Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАРАБАШКА АВТОБУС ЙӨРМИ

Безнең Карабаш бистәсе шәһәр тибындагы дип атала, Әлмәт – Бөгелмә трассасы янында гына урнашкан. Халык күп яши. Шулай булуга да карамастан, бистәдән район үзәге – Бөгелмә шәһәренә бернинди җәмәгать транспорты йөрми. Анда бару хәзер бер җәфага әйләнде. Элек автобус маршруты бар иде. Соңгы вакытларда нигәдер бетерделәр, ул маршрутка билет сату кассасын да яптылар. Ә Әлмәт белән Бөгелмә арасында йөрүче автобуслар туктамый, халыкны утыртмыйлар. Бер көнне сәгать көндезге унберләрдә утырып китә алмыйча бик озак интектем. Җитмәсә, бистәдә хастаханә дә юк. Элеккегесен – ике катлы бинада эшләп килгәнен яптылар да, хәзер ул бина да буш тора. Ә без өлкәннәргә хастаханәгә еш барырга туры килә бит. Бөгелмә яки Әлмәт шәһәрендәгесенә барам дисәң, инде автобус та йөрми.

Җәмилә ЗИННӘТУЛЛИНА,

Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе

Укучыбыз соравын Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистә башлыгы Илдар Илгиз улы Җәләевкә юлладык. Ул исә, әлеге сорауга җавап итеп, «Бөгелмә АТП» җәмгыятеннән алынган хатны җибәрде. «Бөгелмә – Әлмәт һәм Әлмәт – Бөгелмә даими маршруты белән йөри торган автобуслар көн саен 06:30; 07:00; 09:30; 11:15; 13:00; 15:00 сәгатьләрдә Карабаш бистәсендә туктала. Карабаш – Бөгелмә маршруты бетерелү сәбәпле, бистәдә аерым касса хезмәте тотуның кирәге калмады. Кассир хезмәтен хәзер югарыда күрсәтелгән график нигезендә йөрүче автобусларның контролерлары үти», диелгән ул хатта.

БЕЗГӘ СУБСИДИЯ БИРМИЛӘР

Күрше авылларда тапшырылган һәр литр сөт өчен узган кварталга субсидия бирделәр. Ә без үзебезнең сөт җыючыдан сорагач, мин шәхси эшмәкәр (ИП), шуңа күрә субсидия бирелми, дип әйтте. Арча районындагы Сеҗе, Мөрәле, Ташкичү, Починок-Поник, Сикертән, Чума-елга авылларындагы халыктан җыя ул сөтне. Аның җавабына ачыклык кертеп булмасмы, дөрес әйтәме икән? Хөкүмәтнең фәрманы бар сөт җыючыга да кагылмыймы әллә?

Исемем редакция өчен генә,

Арча районыннан

– Сөт җыю белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр кооператив әгъзасы булып торса, аларга дәүләттән субсидия бирелергә мөмкин, – ди Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Мансур улы Гатиятов. – Дәүләт ул субсидияне, җыелган сөт күләменә карап, кооперативның үсеше өчен бирә. Ә кооператив җитәкчелеге, үз чиратында, дәүләт ярдәменең бер өлешен сөт тапшыручы халыкка өләшә. Шул рәвешле аларга ярдәм күрсәтелә. Бу очракта тәгаенләп шуны әйтә алам: санап кителгән авыллардан сөтне ике эшмәкәр җыя. Аның берсе кооператив әгъзасы булып тора. Дөрестән дә, кооперативларына бирелгән субсидияне өлешчә сөт тапшыручыларга тарата алар. Сөт җыю белән шөгыльләнүче икенче эшмәкәр кооперативка әле кереп кенә бара. Шунлыктан моңарчы аның субсидия алу мөмкинлеге булмады. Тиздән, кооператив әгъзасы булып беткәч, аның да халыкка субсидия тарату мөмкинлеге туар дип ышанып калабыз.

КУЗГАЛ, УЯН, ЛӘГЪНӘТ ИТЕЛГӘН ХАЛЫК!

Ишеттегезме әле, җәмәгать, Якутиядә бер эре җинаятьчене эләктергәннәр бит! Дәүләткә унҗиде мең сумлык зыян салган икән. Ничек, дисезме? Урманда ике чиләк җиләк җыйган булган. Ә аның өчен лицензиясе булмаган. Вәт, полиция эшли, яхшы гына штраф чәпәгәннәр аңа.

Шул ук вакытта Якутиядә 4,5 миллион гектар тайга урманнары янып көлгә әйләнде. Меңләгән төр хайваннар, җәнлекләр, кош-кортлар янды. Утны махсус төртеп яндырганнар, дигән сүзләр дә йөри бит. Урлаганны яшерү өчен инде билгеле. Ә андый янгынны сүндерү «икътисадый яктан файдалы түгел» икән. Губернаторлар, главалар шулай җавап бирделәр. Килеп җиттек, җәмәгать, упкын кырыена! Озакламый егылып төшәрбез инде. Бу бит «дебилизм» дип атала. Урлыйлар миллиардлап, әй, җәмәгать! Күзгә карап таркала бу җәмгыять. Кузгал, уян, ләгънәт ителгән коллар һәм ачлар дөньясы, дип җырларга да вакыт җитте ахрысы.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

ӘСМА АПАБЫЗ ВАФАТ БУЛДЫ

Сезгә шуны хәбәр итәсем килде. «Безнең гәҗит»не озак еллар дәвамында даими укып, анда үз фикерләрен дә язгалап, шигырьләрен җибәргәләп барган Әсма апа Ахунова вафат булды. Без күршеләр генә буларак яшәдек. Коронавирус белән чирләп, бер атна дигәндә китеп барды шул.

«Безнең гәҗит»не бик яратып укый иде. Соңыннан күрше-күләнгә сөйләп, барлык мәгълүматны җиткереп тора иде. Аңа карап, без дә языла башладык бу гәҗиткә һәм бер дә үкенмибез. Инде Әсма апабыз мәрхүм булганнан соң, коронавируска каршы прививка ясатырга булдык. Моңарчы каршы тора идек. Сез гәҗиттә язып чыкканча, ясатырга кирәк икән. Башкаларга да шуны киңәш итәбез.

Илгизә ҖИҺАНШИНА,

Әлмәт шәһәре

ТАТАР БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА...

Бер танышыбыз сабыен татар балалар бакчасына йөртә башлады. Берничә көн үткәннән соң, кызчык өйгә кайткач, папа, мама дигән сүзләрне әйтә башлаган. Танышыбыз әлеге хәлгә аптырап, бакчадагы тәрбияче белән сөйләшкән. Безнең бакчада берничә милләт балалары бар, алар үзара урыс телендә аралаша, дигән тәрбияче. Ә тәрбия эшләрен татар һәм урыс телендә алып барырга туры килә икән. Инде ни эшләргә белмәгәнлектән, танышыбыз баласын ул бакчага йөртми башлады.

Татар баласы туган телендә тәрбияләнү мөмкинлегенә ия булырга тиештер бит инде. Татарстанда татар телен саклау һәм гамәлгә ашыру комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов бу җитди мәсьәләгә игътибар итсен иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии