«Безнең гәҗит» укучылары хыялымны тормышка ашырды!»

«Безнең гәҗит» укучылары хыялымны тормышка ашырды!»

Газетабызның быелгы 4нче санында «Аякларым йөрсә, бер дә утырмыйча, көннәр буе басып торыр идем» дигән язма чыккан иде ( Б.Г., 28нче гыйнвар, 2017). Бу язмада без Чүпрәле районының Шланга авылында яшәүче 20 яшьлек Раилә Сатдинованың туганда алган травмасы аркасында йөри алмый торган булып калуын яздык. Язма аша Раилә укучыларыбызга мөрәҗәгать белән чыккан иде: «Хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итүегезне сорыйм. Актив төрдәге коляска алсам, Казанга күчеп китәр, шунда үземә ошаган эш белән шөгыльләнер идем», – дигән иде ул.

Язма чыкканнан соң да, Раилә белән аралашып тордык. Һәм менә күптән түгел генә ул безне үзенең яңалыгы белән сөендерде: «Айгөл, исәнмесез, хәерле кич. Сезгә һәм сезнең редакциягезгә, укучыларыгызга бик зур рәхмәтемне белдерәм. Аллага шөкер, колясканы алдым!» – дип язды ул безгә. Без шалтыратканда да Раиләнең тавышында дулкынлану һәм әйтеп бетергесез шатлык хисләре сизелә иде:

– «Безнең гәҗит»тә язма чыкканнан соң, картага акчалар килә башлады. Төрле яклардан: Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Әлмәт яклары, Зәй районы, хәтта Мәскәүдән дә бар иде. Кемдер 2 мең, кемдер 500 сум җибәрде. Бер айдан артык вакыт эчендә кирәкле сумма җыелып та бетте. Апрельнең уртасында коляскага заказ бирдем, күптән түгел Владимир шәһәреннән кайтып та җитте ул. Бу – «активного типа» дигән коляска. Үзең йөртәсең, тик күпкә җиңелрәк. Әле утырып карамадым, коляскам Казанда, абыйда. Ул фотоларын гына җибәрде. Менә тиздән алып кайтырга тиеш инде. Бик сөендем, бик озак көткән идем бит мин аны! Хәзер иске коляскам таралып төшәрлек дәрәҗәдә, 6-7 ел бар аңа. Яңа коляскам зәвыклырак, заманчарак. Искесе авыру кешеләрнеке кебек иде, ә бу барыбер дә яшьләрчәрәк. Заказ биргәч, шатлыгымнан төн буе йоклый алмый яттым. Көн саен колясканың фотоларын карый идем. «Кайчан килә инде», – дип, әнинең башын катырып бетердем. Әгәр коляскам булса, тырнак ясау остасы булырга укыр идем, шәһәргә китәр идем, дидем. Бу планнарыма тугры калам. Яңа коляскамда йөрергә өйрәнәм дә, бераз кыюлык җыеп, калага күченермен. Хәзерге вакытта күршеләр дә бер-берсенең хәлен белми, ә миңа ярдәм иттеләр… Көтмәгән дә идем, аптыратты бу мине. Моңа кадәр ярдәм сорап кешегә мөрәҗәгать иткәнем булмады. Кемнәндер нидер сорау яхшы түгел дигән тойгы бар иде. Акчалар килә башлагач, мәрхәмәтле кешеләр бар икән дип сөенеп, гаҗәпкә дә калдым. Бу коляскага әни дә шатланды. Әнигә гел сөйли идем бит аның турында. Мин шатлангач, аның да күзләре бәхетле хәзер. «Кызым, хыялың тормышка ашты бит, киләчәктә бирешмәскә этәргечең бар!» – диде. Мин бик зур рәхмәтемне белдерәм. Һәр кешегә сәламәтлек телим. Битараф калмавыгыз өчен чиксез хөрмәтемне җиткерәм. Бу дөньяда сәламәтлектән дә мөһим әйбер юк. Моны миннән дә яхшырак белгән кеше аздыр. Бәхетле булыгыз!

Раиләнең хыялын тормышка ашыруда ярдәм кулын сузган мәрхәмәтле укучыларыбызга без дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең белән без генә түгел, ярдәмгә мохтаҗлар да көчле!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии