Әйтер сүзем бар

Яшьлек, Гомерең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела… дип язган мәшһүр шагыйребез.

Чыннан да, яшьлек кеше тормышының иң гүзәл, иң сокландыргыч чагы. Ул сиздермичә үтеп китә. Ә бит безнең киләчәк нәкъ менә яшьлектә кылган гамәл, ниятләр белән турыдан-туры бәйле. Яшьлектә үз язмышыбызның генераль планын корабыз. Аның уңышлы булу-булмавын аңламыйча… Хәер, әгәр һәркем үз тормышын күзаллап, кирәгенчә генә аңа бара алса, ул чагында һәммәбез дә бәхетле гомер кичерер идек. Юк шул, гомер без теләгәнчә генә узмый.

Әле кичә генә мәктәп эскәмиясеннән күтәрелгән егет-кызлар да кайсы юлдан китәргә, кем булырга дигән мәңгелек сораулардан читтә кала алмый торгандыр.

Тормыш кайчакта үзе үк төрле максат куя. Күпмедер вакыт син көчеңне кызганмыйча эшләп, бер өлкәдә хезмәтең белән таныласың. Әмма язмышның сине тагын башка өлкәдә дә сынап карыйсы килгән икән. Монда ничек булдырырсың янәсе…

Менә миңа да озак еллар телевидениесендә диктор, алып баручы булып эшләп, мактаулы исемнәргә лаек булганнан соң, аннан китеп, укытучылык эше белән шөгыльләнергә насыйп булды. Хәзер дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Сәхнә теле” фәнен укытам. Ләкин бу хезмәтемә капыл гына килмәдем. Шулай ук әлеге күчеш җиңел булды дип тә әйтә алмыйм. Үземнең яшьлек елларыма әйләнеп кайтыйм әле.

Хыялланып, артист булам дип, Казан театр училищесына укырга кердем. Әмма язмыш мине театрга түгел, телевидениегә алып килде. Шул чакта ук сәхнә теле укытучысы, легендар Асия Хәсән кызы Хайруллина мине үзенең ассистенты итеп училищега укытырга чакырды. Әлбәттә, яшь кеше өчен бу зур җаваплылык. Укытучыма хөрмәтем зур булганга һәм сәхнә теле фәне күңелемдә ныклы урын алганга, ризалык бирдем. Нинди зур бәхет! Укытучы күпмедер укучылары арасыннан сине сайлап алсын әле! Ә без Асия апаның беренче укучылары идек.

Һәм, шулай итеп, диктор булып эшләвемне сәхнә телен укыту белән бергә алып бара башладым. Бу 70нче еллар иде. Үзем дә студентлардан берничә яшькә генә аерылып торам. Иң беренче мин укыта башлаган курс укучылары, хәзер инде театр сәнгатенең мөхтәрәм шәхесләре: Алсу Гайнуллина, Рузия Мотыйгуллина, Зөлфия Зарипова, Фирая Әкбәрова, Люция Хәмитова һәм башкалар. Үз хезмәтең нәтиҗәсен күрү – ул бик зур бәхет. Ә укытучы хезмәте мондый шатлыклы мизгелләрне аз бүләк итми. Шулай итеп, бүген дә үз укучыларым белән “яшьлек дулкынында” яшим.

Сүземне яшьлек, яшьләр сүзе белән башлап җибәргән идем бит. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: киләчәк һөнәрегезне сайлауга җитди килегез, кат-кат уйлагыз. Соңыннан үкенергә туры килмәсен. Әгәр инде үзегездә иҗади сәләт сизсәгез, аны үстерү, арттыру юлларын эзләгез.

Менә безнең уку йортына иҗади сәләтләрен профессиягә әйләндерү өчен яшьләр күп килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты моннан 40 ел элек Ленинград югары уку йорты филиалы булып китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать коллективлары өчен режиссерлыкка укыту белән үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Бүген инде ул күптармаклы, дистәләрчә профессияләргә ия кадрлар әзерләүдә республикабызда гына түгел, ә регионнарында да мактаулы уку йорты булып танылды.

