«ҺӘР ВЕТЕРАНГА» ФАТИР!

Серафима Егорова Һәр ветеранга керми.


– Бер елдан артык шул фатир артыннан йөрим инде, менә икенче елга китте, – диде газетабызга шалтыраткан ханым. – Безнең әти Нургаяз Юнысов – сугыш ветераны. Әни дә 42 еллык хезмәт стажы булган тыл ветераны иде, әмма өч ел элек үлеп китте һәм әтиебез бүген үзе генә яши. 2009 елда Президент указы буенча 2007 елның беренче мартына кадәр фатир алырга чиратка басмаган ветераннарга да (сугыш һәм тол калган тыл ветераннары турында сүз бара – авт.) фатир биреләчәк дигәч, кәгазьләрне җыеп, Шәмәрдән авыл Советына мөрәҗәгать иттем. Кирәкле кәгазьләрне җыйдым, әмма әтинең йортын бик зур дип таптылар (50,2 кв.метр – авт.) һәм фатир бирелмәячәк диделәр. Юкса анда бернинди уңайлыклар да юк. Бәдрәфе дә урамда. Ул 1924 елгы. Кар көртләре астында калган бәдрәфкә кадәр барып җитә, барып җитсәң дә, кар астыннан эзләп таба торган түгел. Йортны – 64%, каралты-кураны 85% искергән дип таптылар. Шулай булуга да карамастан, барыбер фатир бирелмәячәк икән. Ул ветеран яшәрлек дәрәҗәдә уңайлыклары булган йорт түгел. Шуннан соң комиссияне судка бирдем. Әлбәттә, алар отты. Мәскәү прокуратурасына кадәр барып җиттем. Саба районы башлыгы Президент Миңнехановның энесе бит, әлбәттә, аңа каршы барырга беркем батырчылык итми. Шуңа күрә Мәскәүгә яздым да.

Дөресен генә әйткәндә, шалтыратучы ханым газетадан ярдәм дә сорамады, ачыклык кертүебезне дә таләп итмәде, ә бары тик уртаклашты гына.

– Сезнең газетада Шәмәрдән авыл Советы рәисе Айдар Наил улын штрафка тартканнар диелгән иде, шушы мәсьәлә аркасында микән әллә, белмисезме? – дип кызыксынды ул.

Ул сөйләгәннәрне, үзем белгәннәрне бер төенчеккә төйнәп, Шәмәрдәнгә чыгып киттем. Шалтыратып кына да сорый ала идем, билгеле, тик фатир турында да белешәсем килде.

Айдар Наил улы Гәрәевның “хәлен белеп” кайтырга сәбәп гел чыгып тора. Җәй-көзен коелар проблемасын да берничә мәртәбә хәл итешкән идек. Кышка кергәч, менә фатир мәсьәләсе баш калкытты.

СУГЫШ ВЕТЕРАНЫНА ФАТИР ТИЕШ ТҮГЕЛ?

Ишегеннән күренү белән, Айдар абый үзенә генә хас тыныч тон белән сорап куйды:

– Тагын миннән зарланалармы?

– Юк ла, зарланмыйлар. Күптән түгел генә сезне штрафка тартканнар икән. Әллә мин әйтәм, теге коелар аркасында микән? Шуны беләсем килгән иде.

– Кайсысын әйтәсең микән? Мине ике тапкыр штрафка тарттылар инде. Берсе дә коелар аркасында түгел. Беренчесе – безнең территориядә юл билгеләре тиешле хәлдә булмаган өчен. Әйтик, кайдадыр ниндидер билге торырга тиеш, ә ул сынып төшкән яки юлчыларның берәрсе үзе белән үк кыстырып алып кайтып киткән. Төрлечә була. Аның өчен авыл Советы рәисе җавап бирә инде.

Икенчесе – суд карарын үтәмәгән өчен. Нинди суд дисәң, ике кеше мине судка бирде. Авария хәлендәге фатирдан чыгарып, яңа фатирга урнаштыруны таләп иттеләр. Коммуналь түләүләрне вакытында түләмәве аркасында бер кешене фатирыннан чыгарып, начаррак шартларга яшәргә күчердек. Шунда судка биреп откан кешеләрнең берсен урнаштырдык. Ә Римма Рәхимовага ул таләп иткән шартларга туры килгән һәм 50 квадрат метрдан да кечкенәрәк булмаган фатир (димәк, ике бүлмәле) булмады. Ул булмагач, мин карарны үти алмадым. Дүрт тапкыр суд приставлары штрафка тартты – 1000әр сумнан, аннары прокурор үзе. Менә шуны әйтәсездер әле сез. Хәзер инде ул бурыч үтәлгән, Риммага да фатир булды.

– Нургаяз Юнысовка фатир бирү турында да сөйләшмәкче идем. Хәзер бит иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – сугыш ветераннарының үзенә тиешле фатирны ала алмавы…

– Шул мәсьәлә буенча йөрисез икән әле… Аның кызы безгә 2009 елның декабрь аенда шул фатир буенча гариза алып килде. Барлык документларны җыеп алып килүен сорадык, чөнки бөтен кеше дә шулай эшли. Шуны эшлисе урынга, ул прокуратурага китте һәм гаризаны кабул итмиләр дип, өстемнән гариза язды. Ләкин ситуацияне аңлата алдым һәм, әлбәттә, ул минем файдага хәл ителде. Җавап хаты да яздык. “Әтиегезнең торак мәйданы зур булу сәбәпле, сезгә ведомствоара комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – диелде анда Ә комиссия йортны фатир бирерлек дәрәҗәдә тузган дип тапмады. Аның өчен агач йорт – 66%ка, таш йорт 75%ка тузган булырга тиеш. Аныкы таш йорт.

Шуннан соң ул, килешәсе килмичә, комиссияне судка бирде. Инде комиссиягә барып, үзем дә сорап карадым. “Сугышта катнашучы буларак, бераз ташламалар ясасак та була бит”, – дидем. “Ул закон буенча булуын тели икән, закон буенча булсын”, – диделәр. Үз мөнәсәбәте йомшаграк булса, бәлки, комиссия әгъзалары да аңлар иде. Әйе, закон бер һәм бу очрак тулысынча шул законга таянып эшләүнең үрнәк күрсәткече.

– Бәлки, фатирына ремонт ясаган булсагыз…

– Ул бит ремонттан баш тартты. Без тәкъдим иткән идек. “Миңа ремонт түгел, фатир кирәк”, – диде. Югыйсә 2009 елга кадәр безгә бер тапкыр да фатир сорап мөрәҗәгать иткәне булмады. Районга шундый ремонтлар эшләү өчен, 1 млн 200 мең сум бирелде. Өенә беркетеп, җылы бәдрәф ясамакчы идек. Әле газ котелы турында да әйткәннәрдер сезгә…

– Нинди котел әле ул?

– Аның узган елны кыш көне газ котелы катты һәм ул безгә котел сорап мөрәҗәгать итте. Ләкин безнең аңа булышырлык акчабыз юк – монысы бер, социаль тәэминат бүлеге дә ярдәм итә алмый, чөнки бабайның пенсиясе зур. Ә алар аз керемле пенсионерлар белән эшли һәм шуларга гына ярдәм итә ала. Ул үз акчасына котел алды, бушлай үзебез урнаштырдык. Хәзер бабай шул котелның акчасын кайтаруны таләп итә.

Әйе, Айдар Наил улы да раслый: орден-медальләре, күрсәткән батырлыклары ягыннан Нургаяз Юнысов – иң лаеклы ветераннарның берсе. Әмма аның фатиры яшәрлек хәлдә дип табылган һәм ул фатир алырга “тиешлеләр” исемлегенә керми.

СИҢА ТИЕШ, ТЕГЕҢӘ ЮК!

Хөкүмәттәге зур кешеләрнең: “Һәр ветеран фатирлы булачак”, – диюе ишеткән саен ачуны китерә. Юкса “һәр ветеран” дигәне йолдызчык белән билгеләнеп, астына бик күп искәрмәләр язылырга тиеш биредә. Барысы да түгел, мохтаҗ кешеләр. Бу – шул искәрмәләрнең берсе. Сугышта катнашсаң да, кулың алтын булып, үзең салган зур йортта яшәсәң, ветеран түгел, теләсә кем бул, ләкин сиңа фатир бирмәячәкләр. Шулай ук сугыш чорында алны-ялны белми эшләгән, урман кискән, сугышка озаткан егетен гомер буе көтеп кияүгә чыкмый калган фидакарь тыл ветераннары да “һәр ветеран”га керми!!! Бу кадәр кимсетүләренә алар өчен үземнең йөрәк авырта.

Шундый меңләгән ветераннарның берсе – Шәмәрдән бистәсендә Газовиклар урамында яшәүче Серафима Егорова. Япь-яшь килеш сугышның беренче көненнән үк повестка алып, урман кисәргә чыгып киткән бу кыз бала сугыш беткәннән соң да берничә ел урман юлын таптый. Әйтүе генә җиңел…

– Агач басып үтергән хатын-кызлар да күп булды, – ди ул. – Язгы ташу вакыты – бераз ял иткән бердәнбер чак иде. Ике-өч көн генә булса да сулу аласың да кабат урманга китәсең. Авыр-авыр агач кәүсәләрен ничек күтәргәнбездер… Үзебезне жәлләүнең ни икәнен дә белмәгәнбез инде.

Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләде дә сөйләде. Шул каһәр суккан сугыш аркасында Серафима Николай кызы кияүгә чыкмый. Гомер буе авыр эштә була, әмма аның бүген таушалган сәламәтлегеннән башка бер нәрсәсе дә юк. Ышанасызмы: үз фатиры да юк. Кеше фатирында яши. Пенсиясе дә очын-очка ялгарга гына җитәрлек. Кеше кадере шуннан күренә инде.

Фатир турында ул бөтенләй ишетмәгән, белмәгән булган, ләкин кемдер шушы яңалыкны хәбәр итеп, йөрәк ярасына бер уч тоз сибеп чыгып киткән. Юк, фатир сорап зарлануы түгел аның, ә хезмәтен шулай бәяләүләренә (төгәлрәге, бөтенләй бәяләмәүләренә) рәнҗүе, җан сыкравының күңелгә сыймыйча, тышка ургып чыгуы гына.

ЭЧЕНДӘГЕСЕ – ТЫШЫНДА

Изображение удалено.

(Нургаяз абыйның йорты)

Сүз башым Нургаяз абый йорты иде бит әле… Бакчасы, ишелгән булса да каралты-курасы булган, шундый матур урында урнашкан йортны иске, тузган дип тапсалар, үземә дә бик кызганыч булган булыр иде, дөресен генә әйткәндә. Чөнки тузган торакны сүтеп, күчеп китү мәҗбүри. Юкса ул кайберәүләрнең гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин. Ә ниндидер фатир исәбенә шундый йорттан баш тартырга теләүчеләр булыр микән? Хәер, булыр, булмый калмас. Монысы инде һәркемнең үз эше.

Йортның искелек дәрәҗәсен ачыклаганда, аның кайсы елда салынуы, түбәсенең хәле, су үтү-үтмәве, дивардагы ярыклар – барысы да карала. Нургаяз абый йортының түбәсе дә калайдан икән. Су үтәдерме, юктырмы – анысын ачыклап булмады, чөнки Нургаяз абый ишек ачып тормады. Йорты кырыенда ярты сәгатькә якын шакып торсам да, ишек эчтән бикләнгән булуга карамастан беркем дә келәне күтәрергә ашыкмады. Нәтиҗәдә, йортның тышкы яктан яхшы хәлдә булуын гына күреп, кайтып китәргә мәҗбүр булдым.

– Бу программа кешене бозды, – диде Айдар Наил улы. – Шуның аркасында 3 тарткалашып, бозылышып бетте. Шәмәрдәндә яшәүче 20ләп кеше шушы программа буенча мөрәҗәгать иткән иде, 4 йорт салынды, фатирлар бирелде. Ләкин шул бозылышкан кешеләр өчен генә күңелдә юшкын калды.

Айдар Наил улы Гәрәев белән сөйләшеп утырганда, өстәлдәге Рәхмәт хатына күзем төште. Үзем сорамасам, мәңге мактана белми ул, шуңа кызыксынмый булдыра алмадым. Баксаң, әле декабрь аенда гына бирелгән, Мөхәммәтшин тарафыннан имзаланган, Дәүләт Советыннан бирелгән хат икән. Шулай ук Айдар Наил улын яхшы эшчәнлеге өчен Президиумга да сайлаганнар. Ягъни республикабызда муниципаль берәмлекләр белән шөгыльләнүче совет бар һәм ул бары тик 11-12 кешедән гыйбарәт. Менә шул кешеләрнең берсе ул булып чыкты. Тагын бик күп уңышлары йөзеп чыкты аның сораша торгач.

Шәмәрдәнгә ничә тапкыр килсәм дә, нинди генә проблема белән мөрәҗәгать итсәм дә, Айдар Наил улы Гәрәевның кире борганы булмады. Бервакыт эш сәгате тәмамланып, инде машинасына чыгып утырган җирдән, кире кабинетына алып кергәнемне хәтерлим. Шунда да: “Чак кына китми калдым, ничек җитештегез әле”, – дигән иде ул. Аның гадилегенә дә ис-акылым китә. Бу юлы килгәч тә, бөтенләй сорамаган фактларны үзе әйтеп салды. Эчендәгесе – тышында, диләр андый кешеләр турында. Коелар турында да үзе үк сүз башлады һәм болай диде:

– Вәгъдә иткәнемне әлегә эшли алмадым, чөнки фондка бары тик 800 сум гына акча күчерелде, гәрчә урам җыеннарында һәр гаилә шул фондка 100 сум акча салачак дип сөйләшкән булсак та. Бүген әле 8 гаилә генә күчергән. Халык белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшлисе иде. Хәзер ул фондны башка юл белән тутырырга уйлап торабыз. Язга хәл итәрмен, менә күрерсез.

Ышандым мин аңа. Чөнки үз эшен белгәне һәм тырышканы күренеп тора. Шулай да язын, үтеп барышлый гына, коелар хәлен белермен әле.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

-Шәмәрдән-.

Үпкә бар

75 яшемне тутырып киләм. Күренгәнчә, балачагым сугыш чорына туры килде. Эш арасына бик иртә кердек. Әнигә бездән кала тагын кем ярдәм итсен тагын?! Төш чагында борчаклы аш – безнең булды. Әти яу кырында ятып калды. Бүгенге законнарга карасаң, андыйларның Җиңүгә керткән өлеше юк булып чыга. Ә миңа һәм сугыш кырында әтиләре һәлак булганнарга “Хәтер китабы”нда булган рәсемнәренә карап, моңаерга гына кала. Алар күзләрендә дә рәнҗеш бар төсле…

Фәния ШӘЙДУЛЛИНА.

Түбән Кама шәһәре.

Комментарии