Чишмәне ихтирам итмәү үзеңне кешегә санамау белән бер 

Чишмәне ихтирам итмәү үзеңне кешегә санамау белән бер 

Чишмә – гади эчә торган су чыганагы гына түгел, ул – безне үткән белән генә түгел, киләчәк белән дә бәйли торган тере җеп.

Халык акылы

Юкка гына суның хәтере бар дип әйтмиләр, борын заманнардан су кеше тарафыннан төрле хасиятләр белән баетылган. Тере һәм үле су, изге су, диләр. Әле күптән генә түгел, имештер, фәнни тикшерүләр нәтиҗәсендә суның хәтере бар дип исбатлаганнар. Моның артында японияле Масару Эмото тора (1943-2014). Аның беренче кәсебе Америка-Кытай мөнәсәбәтләре, әмма 1980нче елда Эмото үзен су халәтен тикшерүгә багышлый. 1992нче елда «Альтернатив медицина буенча халыкара ачык университет»та (Калькутта) альтернатив медицина докторы дәрәҗәсе һәм табиблык практикасы белән шөгыльләнергә лицензия дә ала.

Ул суның сүзләрне, язуларны, музыканы, гыйбадәт кылуны һәм башкаларны кабул итүен, хәтта мәгълүматны саклау һәм тапшыру мөмкинчелеген дәлилли.

Суның хәтерен фиксацияләү тәҗрибәсе нәрсәдән гыйбарәт: тәҗрибәче Петри йомрысына (сай чокырлы, цилиндр формасындагы савыт) бер тамчы су сала һәм аңа берәр төрле мәгълүмат белән тәэсир итә башлый. Шуннан соң кисәк кенә туңдырганчы суыта, микроскоп астына куя. Хасил булган кар бөртекләренең фотосурәтен төшерә.

Аның иң танылган казанышы – «Судан хат» («Послание воды») китабы. Ул китап төрле формадагы кар бөртекләре белән тулган. Матур, симметрияле кар бөртекләре яхшы энергия җибәрү нәтиҗәсендә хасил булганнар, ә ямьсезләре – тупас, агрессив энергия нәтиҗәсе дип дәлилли.

Мин үзем ул өлкәдә генә түгел, гомумән галимлеккә тартмыйм, әмма чишмә суын яратам. Инде озак еллар чишмә суын гына кулланырга тырышам. Күп кенә чишмәләрнең суы тиз бозыла, исләнә. Мин инде шактый чишмәләргә йөрдем, Дәрвишләр бистәсе артындагы Әки авылы чишмәсенең суын да татып карадым, Яшел үзән янындагы Сафоново авылы чишмәсенә дә йөрдем. Андагы су ярыйсы ук яхшы, озак саклана, кайнаткач юшкын урынына ниндидер аксыл утырма хасил була, аны юшкын дип тә әйтеп булмый. Өстәвенә составында көмеш шактый диләр. Тик шунысы уңайсыз, барып килергә ерак, икенчедән язын су астында кала. Инде унбиш елдан артык Биектау районының Озерный поселогы тирәсендәге чишмәгә йөрим, әле аннан да тәмле һәм яхшы су эчеп караганым юк. Беренчедән, бернинди дә юшкын әсәре юк, икенчедән, күпме торса да бозылмый. Суы чагыштырмача акрын ага, шуңа да чиратсыз алып булмый әлеге суны, әмма бу моңа торырлык. Элегрәк мең бәла белән керә идек чишмә янына, машиналар сазга бата, бер-береңне тарттырышасың. Мин үзем генә 3-4 трос (бау) өздереп бетердем. Хәзер җайлырак – шактый ярыйсы юл бар. Чишмә буенда чират торганда кешеләр белән аралашасың, барысы да диярлек үзләрен итагатьле тота, чөнки суга ихтирам зур. Аркылы сүзгә килү бик сирәк хәл. Без инде акчалар җыеп, чишмәнең тирәсен, төшү урынын җайлырак итүгә өлеш керттек. Ә тулысынча шәхси кулга төшерергә йөрүчеләр бар, чөнки комсызлыкның чиге юк.

Шунда бер гаилә белән сөйләшеп тордык. Алар миннән олыраклар, ирендә җәй җиткәч нәрсәдәндер аллергия чыга торган булган, «ел саен шул сезонда читкә китеп торырга мәҗбүр идем», ди. Шул чишмә суын эчә башлаганнан бирле беткән тегенең ул мәшәкатьле чире.

Чынлап торып уйласаң, без бит үзебез дә 80 процент судан торабыз. Шуңа да суны чамалап эчәргә кирәк. Кызганычка каршы су турында бик аз беләбез һәм бу турыда уйланып та карамыйбыз. Ә борынгыдан суга табыну, ихтирам зур булган, ни әйтсәң дә су яшәү чыганагы. Юкка гына борынгыдан чишмә халәтен яхшырту, бигрәк тә чишмәне ачу зур савап, изге гамәл дип саналмаган инде. Чишмәләрне сакларга, күбәйтергә кирәк, чишмәне ихтирам итмәү, үзеңне кешегә санамау белән бер. 

Татарстанның атказанган артисты

Илсур МОРТАЗА

Комментарии