Балаңны мәктәпкә озату – борчумы шатлыкмы?

Балаңны мәктәпкә озату – борчумы шатлыкмы?

Әти-әниләрне бераз куркытып, югары сыйныф укучыларын борчып, түбән сыйныфлардагыларны шатландырып, беренче сентябрь узып та китте. Ул узды, ә бу көн ата-аналарның хәтерендә озак сакланыр әле. Балаңны мәктәпкә озатуның да үз күңеллелекләре һәм мәшәкатьләре бар бит. Алар хакында без дә сораштык.

Гөлназ СӘФӘРОВА, «Татар радиосы» алып баручысы: «Улыбызга уку кирәк-яракларын 31нче августта гына алдык»

Изображение удалено.– Улыбыз Айдан быел беренче сыйныфка укырга керде. Башка әти-әниләр белән аралашасың, алар: «Без борчылып, өч көн йокламадык», – диләр. Миндә андый каушау хисләре булмады, баламның беренче сыйныфка укырга баруын нормаль һәм гадәти хәл буларак кабул иттем. Кешеләр җәй буе мәктәп кирәк-яраклары җыйды, күршеләр кызларына июньдә үк түфлиләр алып куйдык дигәннәр иде, ә без бу әйберләрне 31нче августта кич белән генә йөгерә-йөгерә барып алдык. Һәммәсенә җитештек. Без, бәлкем, «соңга калып кына кымшанучы» әти-әниләрдер, ләкин, аңа да карамастан, баланың мәктәп линейкасына барганда ботинкасы да, киемнәре дә, пеналлары да – барысы да бар иде. Әти әниләргә аның кадәр ах-ух килергә кирәкмәстер, дип уйлыйм мин. Чөнки ул каушау соңыннан балаларга да күчә.

Беренче сентябрьдә бәйрәм вакытында да кайбер балалар елады. Безнең Айдар исә борчылып та карамады. Әлбәттә, аның бу көнне куаныч, шатлык хисе булды. Бала өчен тормышның яңа этабы башлана бит. Ләкин артык каушамады. Безнең әтиебез, ягъни ирем бик тыныч холыклы, акыллы кеше шул. Мәсәлән мин бик хисле кеше, Айдан да холкы буенча миңа охшаган. Күп әйберне йөрәгенә якын кабул итә, елап, кычкырып җибәрергә мөмкин. Әтисе беренче сентябрьдә икебезне дә тынычландырып торды: «Әйберләрегез онытылып калмасын, моны алдыгызмы, тегене калдырмадыгызмы», – дип, һәр нәрсәне контрольдә тотты.

Улыбызны татар-инглиз гимназиясенә бирдек. Бу гимназиягә укырга керү авыррак, хәтта урыс теллеләр дә монда эләгергә тели. Айдан коммерцияле сыйныфта белем алачак, ягъни бераз түләп укытачакбыз. Ни өчен түлибез, чөнки балага өстәмә рәвештә тагын 4 фән укытачаклар: инглиз, рус теле, җәмгыять белеме, математика.

Изображение удалено.Эльвира ЙОСЫПОВА, Чаллы шәһәре, пешекче: «Мәктәпкә киткән улыма карагач, күңелем тулып елыйсыларым килә»

– Бик көтеп алган, бердәнбер улыбыз быел беренче сыйныфка укырга керде. Әле бу бәйрәм җиткәнче берничә көн алдан ук, үземчә аңлатам моңа: «Мәктәптә тегене эшлиләр, моны, чәчәкләрне укытучы апага бирәләр», – дим. Мин сөйләгәннәрне бик исе китеп тыңламагач, артык борчылмыйдыр, дигән идем. 1нче сентябрь җитте дә, иртүк сорау бирә: «Әнием, анда бөтен кеше дә минем кебек берни белмиме? Чәчәкне укытучы апага биргәндә берәр сүз әйтергә кирәкме? Мин куркам», – ди башлады. Мәктәп янына җиткәч тә, туктап, сорау бирә: «Син минем курыкканны сизәсеңме ул?». Болай карап торганда сизелми иде, эчтән калтыр-колтыр килеп барган икән бу. Укырга теләге бар үзенең: балалар бакчасыннан китеп, мәктәпкә йөри башлавына куана. Аеруча костюм кигәненә сөенә. «Мин балларда принцесса белән бии торган егетләр кебек моны кигәч», – дигән була.

Аны мәктәпкә киендереп озатканда елыйсылар килә. Күңел тула, нигә алай икәнен үзем дә белмим. Синең кайчандыр бәләкәй генә булып йөргән балаң белем алырга бара бит. Имеш үскән, имеш олы кеше. Борчылам да бераз. Ул бик шук. Үзен урамдагы кебек хис итәр дә, гел кычкырып, шаярып утырыр, укытучы апасын тыңламас микән инде, дим. Тәртипсезләнеп, кеше көлдереп йөрмәсә ярар иде.

Улымны Чаллыдагы 41нче мәктәпкә бирдем. Яңа мәктәп әле ул. Рус мәктәбе булса да, татар сыйныфына бирдем. Махсус шулай эшләдем, без бит татарлар, балаларыбыз телне онытмасын инде, болай да кыланып урысча сөйләшергә генә торалар.

Укытучысы да татар теле укытучысы. Ул балалар белән беренче көннән үк татарча сөйләшә башлады. Сыйныфларында урыс балалары да бар, андыйлар да аңласын өчен башта татарча әйтә, соңыннан шуны ук русча кабатлый.

Мәктәп тормышы бер дә үзгәрмәгән – без укыган вакытта нинди иде, шул ук. Бер генә аерма бар – хәзер балаларын ата-ана бик купшы киендерә, иң матуры, иң әйбәте булсын ди, бөтенесе дә бай балалары кебек. Гадилек дигән әйбер юк, «шикарно» киенгәннәр. Безнең заманда әнинең акчасы нәрсәгә җитә – шуны ала, әле ул кием дә «тагын өч ел шушыны киеп йөрисең булачак» дип, берничә размерга зуррак итеп сайлап алына иде.

Балаңны укырга кертү җиңел әйбер түгел икән. Бер зур эш кебек куркытып тора, куллар калтырый хәтта. Син мәктәпне укып бетердең, ничә ел үтте, хәзер кире мәктәпкә барасың кебек. Янә сумка тутырасың, бөтен дәфтәрләрне җыясың. Дәресләрен ничек хәзерләтәсе булыр инде, дип тә уйлыйм. Әтисе кызып китеп ачуланып ташламасын да, гайрәте чикмәсен иде, дип куркам. Бөтен әйберне җиңелрәк, күңеллерәк итеп аңлатам. Мәктәптән күңеле кайтмасын баланың.

Изображение удалено.Ришат ШАКИРОВ, Кукмара районы прокуроры: «Без кечкенә вакытта әниләр белем көненә урам бетереп чәчәк эзли иде»

– Төпчек кызыбыз быел 2нче сыйныфка күчте. Август башыннан бирле көтте инде ул беренче сентябрьне. Уку кирәк-яраклары алуны да ашыктырды: «Кайчан барабыз инде кибеткә, кайчан әйберләр алабыз инде» – дип, әллә кайчан ук сөйли башлаган иде. Әйберләр алгач, сумкаларын тутырып куйды, август ахырында бөтенләй сабырсызланды – «Беренче сентябрь кайчан җитә инде?!» – ди. Шулай зарыгып көтеп алдык быел Белем бәйрәмен. Бәйрәм көнне бөтен кешедән дә иртәрәк торды һәм шат кәеф белән йөрде. Әлбәттә, тизрәк укыйсы килгәнгә түгел, дусларын, укытучыларын күрү өчен көткәндер беренче сентябрьне.

Линейкага барган вакытта төпчек кызыбыздан очраклы рәвештә генә сорадык: «Ни өчен балалар укытучыларга чәчәк бирәләр?» – дибез. «Бу көн алар өчен бәйрәм дип уйласыннар өчен», – ди. Хатыным белән бер-беребезгә карап елмаешып куйдык. Элегрәк шундый шаярту бар иде бит – укытучыны белем көне белән котлау – атны басу сөрергә чыгуы белән котлау кебек ул дип. Укытучыларның эше чынлап та җиңел түгел, аларга яңа уку елында уңышлар телим!

Өлкән кызыбыз Казанда укый, 8нче сыйныфка күчте. Балаларыма карагач, үземнең дә укучы булган вакытларымны искә алдым әле. Матур итеп киендерәләр, кулга тоттырылган чәчәкләрне хәтерлим. Ул вакытта әле чәчәкләрне сатып алмый идек, кибеттә гомумән юк алар. Букетларны шәхси йорты белән яшәүчеләрнең бакчаларыннан сорап җыеп алыш. Без шәхси йортыбыз белән яшәмәдек, күп фатирлы йортта тордык. 31нче август көнне бөтен урам чәчәк эзләп йөри иде, хәтта бер елны мондый хәл булды. Беренче сентябрь көнне әни чәчәк сорарга дип барган – ул килгәнче миңа дигән чәчәкләрне кемдер өзеп киткән. Моны белгәч, күңелем төшеп елаган идем. Соңыннан әниләр башка җирдән таптылар, барыбер чәчәк белән киттем. Бу минем хәтердә нык калган. Минем дә август аенда ук укырга барасы килә башлый иде. Ләкин укый башлагач, бер атна эчендә җилгә очкандай таралып бетә бу омтылышлар. Ел башында яңа китаплар бирәләр бит, аларны алу, тышлыклар кигерү кебек вакыйгалары өчен көткәнмендер, күрәсең. Аның шунысы бик кызыклы була иде.

Гомумән, беренче сентябрьне яратам мин. Нәрсәсе белән ошый – хәзер күп ата-ананың баласы белән озаклап бергә булырга, сөйләшергә вакыты юк кебек. Каядыр ашыгабыз, телефоннан чыгып булмый. Балалар үзләре дә компьютердан ерак китми. Ә беренче сентябрь мәшәкатьләре әти-әни белән балаларны берләштерә гаилә кыйммәтләрен исләренә төшерә. Уку кирәк-яраклары сатып алырга бару да – үзе бер бәйрәм кебек.

Изображение удалено.Гөлназ ФӘЙЗРАХМАНОВА, «Болгар радиосы» алып баручысы: «Кызыбызның тик кенә утыра алмавын нишләтергә?»

– Сентябрьне дулкынланып көтәм, хәтта отпускымның икенче яртысын да шушы вакытка туры китереп алдым. Беренчедән, кызыбыз Сәлимә беренче сыйныфка бара, аннан соң улыбыз Сәет тә сеңлесе укыячак мәктәпкә күчә. Бөтен әйберләр дә алынган, китап тышлыклары гына юк – аларын китаплар бирелгәч кенә тәмләп алабыз. Гомумән, канцтоварлар карауны, аларны алуны яратам мин. Кечкенә вакытымнан килгән бер чир ул минем. Каләмнәр, пеналлар, дәфтәрләр сатылган җирдән чыга алмыйча интегәм. Бигрәк матур итеп эшлиләр бит аларны хәзер.

Икенче бала белән мәктәпкә әзерләнү психологик яктан күпкә җиңелрәк булды. Беренче бала белән һәр нәрсәгә бик җаваплы карыйсың. Әйтерсең үзең мәктәпкә барасың. Дәресләр әзерләгән вакытында да моны зур эшкә санап, әтиләре белән икәүләшеп утырып булыша идек. Ләкин болай эшләү ярамый икән, бу баладагы мөстәкыйльлекне бетерә торган әйбер. Кызыбыз белән шушы ук тырмага басмаска тырышабыз. Баланың үзенә күбрәк мөмкинлек калдырырга кирәк – үз хаталарын үзе төзәтеп эшләсен.

3нче сентябрь беренче уку көне булды бит. Кайттык. Сәлимә дәфтәрләрен өстәлгә чәчеп калдырган. «Кызым, болай ярамый. Син кыз кеше бит, китап-дәфтәрләр болай чәчелеп ятарга тиеш түгел», – дип, ипләп кенә аңлаттым. Үзе җыеп куйды. Сәет белән күпкә җиңелрәк хәзер – ул инде дәресләрен үзе карый, «Онытмадыңмы?» – дип, исенә генә төшергәлим.

Сәлимә бик көтте беренче сентябрьне. Киемнәр алганда да һәрберсен игътибар белән карап, хәтта бантикларының бизәкләренә кадәр тәфсилләп сайлады. Әле мәктәпнең ни икәнен аңлап бетерми. Беренче сентябрьгә барганда сумкасына яраткан китабы – «Могҗизалар илендә Алиса»ны тыгып маташа. Вакытым булганда укыйм, ди.

Бик тиктормас кыз ул безнең. Холкы миңа охшаган – энергиясе күп. Андый балаларга, әлбәттә, мәктәптә авыррак. Мин үзем дә бишенче сыйныфка күчкән вакытта сыйныф җитәкчем: «Сыйныфларында 32 бала, башкалар әйбәт, бер Гөлназ бар инде, аны нишләтерсез…» – дигән булган. Бу уңайдан кызым белән сөйләшүләрне күптән алып барам. «Кызым, 35 минут түзәргә кирәк булыр. Аңлыйм, бик авыр: торасы, чабасы, сикерәсе, боргаланасы килә. Шулай да, син түз инде. Тәнәфестә рәхәтләнеп чабарсың», – дим. Билгеле, туктатырлар, «чапма», дип орышырлар инде аны – бездә шундый тәртип бит. Мин тәнәфестә чабарга ярамаганны дөрес дип санамыйм. Чөнки балалар төрле, аларның әле ияләшү чоры булып ала. Кечкенәләрнең бигрәк тә. Шуңа хәзер укытучылары кайчан: «Кызыгыз бик акыллы, бик тиз өйрәнә, әмма тик утырып тора белми», – дип, зарлана башлар инде, дип көтәм.

Айгөл ЗАКИРОВА сораштырды

Комментарии