Карана вирус, карана...

Замана такмагы:

«Карана вирус, карана,

Тагын кемгә йогыйм, дип.

Битлек киеп куйдым,

Миннән читтә йөрсен, дип».

Иртән торып, радио ачсаң, коронавирус турында сөйлиләр. Халык шушы вируска карата инде мәзәкләр дә чыгара башлаган. Урамнан барам. Каршыга таныш кебек бер карчык килә. Кулында таяк. Бәрәч, бу да таякка калган икән, дип уйларга да өлгермәдем, килеп җитәргә ике метр кала, таягын миңа төбәде бу. Кулында перчатка, битендә маска. Баксаң, шул рәвешле вирустан саклана икән. Кешеләрне якын китерми, таягын күтәрә. Имеш, метр ярым читтә тора. «Бу маска кию үземә дә ошап китте әле. Салкынча, җилле көннәрне авызга җил керүдән саклый, – дип сөйли берәү. – Аннары хәзер бер эш кимеде, бизәнәсе юк. Борыннан ук маска киеп куям, пудра, иннек-кершән сөртәсе түгел, барыбер күренми. Әле күбесе танымыйча да үтеп китә».

Шушыңа охшаш чир 1970нче елларда чыккан иде. Анысы ящур дип аталган – хайваннар чире иде. Кешеләрнең үлүе хәтердә калмаган. Алай маска, перчатка кию дә кертелмәде. Тик һәр йортның кече капкасыннан кергәндә дүрт тактадан тартма формасында бер оя ясатып, аңа пычкы чүбе тутырып, ниндидер сыекча салып, һәр кергән кеше шушы тартмага басып үтә иде. Авыл халкы ул елларда гел бер-берсенә керешеп-йөрешеп яши иде бит. Кергәндә дә, чыкканда да шулай дезинфекция үтәсе. Еш кына салгалап йөрүче бер ир беркөнне өенә гадәттәгедән соңарып кайткан. Хатыны моңа ишек ачмаган, кайда эчеп йөрдең, шунда кун, дигән. Иртән торып сыер саварга дип чыкса, ир теге дезинфекция тартмасында бөгәрләнеп йоклап ята икән. Гәүдәгә дә кечерәк, арык кына ир иде ул. Бу инде көз айлары. Күрәмсең, организмы спиртланып беткән булгандыр, соңыннан салкын тиеп авырып та ятмаган тагын үзе.

Коронавируска кагылышлы хәлне тагын бер хатын сөйли: «Ирем белән икебез дә пенсиядә. Автобус йөрми башлагач, бакчаны да ташладык. Ирем машинаны оныкка биргән иде. Шәһәр кебек поселокта халыкка эш юк, ирләр иртән 10 тулуга чыгып китәләр дә, үзләре ише, бергә эшләгән яки күрше-тирә ирләре белән бераз тамак чылатып, аралашып гомер уздыралар. Кесә төбендәге вак-төяк акчаларны җыеп, бераз йоткаларга юнәтәләр. Ир алай исереп тә кайтмый, салмый калган көне дә юк. Өйдән маска киеп чыгып китә, кайтканда маскасы юк. Хатыны икенче көнне тагын кидереп чыгарып җибәрә, тагын ташлап кайта. «Соң, аны бит ике сәгатьтән ары кияргә ярамый. Шуңа салып ташлыйм», – дип җаваплый ир. Хатын ирне хәзер өйдән чыгармаска бер хәйлә уйлап таба. Бер бармагын кат-кат марля белән урап куя. «Менә бармак киселде, ярасы бик тирән, суга да тыгарга ярамый. Ашыйсың килсә, мин өйрәтеп торырмын, син пешерерсең», – ди. Безнең заман ирләре кухня тирәсендә чуалып күнекмәгән бит ул. Ашарга пешерү, ит турау, бәрәңге әрчү хәзер ир җилкәсендә. Үзе контролер булып, өйрәтеп кенә тора икән. Шулай да бер ярты алып кайтып, яшереп куям да, көн дә аз-азлап кына салып бирәм. Акча да янга кала, обедта ашар алдыннан гына бераз бирәм, – ди танышым. – Үзебез дә баргалый торган, үзләре бик еш килә торган танышларымнан да котылдым. Шалтыратсалар, «вирус» дип котылам», – ди танышым.

Берара 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгып йөрү тыелды бит. Маскасыз йөргән кешеләргә штраф та салгаладылар. Хәзер үзгәрде тәртипләр. Кая булса, кешеләр җыелган урынга кермәгәндә маскасыз йөрергә рөхсәт ителде. Соңгы вакытларда авыручылар саны да кими башлады. Җиңелчә авырып, үзләре дә вирус икәнен белми калган кешеләр дә бик күп икән. Шыпырт кына өйләрендә авырып уздыручылар да бар. Кемнең анализлар биреп, чирле исемен күтәрәсе килсен инде. Учетка алынган авырулардан 2-3 тапкыр артык икән бит бу чир.

Аллаһ ташламаса, аю ашамас дигән принципта яши халык. Вирус дип торып булмый, авыз ашарга сорый. Бала-чага да көн дә үз кирәген таптыра. Кая да булса җәмәгать урыннарына кермәгәндә урамда маскасыз йөрү тыелмый ахрысы. Үзем әлегә салмыйм әле масканы. Хәтта паркта йөргәндә дә киеп йөрим. Очраган кешеләр көлемсерәп узалар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии