Аяк киеменә тәгәрмәч кирәк

Кайсы гына хатын-кызның сату кибетләренә кергәч, кирәген генә алып тиз генә чыгып киткәне бар. Киемнәр кибетенә керсә, күлмәген һәм башкасын берәм-берәм кулына тотып карамыйча түзми. Азык-төлек кибетендә дә һәрбер киштәдәге әйберләрне карап, бәяләрен барлап чыгар, шуннан соң гына үзенә кирәген алыр.

Менә күршедәге бер апа (әби дип әйтмим инде, бу язманы укыгач хәтере калыр, хатын-кыз бит гел 18дә) өстәл артында чәй эчеп утырганда, азык-төлек кибетенә хәзер үзе генә бара алмаганын, аяклары авырткач карты белән бергәләп барганнарын сөйләп, картыннан зарланып алды. Карты аны озаклап кибеттә йөртми икән. Билгеле инде, кайсы ир-ат, кибеттә хатын-кызның һәрбер киштә янында тукталып, күзәтеп йөргәненә түзеп тора алсын?! Карты аны тукталган һәр киштә яныннан:

– Безгә бу әйберләр кирәкми. Әйдә, кирәген генә алабыз да кайтабыз, – дип эткәләп алып китә икән. Ул минем хатынга:

– Кара әле, күршем, минем башка бер уй төште бит әле. Кибеткә кергәч, аяк киеменә теге балалар җәен киеп шуа торган тәгәрмәчле әйберне киертеп куйсаң, картым бер киштә яныннан этеп җибәрсә рәхәтләнеп икенче киштә янына тәгәрәп кенә барыр идем. Тик этеп-төртеп йөрсен шунда, аякларым да авыртмас иде. Әтү бер урында озаклап басып торсам аякларым сызлый башлый. Кибеткә кергәч күргән бер әйберне сатып алмасаң да, бәяләрен карап, күңелне басып кайтабыз инде. Теге тәгәрмәчле әйберне «Озын» дигән кибеттән алдырырга буладыр бит. Оныгыма әйтеп карыйм әле, ул үзенә кирәк-яракны шул «Озын» дигән кибеттән генә китертә.

Шунда аңа хатын:

– Әй күршем, безгә андый нәрсәләр киеп йөрергә ярамый инде, егылып имгәнүең бар. Аннары син теге «Озын» дигән кибет озын түгел «Озон» дип атала ул.

– Беләм инде, күршем, «Озон» икәнен дә, аякларыбызга андый нәрсәләр киеп йөрергә ярамаганын да. Шаяртырга яратам бит, үзең беләсең. Минем, оныгым шул «Озон»нан үзенә берәр әйбер китертсә, тагын шул озын-мозыннан алдыңмы, дип шаяртып куя идем. Үз аякларыбызда йөрергә язсын, картларыбызның кибетләрдә тарткалаганына гына түзәбез инде.

Кыңгырау шалтырады, барып ишекне ачсам, күрше басып тора.

– Әйдә, күрше, мактап йөрисең, чәйләп алабыз, – дип, өйгә чакырдым.

– Юк әле, – ди бу, – карчыкны гына чакырырга кердем. Миңа, үзең генә кибеткә барма, күршеләргә кереп чыгам да бергәләп барырбыз дигән иде, озаклады.

Шунда аш бүлмәсеннән:

– Көтеп тор, хәзер чыгам дигән тавыш яңгырады.

Күрше өйгә кермәгәч, мин дә коридорга чыктым инде. Минем кулдан тотты да, әкрен генә:

– Син әле берәр нәрсә уйламадыңмы, 8нче март җитә бит, хәзер хатын-кызга нәрсә алырга да белмәссең. Күлмәктер, тегенди-мондый әйберләр белән шкаф-шифоньер тулган. Нишлибез, – ди. Мин инде карчыгының теге аякка киеп шуа торган әйберне аласы килгәнен, аннан зарланып алганын әйтмәдем. Кеше сүзен кешегә җиткермиләр бит.

– Кайгырма әле, күршем, 8нче март җитмәгән, бөтен әйберләре бар бит. Тотарбыз да матуррак берәр чәчәк бәйләме алып кайтып бүләк итәрбез, – дигән идем, күршем дә ризалашты.

Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии