар халкының киләчәге өчен тырышучы фидакарь кеше генә халык депутаты булырга тиеш. Бу хакыйкатьне халык аңласын иде.
Татар инициатив төркеме исеменнән,
Әнвәр ГЫЙНИЯТУЛЛИН.
P.S. Менә шулай, бер үк кешегә карата ике мөнәсәбәт. Ә инде сезгә кайсы Сираҗи ошый – начарымы, яхшысымы, үзегез уйларсыз. Мин исә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка барачагымны инде күптән хәбәр иткән идем. Әлегә ике бермандатлы сайлау округы буш тора: Вәгыйз Минһаҗев Кукмара ягыннан – Мәскәүгә, Федерация Советына китте, Туфан ага бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын! Ә инде минем яхшымы-начармы икәнемне сез көзге сайлауларда үзегез әйтә алачаксыз. Әлбәттә, хакимият үзе теләгәнне сайларга кушмаса. Мине бит югарыда кочак җәеп көтеп торучы юк…
Искәндәр СИРАҖИ.
Сездән безгә килгән «назлы» хатлар... ,
Комментарии