– 2009 елда ирешкән иң зур уңышыбыз – университет исемен йөртүебезне дәлилләп, аклап кала алуыбыз, – дип сүзен башлый иҗат һәм тәрбия эшләре буенча проректор, профессор Наил Самат улы Сафиуллин. – Гомумән, бу безнең 40 еллык эшләвебез дәверендә яуланган зур уңышыбыз һәм шатлыгыбыз. Ә бит Русия күләмендә үткәрелгән югары уку йортлары эшчәнлеген тикшерүдә күп кенә университетлар үз статусын саклап кала алмады. Әлбәттә, безнең имтиханны уңышлы тота алуыбызда ректорыбыз, тарих фәннәре докторы, профессор Ривкать Рәшид улы Йосыповның өлеше зур. Заман таләбен сизгер сиземләүче җитәкче ул. Нәкъ менә Ривкать Йосыпов җитәкчелек итә башлагач, фәнни хезмәткә тартылу, диссертацияләр яклау, фәнни исемнәр бирелү киң колач алды. Өч аспирантура эшли. Педагоглар фәнни конференцияләрдә теләп һәм актив катнаша. Методик материаллар языла. 40 еллыкка багышлап, быел 11-12 ноябрьдә Халыкара фәнни-методик конференция уздырылачак. Аңа чит илләрдән, БДБ илләреннән күп кунак көтелә. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында университетның зур иҗади концерты узачак. Безнең студентлар республика күләмендә үткәрелгән бер генә вакыйгадан да читтә калмый. Әле күптән түгел Нурлат шәһәре һәм районы халкының 100 еллык бәйрәмен үткәрүдә катнаштык…

Наил Сафиуллин илһамланып, югары уку йортының уңышларын искә алганда, мин проректорның артык зур булмаган бүлмәсен күзәтәм. Стенага, аның сүзләрен раслагандай, дистәләрчә Рәхмәт хаты, дипломнар, тагын да төрле Мактау кәгазьләре тезелеп киткән. Әнә Казанның меңьеллыгын билгеләп үткәндә актив катнашканны хәтерләтүче язма, монысында – Казанда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда зур хезмәт күрсәтү бәяләнә. Менә Мэрия тәбрикләве, “Бердәм Русия” котлавы, буенча университетның “Энтузиастлар бульвары” командасының “Татарстан лигасы” ярышларында Гран-при һәм беренче урыннарын раслаучы дипломнар… Кыскасы, югары уку йорты иҗади уңышлары, казанышлары белән масаеп, үз эченә генә бикләнеп яшәми, мәркәзебез Казан, республикабызның район, шәһәр тамашачыларына да үз иҗатын җиткерә.

Нинди генә һөнәргә ия булмыйлар биредә укучы яшьләр. Җырчы, экскурсовод, артисты, продюсер, кино эше белгече, телевидение режиссеры, тавыш режиссеры дисеңме, режиссер-педагог, оештыручымы – теләгәнеңне сайлап алырга була. Үзем укыта торган театр институтына да тукталып үтәсем килә.

Аны профессор, Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Исмәгыйль кызы Садриева җитәкли. Бер яктан – кырыс, туры фикерле, сүзен ярып әйтә белүче, икенче яктан эчкерсез, ярдәмчел, нечкә сиземләүче бу ханым һәр укучының, укытучының тормышын, эчке дөньясын яхшы белә. Наил Самат улы Сафиуллин белән бергә югары уку йортының беренче елларыннан алып укыта алар. Наил Сафиуллин – шушы уку йорты шәкерте. Югарыда телгә алынган Асия Хәйруллина аны үзенә алмашка сәхнә теле укытучысы итеп тәрбияләгән. Ә Фирдания Исмәгыйль кызы университетка урау юллар аша килә. Башта театр училищесын тәмамлый, театрда эшләп ала. Аннан Ленинград театр, кино институтында укый. Бүген алар университетта сәхнә теле фәнен укытучы шөһрәтле белгечләр. Аларның шәкертләрен Татарстанда гына түгел, яшәгән һәр төбәктә очратырга була.

Институтның иң озын гомерле кафедрасы “Театр иҗаты” исемен йөртә. Институт үзе дә шушы кафедрадан үсеп чыккан. Заманалар үзгәреп торуга карамастан, кафедра үз актуальлеген югалтмый. Исемнәре татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә эре хәрефләр белән язылырлык күп дистә сәнгатькәрләр тәрбияләп чыгарды ул.

Кафедра мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марсель Салих улы Мөбарәков эчке бер җылылык белән кайберләрен генә саный: “Татарстан язучылар берлеген җитәкләүче, язучы Илфак Ибраһимов, Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов, җырчы Фәтхетдинов – мактаулы шәкертебез, режиссура бүлеген тәмамлаганга күрә, сәхнә законнарын яхшы белә, концертларын сюжетлар белән баетып, театрлаштырып оештыра. Шуңа күрә концертлары да зур уңыш белән үтә”, – ди ул.

Кафедра өч төрле юнәлештә эшләүче режиссер кадрлары әзерли. Режиссер-педагоглар: аларның күбесе мәктәпләрдә, сәнгать үзәкләрендә, балалар, яшүсмерләр белән театр иҗатын үзләштерәләр, спектакльләр куялар.

Режиссер-оештыручыларга килгәндә, мәдәният һәм сәнгатьтә җитәкчелек эше белән шөгыльләнүчеләр арасында шушы уку йортын тәмамлаучылар еш очрый. Мәсәлән, Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Һади улы Мөбарәкшин.

Режиссер-куючылар исә, чын мәгънәсендә, профессиональ театр сәнгатендә артистлар, режиссерлар булып хезмәт итә.

Режиссерлык һөнәренә өйрәнү – гаҗәеп мавыктыргыч та, катлаулы да процесс. Ул студентны профессиональ әзерләү белән бергә интеллектуаль яктан да шәхес итеп формалаштыра. Моңа мисаллар күп: “Быел да режиссер булырга теләүче яшьләрне сайлаганда, иң беренче чиратта, акылына, фикер йөртә белүенә зур игътибар бирәчәкбез”, – ди Марсель Мөбарәков.

Университетта театрларга профессиональ кадрлар әзерләүче күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәев җитәкләгән “Актерлык һәм режиссерлык осталыгы” кафедрасы да бар. Әле менә күптән түгел генә Камал театрына ул укыткан бер төркем яшь көчләр килеп кушылды. Быел Татар яшьләр театрының баш режиссеры Ренат Әюпов курс җыячак. Моңарчы ул яшь артистларны уңышлы гына укытып чыгарган иде инде. Шулай итеп, театрларны кадрлар белән тәэмин итү, профессиональ актерлар әзерләү эзлекле һәм стабиль төстә бара.

Яшьләрне магнит сыман үзенә тартып торучы тагын бер кафедраны телгә алам. Ул – Русиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Салават Фәтхетдинов оештырган “Татар театры эстрадасы” кафедрасы. Чагыштырмача яшь кафедра. Әлегә дүрт кенә чыгарылыш ясады. Әмма укучылары сөючеләргә яхшы ук таныш булган кафедра. Аларның күбесе укыганда ук телевидение, эстрада сәхнәләренә күтәрелеп, төрле конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, җиңүче, лауреат исемнәрен яулый. Эстрада артистлары, җырчылар, нәфис сүз осталары, алып баручылар – нәкъ менә бу бүлектә әзерләнә. Салават Зәки улы үткәргән мастер-класслар, күзгә-күз карап сөйләшүләр яшьләр күңелендә мәңгегә калыр, дип уйлыйм. дәресләрен танылган җырчылар Римма Ибраһимова, Илсур Сафин, концертмейстер Кирам Сатиев алып бара. Сәхнә теле фәнен минем белән бергә педагогика фәннәре кандидаты Илсөяр Илдус кызы Шиһапова укыта. Университет классларында, коридорларда нинди генә күренекле шәхесләрне очратмыйсың: Нәҗибә Ихсанова, Наилә Гәрәева, Наил Дунаев, театр белгече, профессор Илтани Илялова, Качалов театры артистлары дисеңме, Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин һәм башкалар…

Алар бар да студентларга белем бирә, күпьеллык уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклаша. Бүлмәләрдә иҗади атмосфера, студентлар, укытучылар, онытылып, драма әсәрләре укый, этюдлар, өзекләр уйный, спектакльләр әзерли. Менә шулай итеп, 4-5 елга сузылган уку еллары үтеп тә китә. Сәнгать, мәдәният дөньясына киләчәккә омтылган матур хыяллар белән талантлы яшьләр килә. Ә университет, аның укытучылар коллективы дулкынланып, яңа яшь көчләр белән очрашуны көтеп кала… Тормыш, белем бирү дәвам итә.

Эльмира ХАММАТОВА.

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты.

Комментарии