ТАМЫРЫҢНЫ БЕР ЮГАЛТСАҢ…

ТАМЫРЫҢНЫ БЕР ЮГАЛТСАҢ…

Моңарчы районында булмадым түгел, булдым, ләкин проблема юллап, хакимияткә бәрелгәнем булмады. Гәрчә, анда да языласы, җәмәгатьчелеккә чыгарасы, чишеләсе мәсьәләләр тулып ятса да.

ЯЗАМ ДИГӘН КЕШЕГӘ

Әйтик, автобус йөртүчеләр юллардагы чокырлардан зарлана. Зарланмаслык та түгел, монда кайсы күлләвек астында ничә сантиметр тирәнлектәге чокыр булуын шушы тирәдә яшәүчеләр генә беләдер. Миналы кырдан йөргән кебек, кая борсам чумармын икән дип, котың очып барасың. «Әгәр юлдагы чокырларны белеп йөрмәсәң, берәрсендә төртелеп, бөтенләй машинасыз калуың да бар», – ди Чистай эчендә йөри торган маршрутларның берсендәге йөртүче ир. Тик әлегә бу хакта язмыйбыз.

***

Җәмәгатьчелеккә чыгарасы проблемалар дигәннән, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков, халык фикерен сорашмыйча, бернинди имзалар җыеп тормыйча гына, Чистайдагы бер парк уртасында галәмәт зур чиркәү салып куйган.

Чиркәүнең нәкъ 2 мәктәп – татар һәм урыс мәктәбе каршына салынуы да аерым игътибарга лаек. Бу дини объект татар мәктәбенә якынрак та әле. Укып чык та, 300-400 метр(әле аның кадәр бар микән? – авт.) атлап, чиркәүгә кереп чукын.

«Әле көздә генә анда «часовня» салыначак дигән язу тора иде, шуңа күрә артык игътибар да бирмәдек, – ди татар мәктәбендәге укытучыларның берсе. – Инде менә язга кадәр монда шушындый зур чиркәү салып куйдылар. Безнең фикерне сорашучы да булмады, балаларның ата-аналары да шок кичерә. Мәчет төзеләсе булса, кара тавыш чыгар иде, безнең мөхтәсиб кая карыйдыр?» – ди ул шул чиркәүгә карап, елар дәрәҗәгә җитеп. Бу тема да торып торсын, бәлки, мөхтәсиб шушы сүзләрдән соң капылт кына уянып китәр.

***

Шулай ук, әле март аенда гына Чистай районы больницасының элеккеге баш табибы Фираил Шиһапов вакытсыз дөнья куйды. Бик серле шартларда үз-үзенә кул салган бу кешегә карата тикшерү эшләре дә тәмамланмаган иде. Район больницасына капиталь ремонт булганнан соң, ремонт уздырган оешмага акча күчерүдән баш тартып, ул түләнәсе сумманың 15 процентын үзенә кире бирсәләр генә акча күчерәчәген әйткән. Төзүче оешманың җитәкчесе хокук яклау органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң гына бу шартка «ризалашып», 600 мең сумны табиб кулына тоттыргач та, Шиһаповны кулга алганнар. Аның моннан башка да бик күп гаепле эшләре булган үзе, ләкин алар менә шулай «серле генә егылып үләрлек» булмаган дип исәпли кайберәүләр. Бу үз-үзенә кул салумы, әллә башка бер-бер хикмәтме – бу хакта да язып булыр иде.

***

Район башлыгы Илдус Әхмәтҗановның да нинди юллар белән 2010 елда башлык булуын анализлап, бу урынга нинди «уңышлар» аша килүен тасвирлап, аның тиздән тагын да югарырак үрмәләячәгенә ишарәләп, бездә кемнәрнең депутат, кемнәрнең министр булганына төртеп күрсәтеп булыр иде. Тик, әлегә сүз болар хакында түгел, әмма аларга да чират җитмәс дип әйтеп булмый. Чистайга безне бөтенләй башка бер очрак китерде. Ә бу очрак тегеләре кебек көтеп тора торганнардан түгел.

ХӘЕРЧЕ КЫЗ ЯЗМЫШЫ

Сания апа 1929 елда туа. Кайда, кем гаиләсендә туганын, ата-анасы, нәселе, туганнары бармы-юкмы икәнен ул үзе дә белми. Хәерче гаиләдә туганын, үги әнисе йорттан куып чыгарганын һәм ничектер тамак туйдырыр өчен хәер өстәп йөрергә мәҗбүр булуын гына хәтерли. Авылдан-авылга хәер сорап, урамда кунып йөри торгач, 1943 елда Чистай районы Талкыш авылында баласыз бер гаилә аны үзендә яшәргә калдыра. Шаһиева фамилиясен бирәләр, ата кеше дә аны үзенеке итеп таный. Кыскасы, паспортта кызның туган урыны шушы авыл итеп билгеләнә. Сугыштан соң кияүгә чыгарлык ирләр сирәк булгангамы, әллә инде беркем дә хәерче кызын алырга атлыгып тормагангамы, Сания Шаһиева кияүгә чыкмый кала. Әби белән бабай кызны йорт-җирле, мал-мөлкәтле итеп дөнья куя. Сания апа үзе дә йоклап кына ятмый билгеле, колхозның бар эшендә дә катнаша, сыерын да сава, ындыр табагында да эшли… Ул елларда бөтен авыр хезмәт хатын-кызлар кулына калуын аңлыйсыздыр. 54 яше тулгач исә, аны димләп, Чистайдан килеп төшәләр. Хатыны әле күптән түгел генә вафат булган ир – Минап Сабиров була бу.

Талкыштагы йортны күршеләренә калдырып, Сания апа Чистайга килен булып төшә. Ул бирегә килеп төпләнгәннән бирле 29 ел узган инде. Тик бар да шулай шома гына барса икән. Эх, дөнья куласа…

Ике ел чамасы элек кияү-бабай вафат булган. Аның йортына исә, бабайның кызы (Сания апага кадәр булган хатыныннан туган кыз) кайтып төпләнгән. Ә Сания апа бүген тагын урамда – кем кунарга кертсә, шунда кереп, төн кунып йөрергә мәҗбүр. Редакциягә хатны да төн кунарга керткән мәрхәмәтле хатыннар күмәкләшеп язып җибәргән. Алар безне Чистайда бергә җыелышып каршы алды.

КИЛЕН КЕШЕ – КИМ КЕШЕ

– Мин ул йортка буш кул белән килмәдем, теге йортта булган бар мөлкәтне төяп килдем, – дип сөйли Сания апа. – 12 сарыгымны, казларымны, тавыкларымны, күпме ашлыгымны, бәрәңгемне генә машина-машина итеп алып килделәр. Кызлары да кабул иткән кебек иде, чөнки әтиләрен карап торырга кеше булды бит. «Картлык көнеңдә сине дә ялгыз итмәбез, Сания апа», – диделәр. Биредә яшәгәндә дә тик ятмадым, гел эшләдем. Картыма бакчага бер чиләк су сиптермәдем, бер көрәк кар көрәтмәдем – барын да үзем эшләдем. Балалары кайтышка мунчасын ягып, тәм-том пешереп атна ахырында көтеп тора идем. 15 ел буе Талкыштагы бакчага бәрәңге утыртып тордык. Хәзер инде күршеләрем утырта ул җиргә. Бу йорт мин килгәнче үк салынган булса да, түбә алыштырдык, су керттек… Эшләмәдем түгел бит инде, эшләдем, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. – Бабай 10 ел дәвамында санаторийга барды, мин күршегә дә кермәдем, чөнки акча туздырып йөрмәскә куша иде. Ул вафат булгач, мин монда бер елдан артык үзем генә яшәдем, болар (бабайның кызы гаиләсе) узган көздә кайтып бәхетемне кистеләр. 3 бүлмәле фатирларын, коттеджларын сатып кайттылар, инде монда коттедж төзиләр.

– Бабай ничек вафат булды соң?

– Акылга җиңеләеп үлде ул. Акча башына җитте. Сугыш ветераны булгач акча күп ала иде бит – 29 мең сум. Минем пенсия дә гел аның кулында булды. Алам да шуңа бирәм. Кассага җыеп барды. Бабай акылга җиңеләйгәч озак тормады инде, 10-15 көн торгандыр. «Сания-Сания», дип кычкырып үлгән, мине чакыручы гына булмады. Ул үлгәч, мин кайттым, кызлар ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар да минем акчаларны да алдылар.

– Ә сез ул чакта кайда идегез?

– Мин, ул тилергәч, пычаклар тотып ташлана башлагач, йорттан чыгып киттем бит. Ике көн урамда кундым, шуннан кызын чакырып кайтардым. Талкышка бардым шуннан соң. Кем кертә –шунда яшәдем. Аннары монда кайттым.

Аның сүзен җөпләп, редакциягә хат язган апалар сүзгә кушыла.

– Балалары еш кайтып йөрде. Алар кайтышка – әби мунча яккан, тәм-том пешкән. Тегеләр ятып ял итәләр дә чыгып китәләр. Кыш көне таңнан без эшкә бара идек, ә әби ишегалдын киң итеп ачып кар көри. Чөнки ике кияү машинасына кайтып туктарга урын кирәк, – дип сөйли бер апа.

– Әле Минап абыйның: Саниям генә исән булсын инде, карале күлмәкләремне ничек итеп үтүкләп киертә, дип әйтүен беләм, – ди икенчесе. Тагын әллә нинди вакыйгаларны искә төшерәләр.

Кыскасы, анда сөйләнгәннәргә ышансаң, февраль салкыннарында Рәшидә апа Сания апаны йорттан куып чыгарган. «Анда яшәрлек түгел. Йомырка пешереп ашый идем, шуны ашамасын дип микән, 10 көн эчендә 10 тавыгымны юк иттеләр, безгә кем килде, чашкалар урыныннан күчкән дип битәрләделәр, күрмәгән калмады ул йортта, бик мыскыл иттеләр. 4 ай буе пенсиямнең 8 мең сумын шуларга биреп бардым, алай да ярап булмады, – ди ул. – Рәшидә мине баштан ук яратмады инде ул, Әлфия генә гел үз итә иде. Хәзер анысы да миңа каршы».

– Бабай йортны кем исеменә яздырып калдырган соң?

– Ул аны ике кызына яздырганда: «Ник аларга гына яздырасың, син үлгәч, мин кайда яшәрмен соң?» – дидем дә, ул миңа: «Артыңны тирләтеп ызба салмадың», – диде. Язылышмыйча да 28 ел бергә тордык. Менә хәзер бабайны күпме гомер тәрбияләп яшәтеп, үзем бер нәрсәсез калдым.

ҖАЙЛЫ ГЫНА БҮЛЕШКӘННӘР

Рәшидә апа Вафина әбине куып чыгармавы, аның авыр холыклы булуы, сүз күтәрмәве турында сөйләде. Үзе дә инде пенсиядә булган бу хатын, ире белән бергә Зәйдән бирегә күчеп кайтып, йорт сала башлаган, инде җәйгә шул нигезгә күчәргә дә җыеналар икән. Балалары Казанда торгач, Чистай якынрак булыр дип, монда кайтырга уйлашканнар. Узган елның август ахырында килеп төпләнүләрен дә әйтте ул.

Изображение удалено.

– Безнең әти 2011 елда 24 июньдә үлде. Без аны шул елны 9 майда котларга килдек, инде шул чакта ук Сания апа китәргә дип әйберләрен төйнәп куйган иде. Ул гел килеп-китеп йөрде шулай, гомер буе кияүдә булмаган кешедән тагын ни көтәсең. Әти акчасын югалткан булган да, шуннан әйткәләшкән булган болар. «Мин парадтан кайтканчы акчаны урынына куй, алайса пычак белән корсагыңны ярам», – дигән булган әти, моны Сания апа әйтте. Сания апа ишегалдында утырып тора: «Мин китәм инде», – ди. «Әти парадтан кайтсын инде», – дибез. Керсәк, әти диванда ята. «Йөрәгемә капты бу әйбер, парадта хәлем китте, автобус белән кайтарып куйдылар», – ди. Ул гел Сания апаның аңа кычкыруын әйтә иде инде. Без әтигә кычкырмаска кушсак: «Мин гомер буе сарыклар янында эшләдем, шуңа шулай сөйләшәм», – дия иде. Шуннан без аңа Сания апаның китәргә җыенуын әйттек. Ул әйтте: «Сания, уйла, бер киселгән икмәк кире ябышмый», – диде. «Ябышмасын да, кирәкми дә, сезнең бернәрсәгез дә кирәкми миңа. Атагызны бик күп карадым, хәзер сез карагыз», – диде ул. Әле сеңлем торды әти янында, әле мин, аңына килгәндә «Сания апагыз кайда соң?» дип сорый иде. Озак та тормады әти вафат булды.

Сания апа бик авыр кеше ул. Әле монда күчеп кайткач, газны кабыза да шырпыны идәнгә ташлый. Кисәтү ясадым инде, утырып янабыз бит, дидем, шул ошамады. Тавык сараена йөрмә зур йомыш белән, аның өчен бәдрәф бар дидем, аны да ошатмады. Бервакыт иртән ипи белән май чәйнәде дә, шуны мәчегә идәнгә ташлады. Чәчрәп китте ипи. «Сания апа, син сугыш, ачлык күргән кешедер, нишләп ипине аяк астына атасың?» – дидем, ошатмады.

Зерә уңайсыз, кеше алдында мине куып чыгардылар дигән сүз чыгара бит. Менә монда 6 ай торам, 6 елга картайдым инде. Без чисталыкка өйрәнгән, ә ул ни плитә юмый, ни чәйнекне… Менә кисәтү генә ясыйсың аңа, шуннан кызып китә.

Бабай аның пенсия акчасын җыеп барган икән кассага.

Безнең әти кассага үз исеменә дә, аның исеменә дә акча салды, ләкин акчаларны ул миңа васыять итте. Аларны без сеңлем белән бүлештек. Анда күп түгел иде. Аның акчасы түгел бит ул.

– Сез бит Сания апа исеменә салынды дисез. Ничек итеп әтиегез чит кеше акчасын васыять итә алды соң?

– Ул акчаны әти салды бит.

– Булса ни, ул бит әби исемендә. Аны ничек ала алдыгыз соң?

– Сания апа белән барып алдык. Сания апа үз акчасын үзенә җыйды ул, алдамасын. Әти кибеттән бөтен әйберне үз акчасына ала иде.

– Бабайга буларак фатир биргәннәр икән.

– Аңа Сания апа каршы килде. Сеңлем йөрде фатир буенча. Мебель фабрикасы янында барак кебек ызбада биргәннәр иде ул фатирны. Сеңлем аңа «отказной» язды.

– Әбине февральдә куып чыгару тарихы ничек булды соң?

– Мин аңа бер көнне әйттем: син бер эш эшләргә яратмыйсың, пешермисең, картлар йортына барыр идем, синең урында булсам, дидем. Анда аш та пешкән, кеше белән аралашасың, дим. Рәхәтләнеп яшәр идең. Шуннан ул киенә башлады да чыгып китте. Аңа бер сүз әйтеп булмый, шул арада киенә дә чыгып китә. Менә шуннан соң ул юкка чыкты.

– Ул сез кайтканчы торып торган бит инде анда, берни булмаган. Гомере дә озак калмагандыр инде…

– О-о, яши әле ул, без авырыйбыз, ә аның бер җире дә авыртмый. Ялт иткән ызбаны үзе генә яшәгәндә әллә нәрсәгә әйләндерде. Ул бит ни тәрәз төбе сөртми, ни идән юмый…

– Ул сезгә беркем булмавын да аңлыйм, шуңа сез аны картлар йортына бирергә телисез инде. Ләкин ул бит сезнең әтиегезне ничә ел буе караган. Хәзер сез аны пропискадан төшереп, йортны сату өчен эзлисез икән, имеш.

– Кем әйтә аны? Беркем эзләми. Аннан башка сатмыйбыз инде, һәрхәлдә. Мин аны кичә күрдем, кибеттә. Сания апа, кеше көлдереп йөрмә, дидем. Тагын бер ай көтеп карыйбыз да, аннары суд аша пропискадан төшереп, йортны сатабыз. Үзебез яңа йортка күчәбез, бу йорт өчен түләп торырга артык акчабыз юк.

– Ул кайтса кабул итәсезме?

– Белмим, ничек сөйләшер бит… Ничә кешедә торып карады, аның белән беркем дә озак тора алмый. Бик шапшак хатын ул. Теле, теле…

Сания апага хәзер 84 яшь. Ничек кенә булмасын, ул бу йортта Минап абый белән бергә 28 ел яшәгән. Һәрхәлдә, Гиннес рекордлар китабына керерлек озак итеп яшәмәс тә. Нигә соң карчыкны шундый хәлгә төшерергә? Өлкәннәрнең юктан да хәтере кала, ник рәнҗетергә? Атагызга булган хөрмәт йөзеннән булса да, соңгы көннәрен шул нигездә яшәп бетерергә рөхсәт итегез сез аңа. Савабы да үзегезгә булыр.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Чистай-Казан.

Комментарии