ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛ»ЧЕ

ХӘРӘМЛӘШҮЧЕ «ХӘЛӘЛ»ЧЕ

«Безнең гәҗит» сайтында бер укучыбызның форумда язып калдырган сүзләре истә калган: « ризык гамбургердан сәламәтлеккә файдалыракмы? Бу нәрсә белән раслана? – ишерәк сораулар куйган иде ул. Төгәл сүзләрен хәтерләмим, әмма темасы шул. Әгәр син үзеңне мөселман дип атыйсың яки саныйсың икән, ризыгың һичшиксез булырга тиеш. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере һәм аны «файдалырак» яки «зыянлырак»ка бүлеп карау дөрес түгел. ризыкның ни дәрәҗәдә файдалырак булуын без тәгаен Кыямәт көнендә генә белә алабыз. Шуңа да, хәрәмнан тыелып, хәләлне кулланып яшәүне үтә файдалы дияр идем…

Әмма бүген «хәләл»не «Харам»нан аеру шактый авырлашты. Хәтта «Хәләл» тамгасы сугылган ит ризыклары хакында да шаулап алдылар. Янәсе, ике эре җитештерүченең продукциясеннән дуңгыз геннары тапканнар. Соңгы елларда иткә генетик анализ ясау модасы керде бит. Англиядә сыер фаршына ат ите кушылганы фаш ителде генә, инде Кытайда сарык ите урынына төлке, чәшке (норка), су күсесе ите сатып ятканнары мәгълүм булды. Мөгаен, шул шаукымга ияреп, кемнәрдер «хәләл» ризыклардан да дуңгыз гены табу хакында гайбәт таратканнардыр. Чөнки хәзер бу өлкәдә конкуренция шактый зурая, хәләл ризык җитештерү бизнесы көчәя бара. Хәләлне бит христианнарга да, яһүдләргә дә кулланырга ярый. Әле дини кешеләр җитештергән булгач, бу ризыкның сыйфаты да шик тудырмый. Шуңа да, хәләл ризык базары елдан-ел үсә, табыш күбәя. Ә табыш булган җирдә көрәш тә була, гайбәткә дә урын табыла.

Әнә бит, тикшерә торгач, хәләл ризыкларга ягылган яла ачыкланды. Бу җитештерүчеләрнең ризыгын Русия Мөфтиләр Шурасы каршында эшләп килүче «Хәләл» комитеты Русиядәге бер бәйсез лабораториядә тикшертә – дуңгыз ДНКсы табылмый. Хәтта, берләшкән Гарәп Әмирлекләренә – Дубайга ук алып барып тикшертәләр – ДНК юк. Бу хакта махсус документ та бар. Мин Мәскәүдә эшләп килүче «Хәләл» комитетының җитәкчесе Айдар әфәнде Газизов белән очрашып сөйләштем һәм чын «хәләл» сертификатына ия булган ит ризыкларының чынлап та гел тикшерелеп торуын аңладым.

– Әгәр без кемгәдер үз исемебездән хәләл ризык җитештерергә рөхсәт бирәбез икән, аның сыйфатын һәм хәләллегенең хаклыгын да даими тикшереп торырга тиешбез. Чөнки кулланучылар алдында да, Аллаһы Тәгалә каршында да җавапны безгә тотасы була, – ди ул.

– Әгәр шикле казылыкны чит илдәге лабораторияләргә кадәр алып барып тикшертәләр икән, мин мондый сертификат бирүчеләрдән шикләнмим. Ә бөтен «Хәләл» сертификаты бирүчеләр дә ышанычка лаекмы соң?

– Рәсми Диния Нәзарәтләренә караган комитетларга шик белдерердәй мәгълүматыбыз юк. Әмма кайчакта бу эш белән бернинди вәкаләте булмаган җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләр шөгыльләнә. Мондыйлар биргән сертификатка шикләнеп карау мөмкин, – дип Айдар әфәнде миңа бер дистәләп документлар сузды.

Бу кәгазьләр безнең элеккеге мөфтиебез Илдус Фәиз заманында берара Татарстан Диния Нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитетын җитәкләгән Динар Садыйков хакында булып чыкты. Ул инде күптән Татарстан «Хәләл» комитетын җитәкләми, аны Илдус Фәиз ничек итеп үзе билгеләгән булса, шулай ук алып та атты. Әле бер эшмәкәрдән «Хәләл» сертификаты өчен шактый күләмдә акча алган һәм аны кассага кертмәгән икән дигән сүзе дә йөрде. Анысы ни дәрәҗәдә хактыр, әмма бу кешене хокук сакчылары әле дә тикшерә дип беләм. Татарстан Диния нәзарәтендә дә моны расладылар.

Әмма бөкрене кабер генә төзәтә диләр бит әле, Динар әфәнде Садыйков мәсьәләсендә дә эшләр шулайрак тора бугай. Ул да бер кат закон бозуда гаепләнеп авызы пешкәч, тәүбә юлына басмаган, ә үзен Ислам Палатасының «Хәләл» өлкәсендә мәгълүмат вә тикшеренүләр үзәге хезмәткәре дип таныштыра башлый. Әле Ислам дөньясында билгеле оешма исеменнән төрле ит ризыклары җитештерүче ширкәтләргә үзебезнең Халыкара «Хәләл» стандартларына туры килгән сертификат тәкъдим итә. Динар Садыйков генераль директор буларак имзалаган хатның күчермәсе редакциядә дә бар. Бу хатында ул Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Сәүдә Палатасын да телгә ала. Аның белән дә элемтәсе бар икәнен күрсәтергә телидер мөгаен. Ләкин Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасындагы Русиянең даими вәкиле Олег Озеровка хат белән мөрәҗәгать итеп бу мәгълүматның ни дәрәҗәдә дөрес булуын сорый. Җавапта Ислам палатасының тикшерүләр вә мәгълүмат үзәге белән Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы арасында «Хәләл» өлкәсендә килешү юклыгы хәбәр ителә. Ягъни, безнең каһарманыбыз Динар әфәнде Садыйков язган хатлар тулысынча алдауга корылган булып чыга түгелме соң?! Ул бит ике дөньякүләм оешманың исемен файдалана, үзен Татарстандагы вәкил итеп танытырга тырыша. Ул язган хатларның бланкларында Ислам Палатасы логотибы тора, ә адрес Казанның Тукай урамындагы 82нче йортта күрсәтелгән.

Ислам Палатасының тикшерүләр вә мәгълүмат үзәге директоры доктор Фәхири Мәскәүгә килгәч, Айдар Газизов аңа Татарстандагы вәкилләрнең беркемне санга сукмавыннан зарланып ала. Әмма доктор Фәхири Татарстанда ул җитәкләгән оешманың вәкиле булмавын, ә Динар Садыйков дигән әфәндене белмәвен әйтә. Ягъни, бу кешенең гап-гади аферистлык юлына басучы икәнен фаш итә. Шуннан соң, күп тә үтми, икътисади журналларга интервью һәм рекламалар биреп йөргән якташыбыз тиз генә оешмасының исемен үзгәртергә мәҗбүр була. Чөнки «хәләл» сертификаты белән шөгыльләнүчеләр аннан зарланып хокук сакчыларына, Диния нәзарәтләренә мөрәҗәгать итәләр.

Белмим, Динар әфәнде Садыйковның иманы ни дәрәҗәдә ныктыр, әмма кылган гамәлләре ул биргән «хәләл» сертификатына ышанычны нык киметә. Ул үзен әле дөньякүләм билгеле Ислам оешмалары белән бәйләп, аларның вәкәләтле вәкиле итеп күрсәтергә тырышып йөри, әле Татарстан Диния Нәзарәтенең «Хәләл» комитеты җитәкчесе буларак конференцияләрдә катнаша.

Әйтик, ИТАР–ТАСС кебек дәрәҗәле мәгълүмат агентлыгының 2012нче елның 1нче февралендәге хәбәрендә бу бәндә Татарстан Диния нәзарәте вәкиле буларак күрсәтелә. Шунда ук тагын бар кызыклы персонажның исеме бар. Бусы «бик тырышып» «Хәләл» милли индустрия ассоциациясен җитәкләп маташучы Абдессәлам Рхазза дигән бәндә. Ләкин монысы да тагын шул ук «Остап Бендер оныгы»на охшап тора. Чөнки бу адәмне Воронеж өлкәсе хокук сакчылары аферистлык гамәлләре өчен эзли. Ул Н. Кириллова дигән ханымның 150 мең сум акчасын үзләштереп билгесез тарафка китеп бара. Әмма «Хәләл» индустриясе белән шөгыльләнә икән!

Миңа калса, Динар Садыйков һәм Абдессәләм Рхазза ише «хәләлчеләр» барында «харамчылар» кирәк тә түгел. Болар «Хәләл» сертификаты биргән ризыкларда елан ДНКсы табылса да аптырамамдыр…

***

Дөресен генә әйткәндә, Динар әфәнде Садыйков – әлеге дә баягы Илдус Фәиздән калган мирас. Ул Госман хәзрәт Исхакый чорында «Хәләл» комитетын оештырып, яхшы гына эшләтеп җибәргән Илнур Гайнуллинны эшеннән алып, теләсә нинди шикле бәндәләр җыеп ятты. Әле дә шулардан арынып бетеп булмый, гел зыян салып торалар.

Әмма инде эшләр җайга салыныр дип өметләнәбез. Чөнки яңа акрынлап дилбегәне үз кулына алыр кебек. Шулай ук ТР Диния Нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитетының хәзерге җитәкчесе Марат әфәнде Низамов та бу өлкәдә тәртип урнаштыру башланды дип саный. Ләкин әлегә һаман да шул ук Динар Садыйков аяк чала бугай. Хәзер инде ул ниндидер җаваплылыгы чикләнгән «хәләл» сертификатлар сатучы ширкәт төзегән. Мөгаен, ул биргән сертификат нигезендә бары тик «хәләллеге чикләнгән» ризык кына җитештерү мөмкиндер…

Кызык кына килеп чыга: Динар Садыйков та, Абдессәләм Рхазза да акча үзләштерүдә гаепләнәләр – икесен дә хокук сакчылары тикшерә башлый. Икесе дә мөселманнар мәнфәгатен бозып шикле эшләр белән шөгыльләнә, бер катнашлары булмаган оешмаларның исемнәрен, авторитетларын кулланалар – беркем тими.

Әгәр берәр хак мөселман кыек атласа да тотып ябып куярга гына торалар, ә сүз Исламга зыян салучылар хакында барса, хокук сакчыларының күзләре күрми, колаклары ишетми башлыймы? Бәлки, бу мәкаләдән соң Диния нәзарәте хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәр. Югыйсә, мөселманнардан «ваһһабчы», «сәләфит», «хисбуттәхрирче» эзлисе булса шунда ук барысын дәррәү кузгаталар бит. Әйдәгез, бераз мөселманнар мәнфәгатен дә яклатыгыз үзләреннән. Бәлки, алар эзләп табарлар, югыйсә мин бу шикле хәләл сатучы ширкәтне бөтен Казанны бетереп эзләсәм дә таба алмадым. Әллә инде качып йөриләр…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии