САБЫРЛЫК ҺӘМ ЯРАТУ…

САБЫРЛЫК ҺӘМ ЯРАТУ…

Туган ягыннан бәхет эзләп чыгып киткән Мәдәния апа, Свердлау шәһәрендә, районы егете Кашапка бер күрүдә гашыйк булып, тормыш корып җибәрәләр. Башкортстанда туып үскән кыз, районы Югары Тегермәнлек авылына килен булып килеп яши башлагач, күрше әбинең челтәрләп шәл бәйләвен күреп соклана. Бу якларда атаклы шәл бәйләү осталары яшәвен белми әле ул вакытта. Шул көннәрдән бик күп сулар аккан инде. Мәдәния кайнанасы Бибикамалдан өйрәнгән шөгылен бүген дә ташламый, кичләрен күрше-тирә белән җыелышып, матур итеп шәльяулыклар, йомшак бияләй, җылы кофталар бәйли. Күрше республикада гомер итүче әнисе Фәрдүнә ападан да Мәдәния бәйләгән шәльяулыкларны сораучылар күп икән.

…Мәдәния белән Кашапның уллары Илназ, кызлары Гөлчәчәк дөньяга аваз сала. Тормыш дигәнең гел ал да гөл генә бармый шул. Яшь гаиләгә дә шатлык-куанычлар, авыр мизгелләр чиратлашып килә. Тик тыныч, тигез тормыш насыйп булмый бу матур гаиләгә, гаилә башлыгы 39 яшендә йөрәк өянәгеннән якты дөнья белән хушлаша. Күп тә үтми, 9 яшендә, авыру кыз баласы да вафат була. Алга таба яшәргә, улын тәрбияләргә кайдан көч-куәт алып бетерде икән бу кечкенә генә буйлы ханым?

Мәдәния апа бүген «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приютында эшли. Гаиләдән аерылган, ата-ана назыннан мәхрүм булган балалар йомшак күңелле кешеләрне ерактан сизәләр, аларга елыша төшәләр бит. Тормышында күп югалту-табышлар кичергән Мәдәния ханымның улы буй җитеп, үз тормышы белән яши башлагач та ул үзенә «иптәшкә» Лилия белән Айнурны тәрбиягә алып кайта. Аларны күз яшьләре белән искә төшереп сөйли. «Ничек итеп ике балаңны аракыга алмаштырырга була, аларның нәкъ әни җылысына мохтаҗ вакытлары иде ул вакытта», – ди ул. Лилия – 6нчы сыйныфта укыса, Айнур әле мәктәпкә дә кермәгән була. Сабыйларны ай ярымнан туганнары эзләп табып, үз гаиләләренә алып китәләр. Айнур белән Лилия киткәч, Мәдәния апа Евгения белән Павелны тәрбиягә ала. Аларның әнисе Лиза ана хокукларыннан мәхрүм ителгән икән. Тәртипсез тормыш алып баручы бу хатынның вафатыннан соң, Мәдәния апа балаларга хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән акчаны банктагы счетка, киләчәктә кирәге чыгар әле дип җыеп бара. Евгения – 9 сыйныфны, ә Павел 7не тәмамлагач, балаларны туган апалары алып китә.

Бүген Мәдәния апаның өендә дүрт ир бала тәрбияләнә. Тәмле итеп пешерелгән камыр ризыклары арасында малайларның иң яратканы пицца икән. Җәйге каникулда малайлар йокылары туйганчы йоклап, рәхәтләнеп ял итәләр. Футбол уйнау, су коену, балык тоту өчен бүленгән вакыттан тыш, өйдә дә актив булышчы алар. Бергәләшеп җиләккә йөреп, кышка күп итеп кайнатмалар әзерләгәннәр. Өй артындагы зур бакчада да эшләүләре күңелле диләр. Гомумән, әлеге зур гаиләдә бер-береңне аңлау, хөрмәт итү күзгә бәрелеп тора.

Күп кенә парлы гаиләләрдә дә күрелмәгән соңгы техника, матур келәмнәр белән шыплап тулган мәһабәт зур өйгә, Казанда яшәүче Илназның өч яшьлек кызы Лилия, малайларны үз итеп, рәхәтләнеп, берүзенә дүрт абый булуына шатланып кунакка кайта икән.

Изображение удалено.

БЕРТУГАННАР, ЕЛТЫР КҮЗ ВАНЯ…

Ваня, әллә нинди серле эш башкарган кебек, күзләрен ялтыратып, борынын тарта-тарта серләште минем белән.

Кайчандыр әнисе белән бергә яшәгән көннәрне сагынып искә төшергәндә күзләренә яшьләр тулса, икенче мизгелдә Зюзина авылындагы яшәүче «бабуля»сы белән «бәлки, тиздән очрашырбыз» уе аны ялт-йолт каранып шатланырга мәҗбүр итте. Әнә бит узган ел дәдәе килеп, көннәрен дәү әнисе янында уздырганнар бит әле. Киләчәктә кем булырга, дигән сорауга аның ни өчен МЧС хезмәткәре буласы килү сәбәпләрен дә эзләп аптырыйсы булмады. Әлеге гаиләгә килгәнче, Ваня яшәгән «Акчарлак» приютындагы балаларны еш кына эзләү һәм коткару хезмәтенең җитәкчесе Эмиль Марс улы Фазлыев Казанга экскурсияләргә озата бара икән. Игелекле эш малайның аңына кереп калган, шуңа да ул үсеп буй җиткәч шул абыйсы кебек булырга тели. Үзенең өй тирәсендә бик кирәкле эшләрне: бәрәңге, көнбагыш кыздыра белүен, шәп итеп пилмән пешерә алуын сер итеп кенә сөйләп мактанып алды ул миңа. Бертуган абыйсы Мишаның артык сүзле булмавы, һаман саен өй арасында булган эшләрне башлап йөрүче итеп күрдем.

ЯРОСЛАВ

Ярославка Мәдәния апасы, иптәшләре янында үзен ятим итеп хис итмәсен, кимсенмәсен, гаилә җылылыгын тойсын диеп, күптән түгел генә мопед бүләк иткән. 11 сыйныфка баручы бу егет, истәлеккә фотога төшәргә җыенгач, юк, дип кырт кисте. Тормышында әлеге гаиләгә килеп эләгүен ул язмыш бүләге дип аңлый. Тыныч һәм рәхәт аңа монда. Мәктәптә өлгереше дә яхшы билгеләренә генә икән. Әмма киләчәктә нинди һөнәр иясе булуы гына билгесез әлегә.

«МАМА»

Зур гаиләдәге балаларның Мәдәния апага ничек эндәшүләрен сорагач, ул: «Апа дип дәшәләр», – дисә дә, татар телендә матур итеп сөйләшүче урыс малае Виталий: «Мама, мин 9да урамнан керәм яме», – диюенә авызымны ачып карап калдым. Шуны сиземләп хуҗабикә: «Әйтәм инде, «апа» дип әйтегез, сезнең бит әниләрегез бар, дип әйтәм», – ди. Вакытның инде тугыз туларга 17 минуты гына калса да, малай карап тикшереп торган кебек, өйгә вакытында кайтып керде.

«Акчарлак» яшүсмерләр һәм балалар приютында эшләгән Мәдәния апага Виталий, эш урынында вакытта: «Апа, мине үзегезгә алыгыз инде яшәргә», – дип ялынып, ялварып, гаиләгә үз теләге белән килеп керә. Виталийның әтисе вафатыннан соң бирелергә тиешле пенсиягә әле яңа гына документларны тапшырган Мәдәния апа.

Менә бит, аналы ятим малайлар Мәдәния ханымда әни сүзен әйтерлек күркәм сыйфатларны күрәләр икән, димәк малайлар дөрес тәрбия юлында. Без сөйләшкән арада гына да, әле берсенең аяк, әле икенчесенең өс киеме хакында сорауларына сабыр гына җавап биреп, хәлне үз җаена салып җибәрде хуҗабикә ханым. Кичләрен чәй өстәле артында еш кына малайлар белән хәтерләрендәге мизгелләрне, киләчәк көннәргә планнар корып сөйләшеп, уртаклашып утырабыз ди Мәдәния апа.

СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

(ФОТО Айгуль Камилевна )

Әлеге районда гаиләләренә тәрбиягә алынган 63 баланың яңа әти-әнисенә социаль яклау бүлеге һәрдаим ярдәм итеп, бәйрәм чаралары уздырып, үзләренә бер галәм булып яшиләр икән. Бүлек җитәкчесе Айгөл Камил кызы Вафинаның фикерләрен сезнең белән дә бүлешәм:

– Балаларга закон буенча хөкүмәтебездән тиешле ярдәмнән кала, район эшмәкәрләренең, учреждениеләрнең, хакимиятнең булышлыгы да зур. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 1нче гимназиядә уздырылган бәйрәм чарасында ярдәмгә мохтаҗ балаларга мәктәпкә бару өчен кирәк-яраклар бүләк ителде. Гаиләләргә тәрбиягә алынган балалар өчен махсус Яңа ел бәйрәме, Балаларны яклау көне уңаеннан Сабантуй, район үзәгендә ачылган футбол стадионында районыбыз волонтерлары белән флешмоб оештырдык. 30лап мәктәп яшендәге балалар һәм авыл мәктәпләрендә оештырылган волонтерлык оешмаларының җитәкчеләре катнашты әлеге чарада. Әле бу көннәрдә Яңа Арыш һәм Биектау авылы клубларында приютта тәрбияләнүче балалар белән берлектә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Җыелган җиде мең сумга якын акчаны «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында адреслы ярдәмгә тапшырдык. Республикабыздагы ял итү, реабилитацияләү үзәкләренә ятим яки тәрбиягә алынган, гаиләнең акча кереме яшәү минимумына җитмәүчеләргә, инвалид балаларга даими рәвештә тернәкләнергә, ял итәргә юлламалар биреп торабыз. Балаларны яклау декадасы уңаеннан «Теләк хаты» дип аталган тагын бер чараны телгә алмый уза алмыйм, ул район эшмәкәрләре ярдәме белән уздырылды. Коляскадагы инвалид 13 баланың уй хыялларын, теләкләрен олылар ярдәме белән хат юлларына салып, эшмәкәрләргә тапшырдык, бер бала да бүләксез калмады. Мөмкинлекләре чикләнгән сабыйларның исәнлекләрен ныгытырга ярдәм итәрлек бүләкләрне алучы районыбызның иң актив ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләренә: Зөлфия Бариева, Римма Мамакова, Флера Фәйзуллина, Әлфинур апа Шәмиевага, Руслан Дормидонтовка зур рәхмәтем әйтәсем килә һәм аларга исәнлек-саулык телим.

Ә Мәдәния ханым Заһидуллина белән мин яклау һәм саклау бүлегендә эшләгәннән бирле таныш инде. Йөрәкле, батыр, уңган ханым, балаларны кыерсытучыларга теше-тырнагы белән каршы чыга ала ул. Кемнәрдер бу заманда ятим балаларны үзләренең финанс яктан тормышларына ярдәм йөзеннән алсалар, Мәдәния ханымның балаларны чын йөрәктән олы тормыш юлына аяк бастырырга, киләчәктә югалып калмасыннар иде дип тәрбия кылуын без барыбыз да беләбез. Балаларга биргән дөрес тәрбия, картайган көннәрендә үзенә кадер хөрмәт булып кайтсын иде, – ди Айгөл Вафина.

МИНЕМ ТЕЛӘК

Кыска гына сөйләшүләрдән соң, балаларга никадәр генә рәхәт, җылы, тыныч булса да үз туган йортларын, йөрәк түрендәге хыялларында йөрткән аналары кочагына бер мизгелгә генә булса да кайтасы килүләрен йөрәк аша тоеп, акылымда аңларга тырыштым. Китәр вакыт җиткәч, арада иң елгыр, шук Ваня белән кул биреп саубуллаштык, икәүдән-икәү калып сөйләшкән арада бер-беребезгә дус булырга сүз бирешкән «почти братлар» идек бит инде без.

Әңгәмәбез ахырында, тәрбиягә бала аласы килүчеләргә ни дип әйтерсез икән, дигән соравыма Мәдәния апа: «Сабыр булсалар һәм балаларны яратсалар гына барсыннар иде бу адымга. Авылның Аръяк мәчете картларына аерым рәхмәт хисләре белән яшим әле бу көннәрдә. Ятимнәргә тәрбия кылучыларга Ураза вакытында җыелган акчалардан, сәдака итеп өлеш чыгарып, балаларга китерделәр, Алланың рәхмәте яусын иде аларга», – диде.

Дүрт ир баланы кочагына сыйдырып ана назы, хатын-кыз җылылыгы биргән Мәдәния ханыма кылган игелекле гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә исәнлек саулыгыннан, сабырлыгыннан аермасын иде дигән теләктә калам.

Нурзидә ГАЛИУЛЛИНА.
Казан-Балык Бистәсе-Югары Тегермәнлек-Казан.

Комментарии