Җәннәткә тиң Ватаным

Җәннәткә тиң Ватаным

Татарстанның Югары Ослан районында, бик матур урында кечкенә генә бер авыл бар. Өч ягыннан урман белән әйләндереп алынган, ә ул урман эчендә чишмәләр челтерәп агып ята. Өйләренең тирә-юнен яшелчә-җимеш агачлары бизи. Яз көне өйләрне күреп тә булмый, ап-ак чәчәккә күмеләләр. Җәйләрен бу авыл оҗмахка тиң була: алмасы, чиясе, грушасы, сливасы… нинди генә җимеш үсми бездә.

Минем шушы авылга килен булып төшкәнемә 45 ел булды, әлһәмдүлилләһи. Заманында кечкенә генә булса да, бу авыл да башка авыллар кебек үк гөрләп торган. Кибете дә, клубы да булган. Һәр йортта кимендә 4-5 бала үскән, картлары 90-100 яшькә кадәр яшәгән. Хәзер авылда яшәүчеләр аз. Нибары 1-2 бабай белән 5-6 әби генә калды. Җәй көне генә авылга җан керә, барыбыз да җыелышып кайтабыз. Бергәләп Коръән ашлары, бәйрәмнәр уздырабыз. Авылның бер башында Коръән мәҗлесе уздырсалар, авылның икенче башыннан ап-ак яулыклы апаларның аккошлар кебек тезелешеп баруы шул кадәр күңелле. Менә әле бер авылдашыбыз вафат булды. Аны искә алу ашына бер апабыз килә алмады, туган көне – 80 яшь тула икән. Аштан соң, барыбыз да бергә җыелышып, шул апаны котларга бардык. Район башлыгы да, мөхтәсибәттән дә, күрше авыл мулласы да килеп котлап киткән булган. Балалары, оныклары җыелышкан, шундый күңелле булды.

Менә шулай яшәп ятабыз без оҗмах бакчасыдай авылыбызда. Аллаһым җәннәтләрдә дә шулай бергә-бергә яшәргә язсын иде.

Руфия абыстай БИКТАҺИРОВА,

Югары Ослан районы, Ватан авылы

Комментарии