«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Гәҗиткә яздырмыйлар

«Безнең гәҗит»не мин беренче чыга башлаган көненнән бирле яздырып укый идем. Бик кызыклы, программасы да карарга уңайлы, намаз вакытларын да язасыз, бөтен яңалыкны белеп торабыз. Менә әле күптән түгел генә икенче яртыеллыкка язылыйм дигән идем, хат ташучыбыз – Рәмзия: «Юк, яздырмыйм. Мин тиздән бу эштән китәм, мин киткәч кем китерә сезгә гәҗитне? Яздыра алмыйм», – диде. Хәзер нишләргә икән инде? Яраткан гәҗитсез каласы буламы?

Исемем редакция өчен генә,

Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Хат ташучыгыз үбелдеклеләнеп сезнең башыгызны бутаган. Ул эштән киткәч, почта системасы таркалыр, дип борчыладыр күрәсең. Меңләгән еллар яшәгән почта системасы бу гына түгел, аннан соң килгән почтальоннарыгыз эштән китсә дә, эшеннән туктамый ул, димәк гәҗит-журналларыгыз атнага бер бөтенесе бергә җыелып булса да, киләчәк дигән сүз. Менә шундый белер-белмәс сүз сөйләгән хат ташучылар аркасында татар матбугатының тиражы кими дә инде. Язылам дип торучыларны яздырмагач. Тукай районында да узган язылу чорында шундый бер башбаштаклык турында зарланганнар иде. Шөкер, андый үз эшен яратмаган һәм битараф хат ташучылар арабызда күп түгел. Һәм аларга хөрмәтебез дә зур.

Хөрмәтле укучыларыбыз, исегездә калдырыгыз – газетаны яздырып алырга телисез икән, сезнең аңа язылу хакыгыз һәрвакыт бар, һәм хат ташучыгыз булмаган очракта да, сезгә гәҗит-журналларыгызны башка почта бүлегеннән китерәчәкләр. Бу хакта тулырак без Минзәлә районы почта бүлеге җитәкчесе Венера Михаил кызы белән дә сөйләштек, аның шәрехләмәсен китерәбез:

– Мин ул хат ташучыбыз белән әле ике көн элек кенә сөйләшкән идем. «Хәзер ташламалы язылу чоры бара, бөтен кешене дә яздырыгыз», – дигәч, ул миңа: «Бөтен кешене гәҗитләргә яздырып барам», дигән иде. Ләкин мин бу хәлне ачыклармын. Әлегә мондый зарлар килгәне юк иде. Почтальон эшеннән китсә дә, проблема юк бит, почта үзе китереп бирә һәм бу бушлай хезмәт, аның өчен акча түлисе юк, – диде ул.

Ясагач, төзәтеп тор!

7-8 ел элек безнең йортның ишек алдын матур итеп эшләгәннәр иде, эзе дә калмады инде. Эскәмияләрен ватып бетерделәр – арткы яклары юк, һәрвакыт чәчәк утыртыла торган клумба бар, аларның да ташлары чәчелеп, таралып ята. Балалар мәйданчыгындагы атынгычларның күбесен ватып бетерделәр. Советлар Союзы вакытында да шулай иде, һаман шул хәл дәвам итә – бер төзеп куялар да, мәңгелек дип уйлыйлар. Аны карарга кирәктер инде, болай да өч йортка бер ишек алды бит ул.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Исән чакта кадерләмәделәр

Гәҗитебезнең 22нче апрель санында «Ветеранга бирелгән җир дә юк, өй дә» дигән язма чыккан иде. Айгөл Закирова Тукай районының Күгәш авылында яшәүче Вәсимә ханым Хәмидуллинаның башыннан кичкәннәрне язган. Безнең дә шуңа охшаш хәл булды – әтиебез биш ел сугышта йөреп кайткан, ә безнең бакчаны да сөрми торганнар иде. Үзенә тиешле фатирны да ала алмады, йорт та бирмәделәр. Ә иң рәнҗеткәне беләсезме нәрсә? Өеннән чыгып китеп, бер ай гына сугышта йөреп кайткан ветеран вафат булгач, Сабантуйда: «Авылыбызның соңгы ветераны вафат булды», – диделәр. Ә ул вакытта безнең әти исән иде әле! Әтиебезнең исеме Хәсән Хуҗин иде, «Дан» орденына кадәр алган кеше ул! Тик исән чагында бернинди почет та күрмәде!

Хатыйп ХУҖИН,

Тукай районы, Иске Гәрдәле авылы

Ничек җитешергә соң?

Смс-рөхсәт алып, ике мәртәбә дачага барып кайттык. Әгәр моны шулай атап булса… Шәһәр читендәге бакчаңа бару өчен ике сәгать вакыт рөхсәт итәләр. Тик безнең бакчабыз шәһәр читендә түгел, җәһәннәм тишегендә – 15-20 чакрым барырга гына кирәк, әле кайтуы бар шуның кадәр үк. Ике сәгатькә ничек сыешмак кирәк? Әле анда бот күтәреп ятарга бармыйсың, баргач эшләргә дә кирәк! Ике сәгатьтә анда көрәк тыгып та җитешеп булмый бит түтәлгә. Килү белән кире кайтып китсәң генә сыешасың… Президент бит бакчачыларны хупларга кирәк, дигән иде, бу дачага бару вакытын арттырып, 4-5 сәгатькә җиткерсеннәр иде инде! Бакчада эшли торган вакытлар җитте бит!

Рәшит МОТЫЙГУЛЛИН,

Түбән Кама шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии