Юбилеең белән, «Безнең гәҗит»!

Юбилеең белән, «Безнең гәҗит»!

Кешеләрнең генә түгел, гәҗитләрнең дә гомер озынлыгы, үзенчәлекле тарихлары бар. Кыюлык белән, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып язучы «Безнең гәҗит»кә 20 яшь тулган икән. Дөньяда, илдә барган вакыйгаларны аңлатып язып, аң, акыл, белем бирүче үзебезнең гәҗит бит ул.

Мин аны 2010нчы елдан бирле алдырып, яратып укый башлаган идем. Анда басылган мәкаләләрнең авторлары минем фикердәшләрем кебек күренделәр. Үзебезнең фаҗигале тарихыбыз турында дөреслек белән язылган һәм илдә барган сәясәтнең мәкерлекләрен күрсәтеп, миллилегебезне яклаган язмалар безнең өчен иң мөһиме бит инде. Үземнең дә 2010нчы елдан башлап, күбесенчә шушы темаларга язылган мәкаләләрем иң беренче булып «Безнең гәҗит» битләрендә дөнья күрде. Башка гәҗитләрдән аермалы буларак, әйтәсе килгән сүзеңне кыю итеп, чеметебрәк язсаң да, бастырып торалар бит әле. Шундыйрак язмалар булмаса, аны укуы да кызык булмас иде.

«Безнең гәҗит» журналистлары гаделлекне яклап, район башлыклары һәм башка җитәкчеләр белән элемтәгә кереп, суд юлларында да йөрергә мәҗбүр ителәләр. Ничек кенә булса да, кыерсытылган авыл халкына, авылда тырышып эшләүче фермерларга карата күрсәтелгән гаделсезлекләрне фаш итеп торалар, моңа каршы көрәшәләр. Мондый язмаларны һәрбер санда диярлек күреп торабыз. Шулай булуга карамастан, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм алмыйлар. Шул ук хакимият үзе башкарып бетерә алмаган эшләрне җиренә җиткереп башкаручылар бит алар югыйсә. Хакимият басмаларында эшләүче журналистларга дәрәҗәле исемнәр, дәүләт бүләкләре булганда, шәхси гәҗитләрнең журналистлары һәм тырыш, булдыклы редакторлары нишләп искә алынмый икән? Алар безнең милләтебезнең алтын баганалары, кадерле шәхесләребез. Безнең хакимият үзе дә милли мәнфәгатьләребезне яклый алмаганда, якларга тырышучыларга дошман күзлегеннән карамыйча, булдыра алган кадәр генә булса да ярдәм итсә, ярамас идеме икәнни?

«Әй, язмыш язмыш» тапшыруында «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановтан дәрәҗәле исемнәре турында сорагач, «андый исемнәрем юк, халык белә, Аллага шөкер», дигән иде. Аннан башка да милли җанлы булып танылып, үз бәясен алмаган кешеләрнең күплеген белеп торабыз. Үз халкын яклый алмаган хакимият шул рәвешле үзен дә авыр хәлдә калдыра түгелме?

Илфат әфәнденең «Мөхәррир сүзе» сәхифәсендә бирелгән язмаларын, Фәнзилә Мостафина, Рәйдә Нигъмәтҗанова һәм Раиф Гыймадиевның мәкаләләрен миннән башкалар да яратып укыйдыр дип уйлыйм. Гәҗиттә төрле авторларның төрле фикерләренә дә урын бирелә. Сәер фикерләр дә ишетелә кайчак. Андыйларга урын бирү кирәк булдымы икән, дип тә уйлап куясың кайчак.

Халык мәнфәгатен кайгыртса да, хәзер гәҗитләрнең тиражы елдан-ел кими. Бу аларны авыр хәлдә калдыра. Яңа елдан соң килгән барлык гәҗитләрнең дә иң беренче тиражына күз салдым. Барысының да диярлек кимегән ул. Шул исәптән «Безнең гәҗит»неке дә 600гә ким быел. Күп җирләрдә почта бүлекчәләренең начар эшләве, язылу бәяләренең артып торуы да гәҗитнең тиражы кимүгә китерә, билгеле.

Яраткан гәҗитемнең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәргә мөмкинчелеге булмау, әлбәттә, аяныч. Узган ел «Татарстан яшьләре»нең дә бер гасырлык юбилеен үткәрә алмадылар.

Шәхси гәҗитләр хакимияттән аерылган булсалар да, халыктан аерылмаган. «Безнең гәҗит» киләчәктә дә яшәсен өчен, безгә аңа язылудан туктамаска, милләтебезнең акыллы, бай кешеләренең ярдәм итүләре кирәк. Минем теләгем менә шундый.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии