«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ПЕЧӘНЕМНЕ ҖЫЙМАДЫЛАР

Мин ялгыз яшәүче карчык: ирем үлде, балаларым юк. Быел безнең якларда печән бик күп булды: капка төбендә мул, куе итеп үсте. Җирлек башлыгыбыз Рафаил Нурулла улы үзе килеп чапты, тик печәннең әйбәт өлешен абыйсына гына ташыды да, начар өлеше шунда җирдә ятып калды. «Ярар, аларын кәҗәләреңнең астына салырсың», – ди. Минем сәнәк күтәрерлек көчем бармыни? Ташый алмыйм мин аны. Шушы печәнне җыеп китүче булыр микән, череп ятар микән тагын…

Равия ӘХМӘТХАНОВА

Алабуга районы, Дөм-Дөм авылы

Зарыгыз буенча Алабуга районының Татар Дөм-Дөме җирлек башлыгы Рафаил Нурулла улы Бәдретдиновка шалтыраттык.

– Без ул печәнне үзебез өчен чапмадык, янгын куркынычсызлыгын саклау өчен бөтен авыл буенча чабылды ул капка төпләре. Инде аның җыярлыгы калмады – яңгыр явып киткәннән соң җир белән тигезләнде ул, череде. Тик Равия апага комачаулый икән, ярар, җыеп китәрмен, миннән калмас, – диде җитәкче.

СУСЫЗ ИНТЕГӘБЕЗ

Бистәбездәге «Октябрьнең 40 еллыгы» урамында инде өч атна буе су юк. Коронавирус чорында атлаган саен кул юып торырга кирәк диләр, ә без суның тамчысын да чамалап тотарга мәҗбүр? Чөнки аны әллә кайдагы колонкадан ташыйбыз. Безнең урамда яшәүчеләрнең күбесе карт пенсионерлар һәм су ташу бер дә җиңел түгел. Суның кайчан буласын да, нигә өзеп куелуын да әйтүче юк. Нишлик икән соң?

Зәкия ХӘБИБУЛЛИНА

Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе

Сезне борчыган мәсьәләгә җавап табу өчен Карабаш җирлек башлыгы Минхәйдәров Марат Тәлгать улына шалтыраттык:

– Безнең ике су насосы да янып чыкты. Берсен төзәттердек, ә менә тирәндә ятканын болай гына ясап булмый, анда краннар кирәк. Бу уңайдан, ярдәм итүләрен сорап, нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттек. Әлегә ярдәмнең кайчан буласын төгәл генә әйтмәделәр, мөрәҗәгатебез әле каралу стадиясендә генә, шулай булгач, «бүген булачак», яки «иртәгә була», – дип, сезне ялганлый алмыйм. Тырышабыз, нәтиҗәсе озак көттермәс, – диде җитәкче.

ГӘҖИТЕМ КИЛМӘДЕ

Март аенда «Шифалы гәҗит»кә язылган идем, шушы вакытка кадәр бер мәртәбә дә килмәде…

Зөһрә ГАЛИМОВА

Питрәч районы, Царев торак массивы

Почтагызга шалтыратып, ачыкладык, адресларыгыз буталган булган, җайга салырбыз, диделәр. Укучыларыбызга үтенечебез бар: газета килмәде дип редакциягә шалтыратыр алдыннан почта аша барысын да яхшылап ачыклап бетерсәгез иде. Без гәҗитләребезне вакытында тапшырабыз, алар чыкмый кала алмый, шуңа күрә әгәр килмәгән икән, сәбәбен беренче чиратта почта аша белешегез. Эзләмәсләр, безгә мөрәҗәгать итегез.

БРЕЖНЕВНЫ САГЫНАМ

Брежнев идарә иткән чорны сагынам… Ул вакытта совет халкы коммунизмда яшәде диярлек. Бөтен әйбер бар иде, эшләгәнгә акчаны вакытында түлиләр иде. Кайберәүләр: «Ул вакытта әфлисун, кивилар юк иде», – дияр. Аларның кирәге дә юк, аның каравы тәртип бар иде. Яшь буынны тәрбияләүдә – октябрят, комсомол, пионерларның роле зур булды. Без патриотик рухта тәрбияләндек. Армиягә барырга атлыгып тордык. Хәзерге кебек акча түләп армиядән калырга тырышмадык. 3 ел хезмәт итеп кайттык. Ә хәзер яшьләрдә патриотизм юк минемчә. Акча гына яраталар. Бу аңлашыла да. Хәзерге заманда бар нәрсә акчага корылган, бөтен нәрсә акчага кайтып кала. Болай булса, безне алга таба нәрсә көтәдер – белмибез…

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии