Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЮЛЛАМА БИРӘЛӘРМЕ?

Казанда яшәүче абыем – гади пенсионер. Ул җиңелчә инсульт та кичерде, йөрәгенә операция дә ясатты. Эшләми торган пенсионер булгач, аңа тернәкләндерү үзәгенә, шифаханәгә юллама каралмаган. Ул гомер буе эшләгән кеше. Аларга да гариза язып чиратка басарга һәм юллама алырга мөмкин дип ишеткәнем бар иде. Бүген хезмәт ветераны булмаган гади пенсионерга түләүсез юллама алу мөмкинме?

Наилә ГАНИЕВА,

Чаллы шәһәре

Соравыгызны Казанның Совет районы социаль яклау бүлегенә юлладык. Анда безгә болай дип аңлаттылар:

– Гади пенсионерлар да бушлай шифаханәгә бара ала. Юллама пенсионер эшләмәгән очракта гына бирелә. Шул ук вакытта ул элек социаль ташламалар пакетыннан баш тартмаган, санаторийга барыр өчен матди компенсация алмаган булырга тиеш. Юлламаны календарь елында бер тапкыр алырга була. Әмма бу юллама бары тик медицина күрсәтүләре буенча, табиб күрсәтмәсе буенча гына бирелә. Ягъни пенсионер кулында табиб тарафыннан расланган №070/У– 04 белешмәсе булырга тиеш. Ул гражданинның яшәү урыны буенча поликлиникада терапевт тарафыннан бирелә. Аннары ул социаль яклау оешмасына барып, гариза язарга тиеш. Шуннан ул чиратка бастырыла. Бу турыда пенсионерга хәбәр итәргә тиешләр.

ИШЕТЕРГӘ ТЕЛӘМИЛӘР

Яшел Үзән районының Усаклык (Осиново) авылы уртасында киң кыя бар. Шунда балтырган котырып үсә. Аны юк итү турында уйлап та карамыйлар. Бу проблеманы авыл җитәкчесе Альберт Юнысовичка да җиткергән идем, тик «акча юк» дигән сүзләрдән кала, берни ишетелмәде. 2020нче елның декабрендә 17 кеше имзалаган документ та тапшырдык, аңа җавапны 5нче мартта гына алырга ирештек. Безнең җитәкчеләр халык гозерен тыңламый, аларны ишетми.

Исеме редакция өчен генә,

Яшел Үзән районы, Усаклык авылы

Сезнең соравыгызны авыл башлыгы Альберт Юныс улы Сәлимовка юллап, аңлатма алырга теләдек. Тик, ни кызганыч, ике атна дәвамында ул эш урынында булмады. Һәр шалтыраткан саен аның сәркатибе: «Ул юк. Ул районда», – ише кыска җөмләләр белән чикләнде. Аптырагач, минем кесә телефоны номерын да биреп калдырдым, «Альберт Юнысович ялгышып булса да эш урынына килсә, номерны бирегез әле», – дидем. «Яхшы», – дип язып алдылар, әмма җавап бирүче табылмады. Соңгы шалтыратканда: «Һаман шул балтырган турындамы инде сез?» – диде телефон артындагы тавыш, тик соравыма җавап булмады, «Альберт Юнысович биредә түгел, аның үз телефон номерын берәүгә дә бирмибез», – диде. Бу хәлләрдән соң, сорауны Яшел Үзән районы Башкарма комитетына юлладык. Анда безгә:

– Ул балтырган МТ3 тракторы белән июнь аенда ук чабылды, – диделәр.

ТАТАР – ЧЕГӘН СТАТУСЫНДА

«Безнең гәҗит»тә Әлмәт шәһәреннән Әзһәр Гатауллин язмалары басыла. Ул гел татарны хурлап, 50 елдан татар милләте бетәчәк, дип яза. Татар телен – урыс теле, ислам динен христиан дине йотачак дип тә өсти әле. Бу берәр җитәкче кешеме икән? Татар була торып, татар милләтен бетерү өстендә эшләүче кешегә охшаган. Хәер, бу сүзләрне бер Әлмәт кешесе генә әйтми. 10 ел элек Хәтер көненә барган идем. Ул чакта әле бу чара Ирек мәйданында уза иде. Безнең һәр адымыбызны бик зур машинага төялгән ОМОН хезмәткәрләре күзәтте. Шул вакытта ук Әзһәр әфәнде әйткән сүзләрне кабатлаучылар табылган иде. Имеш, татар бетәчәк, Хәтер көне сакланып калмаячак. Урыс татар халкын үз канаты астына алган, янәсе. Юк, җәмәгать, алар бездән кол ясады. Татарны бернинди статуссыз калдырды. Татарлар ни өчен «без дәүләт төзүче халык» дип үзләренең Конституцияләрен торгызмыйлар соң? Чөнки безнең депутатларыбыз, җитәкчеләребез шушы Мәскәү шовинистлары белән килешәләр дә, татарлар халкын алдыйлар. Башка илләрдә гаделлек, дөреслек дигән нәрсә хөкем сөрә. Сугыш вакытында татарга аеру юк иде бит, бөтен халык шушы җир өчен сугышты, тырышты. Хәзер оят та, иман да юк. Менә Республика көне узды, ләкин, ни кызганыч, безнең җитәкчеләр халык алдына чыгып, хәзерге хәлне аңлатмадылар. Оят булды, чөнки татарлар күптән чегән статусында. Әгәр дә алга таба сайлауларда «Бердәм Русия» партиясе җиңсә, җитәкчеләрнең кайберләрен алыштырмасалар, татарлар арасында Әзһәр әфәнде кебек кешеләр артачак кына.

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе районы

ҮРНӘК МӘКТӘП

«Безнең гәҗит»нең 33нче санында (25нче август, 2021нче ел) «Актанышта «Адымнар» мәктәбе ачылды» исемле гаять эчтәлекле язма басылып чыкты. Мәскәү түрәләренең татар теленә мөнәсәбәтен яхшы беләбез. Район башлыгы Энгель әфәнде Фәттаховның Актанышта, татар авылында дәрәҗәле мәктәп ачуы игътибарга лаек. Халык аның бу башлангычын хуплап каршы алды. Республикабызның башка район башлыклары да бу күркәм гамәлне хуплар дип уйлыйм. Үзләрендә дә шундый уку йортын ачуны көн тәртибенә куярлар дип ышанасы килә. Апас районы – Актаныш районы кебек татарлар күпләп яшәгән төбәк. Район хакимият башлыгы Равил Хисаметдинов та бу районнан үрнәк алыр дигән өметтә калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА– ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

90 ЕЛЛЫК ТАРИХЫ БАР

Быел «Татэнерго» оешмасы 90 еллык юбилеен бәйрәм итте. Һәр бәйрәм саен зур чаралар үткәрәләр, әмма бу зур вакыйга турында бер хәбәр дә булмады. «Безнең гәҗит»не укучылар арасында бу оешмада эшләүчеләр табылыр дигән теләктә шалтыратуым. «Татаэнерго» министры Раузил Хазиев бәйрәм уңаеннан безгә зур бүләкләр җибәргән, шуның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мин тумышым белән Урыссу ягыннан. Монда «Татэнерго» 1942нче елда ук төзелә башлаган. Сугыш елларында да монда халыкны эшкә чакыра торган булганнар, дип искә алалар. Җитәкчеләргә безне онытмаган һәм ветераннарны хөрмәт иткәннәре өчен рәхмәт. Чаллының шушы энергия системасында 1970нче елдан бирле эшләдем, лаеклы ялга чыктым. Димәк, кешегә җылылык таратуда минем дә өлешем бар.

Рәйсә ЛОКМАНОВА,

Чаллы шәһәре

АКЧАСЫН КАЙТАРМЫЙЛАР

Безнең гәҗитнең кайсыдыр санында бу соравыма җавап та бар иде инде, ләкин хәтерләмим. Дүрт көн элек кибеттән кызыма дип куртка сатып алдым. Кайткач киеп карады – яратмады. Икенче көнне үк илтеп бирдем, әмма акчасын бирмәделәр, көтәргә кирәк, диләр. Бу законда шулай дип язылганмы?

Әлфия ШАКИРОВА,

Казан шәһәре

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Марсель Шаһидуллин аңлатуынча, бу – законлы гамәл. «Кулланучылар хокуклары турында»гы канунның 22нче маддәсе нигезендә акчаны көнендә генә түгел, 10 көн эчендә кайтарырга тиешләр.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии