Борын-борын заманда...

Башлангыч классларда укыганда сентябрь, октябрьнең коры көннәрендә тавык-чебеш, мал-туарлар кайтып, эшләр беткәч, үзебезнең урамдагы Дәүли абзыйлар капка төбенә җыелабыз. Дәүли абзыйның олы малае инде капка төпләрендәге эскәмиягә ике яшьтәше белән чыгып та утырган була. Һәркөн төрле уйдырмалар, әкият, хикәятләр сөйләп, авызына каратып тора. Яше безнең чама. Менә исеме хәтердә сакланмаган. Инде белүчеләрне дә тапмадым, шуңа Дәүли малае дип язам. Район үзәгендә башка Дәүли юк. Ә бит боларның үзенчәлеге шунда – алар бик кыска буйлылар. Ире-хатыны, дүрт баласы – бар да тәбәнәкләр. Халык телендә – кәтәнә. Йомры гына, бик хәрәкәтчән, җор телле гаилә иде алар.

Малайлары да, татар теле укытучысы кебек, һәр сөйләгәнен рольгә кереп, бик оста итеп сөйли белә иде. Әкиятләре һәрвакыт болай башлана: «Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәдник булган чагында яшәгән ди бер бай. Аның булган ди өч улы. Кече улының башы кычулы...» Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда шундый «кычу» дигән, кутырлап тора торган чир бар иде. Яки болай башлый: «Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәдник булган чагында яшәгән ди бер бай. Аның келәте булган ди таштан, сөйлимме баштан». Без: «Сөйлә-сөйлә», – дибез. Ә шулай ике-өч тапкыр, сөйлимме, дип ымсындыра. Аннары берәр кызыклы әкият, хикәят сөйли. «Бер егет күрше авыл кызы янына йөри башлаган, теге авыл егетләре тәпәләмәкче булып, моны куа чыкканнар. Үз авылы урман аша икән. Егет урманга керү белән агач башына менеп качкан. Тегеләр моны югалтып, кире борылганнар. Эзәрлекләүчеләр киткәч, егет тирә-ягына күз салган. Егет агач башыннан люби якка карый», – дип сөйли малай. «Люби» нинди сүз икәнен беребез дә аңламый – көньякмы, төньякмы, көнчыгышмы, көнбатышмы? Югары классларда укый башлагач кына аңладым бу сүзне үзем дә. «Любой якка карый», – диюе булган икән.

Сарман халкының тагын бер үзенчәлеге – «з» авазы урынына «д» авазын әйтеп сөйләшү. Читкәрәк киткәч, кайсы районнан дип сорасалар, Сарман диюгә, ә, «кыдыл бодау» дип нәтиҗә ясап куялар иде. Без урынына – бед, барабыз урынына – барабыд, замана – дамана... Әгәр күрше-күлән, таныш-белеш белән «сез-без» дип сөйләшсәң, «Абау, әлләкем булган, безелдәп кенә тора», – дип, гаепкә алалар әле. Мәктәптәге укытучылар дөрес итеп сөйләшергә куша, төзәтәләр. Ә өйдә, урамда шулай «кыдыл бодау» булып кала бирдек. Бездән ике йорт аша Йосыпов абыйлар яшәде. Хатыны – китапханәче, үзе райкомда эшли иде, Сарман кешесе. Хатыны читтән килгән. Ике кызларына да чит-ят исем куйганнар. Берсе – Розита, икенчесе – Светлана. Розитасы миннән 2-3 яшькә зуррак. Урамда бергә уйныйбыз. Менә болар өйләрендә шулай «безелдәшәләр» иде. Әле безнең кебек, әткәй-әнкәй түгел, әти-әни диләр. Әби-бабай түгел, дәү әни-дәү әти. Үземнең ике улым да әти-әни дип сөйләштеләр, телләре шулай ачылды. Икесе дә балалар бакчасына йөрделәр. Үземнең әнкәй килгәндә, аларның әти-әни дип сөйләшкәннәрен яратмыйча: «Нәрсә, керәшеннәр кебек, әти-әни дип өйрәттең, үзебезчә, әткәй-әнкәй түгел?» – дип кисәтү дә ясады әле.

Җәлилдә үзем аралашкан ике-өч гаиләнең баласы әти-әниләренә «папа-мама» яисә «па», «ма» дип эндәшә. Югыйсә үзләре авылдан килгән татар кешеләре. Алга таба «муттер», «фатер»га күчмәсәләр ярый инде. Алга китеш, цивилизация заманында яшибез шул, татар теле юкка чыга бара. Мәктәпләрдә дә атнага бер генә дәрес керә икән.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии