Бабай машинасы утын яга

Бабай машинасы утын яга

Шәһәрдә яшәүче дустым сөйли:

– Улымны җәйге каникулда авылга кайтарып куйдым. Ялы бетеп, өйгә – шәһәргә алып кайткач, миңа акыл бирә. «Күп акчага бензин саласың. Ә бабай машинасына утын ягып йөри», – дип, мине шаккаттырды. Эш болай була. Бабасы: «Әйдә әле, улым, шунда гына барып кайтыйк», – дип, машинасына утырта да, үзе кочагы белән утын алып килеп, машинасының алгы капотын ачып, утыннарны ипләп урнаштыра. «Шундый шәп йөри, төтене дә чыкмады», – дип, малай ышандырды мине. Әтинең «Запорожец» машинасы бар. Двигателе алгы якта түгел аның, артта. Утын ягып йөри икән бу машина дип ышана торган чын.

Ә бит заманында утын ягып йөри торган машиналар булган. Инде ул чорлар кире әйләнеп кайтмасын гына. Менә хәзерге вәзгыять куркыта, шомландыра әле.

Машина белән бәйле һич онытылмый торган вакыйгам бар минем. 1990нчы еллар. Без колхозларга эшлибез, алар безгә тереләй мал, икмәк белән түли. Комбикорма заводыннан эшчеләргә өләшергә дип, бер колхоз исеменнән катнаш азык алып төштем. Бер машинаны халык сырып алды. Үзләренә кирәген капчыкка тутыра да башладылар. Икенче машинаның шоферы: «Ярты гына сәгатькә югалып торыйм әле, барасы җирем бар иде», – дип сорады да, китеп барды. Халык бер машинаны бушатты, икенче машинаны көтәбез. Йә Аллам, ике сәгатьтән соң гына килде бу. Машинаны бушаттылар. Үлчәү буенча 460 килограмм ким чыкты. Ни кылырга? Заводка менеп, машинаны үлчәдек. Үлчәү төгәл – аерма юк. Миңа уй төште, баш чатный, аерманы түләү миңа кала бит. Ярты ел бушка эшләргә кирәк булачак. Аллаһы Тәгалә бар ул, бер хезмәттәшем юлын өйрәтте. Җитмәгән азыкның бәясен корма алган халыкка бүлдек тә салдык. Бик сизелерлек булмады. Бер үземә генә түләргә калса, Аллам сакласын. Башта уйламыйбыз бит әле, теге шофер өенә кайтып, 10-15 капчык комбикорманы бушатып килгәндер дип. Үпкәләрем юк инде хәзер, Аллаһы Тәгалә үзе белә булыр.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар

Комментарии