Халыкара хокук безнең якта

Грызлов әфәнде телевидениедә ясаган чыгышында (16 гыйнвар, “Россия” каналы) мәшһүр язучы Достоевский сүзләренә таянып, имештер, рус халкы гына башка халыкларны берләштереп, дөрес юлдан алып барырга сәләтле дип белдерде.

Беренчедән, бу тезистан расизм исе аңкып тора. Икенчедән, ИРЧП (индекс развития человеческого потенциала) буенча Эстония – 34, Литва – 44, Латвия – 48, Белоруссия – 61, ә 65 урында. Йә, әйтегез әле, кем дөрес юлдан бара – Эстонияме, әллә Русияме? Дәүләт Думасы рәисе булган олы андый мөһим сәяси белдерүне язучыларга ияреп түгел, ә халыкара хокук кануннарыннан чыгып ясарга тиеш иде. Ә халыкара хокук кайчандыр яулап алынган халыклар, һичшиксез, азат ителергә тиеш дип саный.

БМОның сәяси һәм социаль хокуклар хакындагы пактында болай диелгән:

– Любые формы колониализма, контроля со стороны одной нации экономического, политического, социального и культурного развития другой нации подлежит безусловной ликвидации как оскорбляющие достоинства народов в своих правах.

Халыкара хокук шулай ук барлык халыкларга да үзбилгеләнү, ягъни мөстәкыйль дәүләт төзү хокукын гарантияли. БМОның сәяси һәм гражданлык хокуклары турындагы пактта бу хакта да юллар бар.

Русиянең бер ялкынлы патриоты, Дәүләт Думасы әгъзасы Зюганов халыкларның бу хокукын яклап, менә болай дип белдерде: “БМО уставына нигезләнеп, хокуклары кысылган һәр чараны кулланып, ирек өчен көрәш алып барырга хокуклы”.

XX гасыр башында барлыгы 52 мөстәкыйль дәүләт бар иде. Бүген исә 230дан да артык. Димәк, 100 ел эчендә 180 халык әлеге хокуклардан файдаланып, үзенең мөстәкыйль дәүләтен төзегән. Бу процесс бүген дә дәвам итә. 2011 елның гыйнварында Көньяк Судан халкы референдум үткәреп, мөстәкыйльлек алды. Татар халкы референдум үткәреп, Русия белән ассоциацияләшкән ярыммөстәкыйль дәүләт төзи башлагач, имештер, илнең территориаль бөтенлеген бозасыз дип, Русия безне гаепләде һәм мөстәкыйль дәүләт төзүне тыйды. Ә Грузиянең территориаль бөтенлеген бозган Көньяк Осетия һәм Абхазияне Русия гаепләмәде генә түгел, үзенең Кораллы Көчләре белән аларны Грузия колониализмыннан азат итте. Бүгенге дөньяда ата-бабалары кылган явызлыклар өчен гафу үтенү тәртибе халыкара мөнәсәбәтләр практикасына кереп бара. Рим Папасы Тәре походлары өчен, Германия яһүд халкыннан, Япония Кытай халкыннан гафу үтенделәр инде. Ә Русия дәүләте басып алып бәхетсезлеккә (Русия бәхет рейтингында 178 ил арасында 167нче урында) һәм милләт буларак юкка чыгуга дучар иткән халыклардан кайчан гафу үтенер икән?

Мәхмүт ХАФИЗ.

Әлмәт районы, Колшәрип авылы.Халыкара хокук безнең якта, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии