АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ТАТАРНЫҢ АТАКЛЫ ШӘХЕСЛӘРЕ ЮКМЫНИ?

Буа шәһәрендәге барлык урамнарның 10 проценты гына татар исемнәре белән аталган. Күпчелек урамнар Татарстанга, Буа шәһәренә бернинди катнашы булмаган кеше исемнәрен йөртә: Карл Либкнехт, Хмельницкий, Маяковский, Свердлов, Репин, Люксембург, Бебель һ.б. Татар милләте, аның дәүләте, дине өчен гомерен кызганмый көрәшкән, тарихта тирән эз калдырган шәхесләребез дә бар ләбаса: Казан дәүләтенә нигез салган Олуг Мөхәммәд, мәшһүр райондашыбыз Һади Атласи, тарихчы, ислам дине галиме Шиһабетдин Мәрҗани, XVIII гасырда татар халкын көчләп чукындыруларга каршы күтәргән, Русия патшабикәсеннән мәчетләр төзетергә рөхсәт алган Батырша хәзрәт, татар халкының асыл улы райондашыбыз Борһан Шаһиди һ.б. Нигә атаклы исемнәр эзләп чит илләргә, чит халыкларга мөрәҗәгать итәләр икән?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Урамнарга атамалар ничек сайлап алына, халык җыеннары уздырыламы – шушы сорауларга җавап табарга теләп, Буа шәһәр советы белән элемтәгә кердек. Мине бер кешедән икенчесенә күчереп, озак кына «футбол уйнап» йөрткәннән соң, ниһаять, җавап бирергә теләүче табылды. Үзе белән таныштырырга теләмәгән бер хатын-кыз урыс телендә менә ниләр сөйләде: «Сезгә шалтыраткан кеше Буа шәһәрен яхшы белми булса кирәк. Бездә татар телендәге урам исемнәре бик күп. Яңа урам ачылганда җирле газетага игълан биреп, җәмәгать тыңлаулары уздырабыз. Анда теләгән һәр кешенең үз фикерен әйтү хокукы бар. Урамны ничек атау буенча да тәкъдимнәрен кертә алалар».

– Мәсәлән, Атласи һәм Шаһиди урамнары бармы сездә? – дип кызыксынам.

– Ничек, ничек?

– Һади Атласи, Борһан Шаһиди.

– Беренчесе юк, ә менә Б. Шаһиди урамы (нәкъ шулай «Б.» дип әйтә. – Ф.М.) бар, – дигән җавап яңгырый трубканың теге башында.

ӘЛӘКЧЕЛӘРНЕ ДӘ БЕЛСЕННӘР!

Газетаның соңгы саннарында репрессия корбаннары турында мәкаләләр чыкты. Шуңа бәйле рәвештә үз фикеремне әйтәсем килә, бәлки, ул яңалык та булмас. Репрессия корбаннарын күрсәтә башладык, ә аларны шушы хәлгә җиткерүчеләр кемнәр соң? Әләкчеләр. Алар һәр авылда, һәр шәһәрдә, һәр оешмада булган. Менә шуларны да фаш итәргә иде. Бер гаепсез кешеләр кем аркасында корбан булганын белеп торыйк!

Исемем редакция өчен генә,

Минзәлә районы

АВТОБУСТА ЕГЫЛДЫМ

Узган ел Казанда 18нче автобуста барганда егылдым. Автобус алдына бер машина килеп керде дә, йөртүче кисәк кенә тормозга басты. Егылып, аңымны җуйганмын. Автобус шунда ук туктаган, йөртүчесе «Ашыгыч ярдәм», полиция чакырткан, мине больницага илткәннәр. Ә гаепле машинаны таба алмадылар. Җәмәгать транспортында зыян күргән кешегә иминият акчасы түләнергә тиеш, дип ишеткән идем. Аны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә икән? Тик мин автобус йөртүче өстеннән гариза язарга теләмим, ул гаепле түгел бит.

Рәйханә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Элегрәк иминият кануны шәһәр яны транспортларына гына кагыла иде. Ә 2013нче елның 1нче гыйнварыннан башлап, теләсә нинди җәмәгать транспортында йөрүче һәр кеше, шулай ук аның милке дә иминиятләштерелгән (такси гына искәрмә, иминиятләштерү турындагы канун аларга кагылмый). Әлеге закон нигезендә, хәтта бәрелеп кара янган урын өчен дә иминият акчасы ала аласыз. Тик җәрәхәтнең нәкъ менә җәмәгать транспортында алынганлыгын исбатларга гына кирәк. Моның өчен медицина белешмәсе һәм шул автобуста булганлыгыгызны раслый торган дәлил (билет, шаһитләр, күзәтү камерасы язмасы һ.б.) кирәк. Сез егылган автобусның кайсы иминиятләштерү компаниясенә караганын белешегез, аны билетта язылган номер буенча да ачыкларга була. Шуннан соң иминиятләштерү компаниясенә барып, тиешле документларны тапшырасы гына кала. Берничә компания белән элемтәгә кереп карадык, барысында да: «Автобус йөртүче гаеплеме, әллә башка машинамы – мөһим түгел. Иминият акчасы барыбер түләнергә тиеш, җәрәхәт алганлыгыгызны исбатлап кына күрсәтегез. Вакыты да чыкмаган әле: иминият акчасын 3 ел эчендә таләп итәргә мөмкин», – дип җавап бирделәр. Ә менә Казан шәһәре прокуратурасында һәлакәттә җиңел машина гаепле булган очракта иминият акчасы ничек түләнүен анык кына аңлата алмадылар. «Чехов урамы, 36нчы йорт адресы буенча урнашкан шәһәр прокуратурасына барып, барысын да аңлатып гариза языгыз. Карарлар», – диде дежур торучы прокурор.

ШИГЫРЬНЕ ТАБАРГА БУЛЫШЫГЫЗ!

25 ел тирәсе элек кайсыдыр газетада бер кызның бик матур шигыре басылып чыккан иде. Мин моңа көй яздым. Тик хәзер шигырьнең бер куплеты гына исемдә:

Нигә миңа бүген бөтен дөнья

Шундый ямьле булып тоела?

Әллә синең белән очрашканга

Күк йөзеннән энҗе сибелә?

Калган куплетларын да табып, әлеге җырны җырлатасы иде! Бәлки, авторы табылыр, бәлки, башка берәр кеше таныр. Белүче булса, миңа хәбәр итсәгез иде. Телефон номерым редакциядә.

Исемем редакция өчен генә,

Мамадыш районы

Узган атнада укучылардан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Сорауларыгызга җавап тапмасагыз, аптырамагыз – алар газетаның киләсе саннарында урын алыр. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии