«Бездә кешеләр генә түгел, сыерлар да зарланмый»

«Бездә кешеләр генә түгел, сыерлар да зарланмый»

Республиканың данлыклы Вахит колхозы ничек яши

Кукмара районының Вахитов исемендәге ширкәт фермалары без күреп ияләшкән фермаларга охшамаган. Монда нидер җитми. Борынны ярып керә торган әче ис җитми, сыерларның бертуктаусыз мөгрәгән тавышы, сыер савучыларның «хезмәт хакын ала алмый тилмерәбез» дип зарлануы җитми. Монда тормыш гөрли, эш гөрли, уч тутырып акчасын да алалар. Гаҗәп инде, гаҗәп, кыскасы.

Беренче тәэсирләребезне әйтеп күрсәткәч, колхоз рәисе Нәфыйк Хөсәенов яңгыратып көлеп җибәрә. Ферма эшчеләре, сыер савучылар да елмаялар. Безнең өчен гаҗәп һәм сәер тоелган бу күренешләр алар өчен көндәлек тормыш чөнки. Алар шуннан башканы белми. Алар республикадагы иң данлыклы хуҗалыкның берсендә хезмәт куя.

Вахит колхозы белән күптән танышасыбыз килеп йөри иде инде. Менә, ниһаять, җай чыгып, шул якка барып чыгу насыйп булды. Хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов биләмәләре белән таныштырып чыкты, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

«ХАЛЫКНЫҢ ДА СӨТЕН ҖЫЯБЫЗ»

Вахит колхозында инвесторның кем икәнен дә белмиләр. Дөресрәге, ишетеп беләләр, ә күргәннәре юк. Инвестор дигәннәре йөреп-йөреп караган, тик бу колхозны үз кулына ала алмаган. «Барысы да хуҗадан тора инде», – ди вахитлылар, инвесторга «бирешмәү»ләренең сәбәбен аңлатып. Колхоз килеш тә менә дигән итеп яшиләр, күрсәткечләре районда гына түгел, республикада да алдынгы, шулай булгач, нәрсәгә аларга инвестор?!

Хәер, «күргәннәре юк» дип дөрес әйтмәдек. Күргәннәре бар инвесторны. Күршедәге Тырыш авылы фермасы «Вамин» кулында булган бит. Андагы хәлләрне вахитлылар да күреп-белеп торган. Хәзер исә Тырыштагы фермаларны да Вахит колхозы үз канаты астына алган. «Тырыш фермасындагы маллар төртсәң аварга тора иде. Без килгәндә, көнгә 2,5 тонна сөт саусалар, хәзер 9,5 тонна савабыз. Күп акча тыкмыйча да арттырырга була ул сөтне, яхшы тәрбия генә булсын», – ди Нәфыйк Хөсәенов. Тырыш авылы башлыгы Илгиз Нәбиев каланчасыннан исә Вахит колхозына кушылуның башка уңай яклары күренә: «Хәзер ферманы танырлык түгел. Эшчеләр хезмәт хакын вакытында ала башлады, сөенеп йөриләр. Акча булгач, салымын да вакытында түлиләр, безгә дә рәхәт».

Шушы яңа хуҗалыкныкы белән бергә 6 меңгә якын мөгезле эре терлек бар Вахит колхозында. Шуның 2500е – савым сыеры. Җирләре күп түгел – 6,5 мең гектар гына. Шушының кадәр колхоз, шуның кадәр мал өчен, чыннан да, күп түгел бу. Халыкның пай җирләрен дә арендага алалар икән. Бер пай җире өчен хуҗасына 2 центнер ашлык, 2 төргәк салам, 8 сутый печән бирелә. Җир салымын колхоз үзе каплап бара. Ашлыгы, печәне кирәк түгел дигәннәргә акчалата түлиләр. Халык та канәгать, колхозга да яхшы.

Халык белән элемтә моның белән генә төгәлләнми әле. Вахит колхозы авыл халкыннан сөт тә җыя. Халыктан гына көненә 8 тоннага якын сөт җыела, ди. Узган айда литрын 19 сумнан алганнар. «Сөтне күбрәк тапшыру безгә дә файдага. Аннан соң халык та кызганыч. Сөтне кемгә тапшырырга белми аптыраган чаклары, акчасын ала алмый йөдәгән вакытлары була иде, ә хәзер тиешле акчасын вакытында алалар. Антибиотик кушылган сөтне дә шул ук бәядән алабыз. Анысын аерым савытта алып килергә генә кушабыз. Чиста сөтне сатсак, антибиотик кушылганын, кайнатып, бозауларга эчерәбез», – ди Нәфыйк абый.

АЙГА ИКЕ ТАПКЫР АКЧА АЛАЛАР

Шулай сөйләшә-сөйләшә буаз сыерлар торган фермага килеп керәбез. Хәер, монда биналарны заманча итеп «комплекс» дип йөртәләр. Заманча аталырга тулы хокуклары да бар, ник дигәндә, монда әлеге дә баягы без күреп белә торган фермалардагы кебек тизәк тә юк, сыерлар да чиста. Бөтен җир ялт иткән. Сыерлар тыныч кына алларына салганны ашап, күшәп тора. Янә бер тапкыр мөгрәмәүләренә аптырыйбыз. «Тамаклары тук, аслары чиста булгач, нишләп тавыш бетереп мөгрәп торсыннар», – дип елмая ферма эшчеләре. Ә-ә, әйе бит әле. Моңарчы күреп белгән, көн дими, төн дими бугазлары ертылырлык итеп мөгрәп торган сыерлар юк та, була да алмый бит әле монда.

Колхоз рәисе, сыерлар алдыннан бер уч азык алып, борын төбемә китерә, иснәп кара әле, ди. «Нәрсә соң бу?» – дим, хуш исле азыкны исе буенча аермыйча. Тагын елмаялар: «Сенаж бит», – диләр. Мин үзем авыл кызы, сенажны гына күргән бар, тик мин белгән сенаждан мондый хуш ис килми иде, аның сасы исе болай итеп борын төбенә китереп карамасаң да бик яхшы сизелә иде. Ә боларның сенажы үзең тотып ашарлык, билләһи! «Вакытында салынган, сыйфатлы ул, шуңа ис тә килми. Азыкны бик тәфсилләп әзерлибез. Әз генә күгәргәне эләктеме, таналарның бозавы төшә. Аннары бозау юк дип зарланабыз инде. Дөрес итеп, әйбәт итеп ашатсаң, бозау да, сөт тә була», – ди колхозның баш мал табибы Рамил Ибраһимов. Хуҗалыкта барлыгы 9 мал табибы эшли икән, чиргә якын килергә дә ирек бирмиләр, тикшереп кенә торалар. Сыерларның мөгезләрен дә яндырып баралар икән. Сөзешмәскә дә әйбәт, карап торышка да матур.

Монысын карап бетергәч, сыер саву залына китәбез. Параллель ысул белән савыла торган комплекс инде монысы. Ике рәткә 28әр сыер берьюлы кереп баса да аларны саву аппаратына тоташтыралар, савылып беткәч, малларның башын кыстырып куйган күтәртмә күтәрелә һәм сыерлар чыгып китә. Кул хезмәтен бермә-бер киметә торган җайланма инде бу. Шулай да Нәфыйк Хөсәенов кешеләрен кыскартырга ашыкмый. Әйтик, 860 сыерны шушы параллельда саву өчен өч кеше дә җитәр иде, тик Нәфыйк абый дүрт кеше тота (ике сменада барлыгы 9 кеше, берсе – сыер куучы). Ашыкмыйча, җайлап эшләсеннәр, сыйфатка зыян килмәсен, ди. Сыйфат кына түгел, кеше факторы да бар бит әле монда. Кешеләрне эштән кыскартырга була ул, тик алары аннары кая барыр? Нәфыйк Хөсәенов – анысы турында да уйлый торган кеше.

Сыерларны өч тапкыр савалар икән. Ике генә саусаң, сөтләре агып йөри башлый, ди. Өч тапкыр саусаң, сөт тә арта икән әле – 10 процентка. Анысы да исәпләнгән. Гомумән, монда һәр нәрсә исәпләп, чутлап эшләнә. Азыкны да китап кушкан күләмдә бирәләр, савуын да билгеле бер вакытта савалар, даруын да тиешле көнендә кадыйлар. Бу тырышлык күләм һәм сыйфат рәвешендә үзләренә әйләнеп кайта.

Эшләрен төгәлләп, яныбызга сыер савучылар килеп җитә. Күбесе – яшьләр. Тагын гаҗәпкә калабыз инде. Бүгенге заманда яшьләр фермага гына түгел, авылына да якын килми бит. Ә Вахит кызлары фермада эшләүне мактап торалар. Араларында иң тәҗрибәлесе – Гөлнур Төхвәтуллина. 30 ел эшли икән инде ул бу колхозда. Төрле чагын күргән. «Хәзер эшләү мең мәртәбә җиңелрәк, әлбәттә. Элек кул эше күп иде бит. Сөтне бидонлы аппарат белән сава, аннары шул бидоннарны күтәреп ташый идек. Сөте дә әзрәк чыга иде. Хәзер күтәрәсе-төшерәсе дә юк, сөте дә күп чыга. Айга ике тапкыр акча алабыз: башта аванс, аннары хезмәт хакы. Минеке 30 мең сум чыга», – дип сөйли тәҗрибәле сыер савучы. Нәфыйк абый аның сүзен эләктереп ала: «Берәр көнгә соңга калсаң, бу айда акча бирмисез мәллә, дип аптырата башлыйлар. Тиешле көнендә уч тутырып акчасын алырга ияләшеп беттеләр», – дип көлдерә. Ә кайдадыр айлар буе хезмәт хакы ала алмый тилмерәләр.

Бу комплексны төзү 350 миллион сумга төшкән. Аның 30 процентын дәүләт кайтарган, калганы – колхозның үз акчасы. Биш елда үзкыйммәтен кайтарачак, дип ниятләп торалар. Ә инвесторлар салдырган комплексларны миллион гына түгел, фәлән миллиардка төште дип ишетеп белеп торабыз. Тележурналист Рамил Гарипов Әгерҗедә шушындый бер комплексны бер миллиард 100 мең сумга салганнар, дип сөйләде. Аңа карап кына мәрмәрдән, алтыннан коймаганнардыр инде ул ферманы да, Вахитныкы кебек үк материалдан эшләгәннәрдер.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.КӨНЕНӘ 56 ТОННА СӨТ

Гадәти сөт кудыргыч ярдәмендә савыла торган комплекс та бар Вахит колхозында. Анысында, чиратлашып, икешәр кеше 448 баш сыерны карый. Гөлнара Габидуллина әле яңарак кына эшли башлаган. «Бер ияләшкәч, эшлисең инде. Сменалап эшлибез, атнага бер көн ял итәбез», – дип сөйләде ул. Ә без белгән гадәти фермаларда эшләүчеләр ялның нәрсә икәнен дә оныткан инде. Хезмәт хакы кебек үк, бик сирәк кенә тәти бит ул аларга.

Ферма эшчеләре төшке ашны шушындагы ашханәдә ашый. Булдык без анда да. Ашханә дип атала гына, чынлыкта, Казандагы кайбер кафелардан да шәбрәк. Бәясе генә «кыйммәтрәк» – көнгә биш сум. Шул биш сумга беренче һәм икенче аш, чәй – кыскасы, тулы төшке аш керә! Эшчеләр аның бәясен белми дә инде, кая аның хәтлене исәпләп бетерәсең?! Шунда ук ял бүлмәсе дә бар: эшчеләр кереп ял итеп алырга мөмкин.

Көненә 56 тонна сөт савалар Вахит колхозында. Кайбер районнар (бөтен фермаларын кушып санап та!) моның хәтле сөте белән мактана алмый, ә монда – бер колхоздан шуның хәтле сөт! Шуңа күрә Кукмара районы сөт күрсәткече буенча алдынгылыкны бирми дә ул. Ул сөтнең 53 тоннасын саталар, калганын бозауларга эчерәләр. Халыктан алганын да кушып саткач, хәйран гына сөт сатыла, димәк, колхозга акчасы да кереп бара дигән сүз бит инде бу.

Вахит сыерларын республикада гына түгел, Мәскәүдә дә беләләр икән инде. Быел 40 литр сөт бирә торган бер сыерлары Бөтенрусия басу көнендә катнашырга Мәскәүгә барган. Һәм икенче урынны алып кайткан! Медаль тагып кайтарганнар!

Гадәти генә сыерлар түгел шул монда. Вахит колхозы – нәсел хуҗалыгы ул. Голштин токымлы сыерларны Германиядән, Венгриядән кайтартканнар. Хәзер менә тагын Венгриядән 66 баш сыер кайтырга тиеш, ди.

«БЕЗДӘ БОЗАУЛАР ҮЛМИ!»

Сыерын күргәч, бозауларын да күрәсе килә бит инде. Мал табибы рөхсәте белән генә яшь бозаулар торагына юнәләбез. «Кичә генә сөттән аерган бозаулар монда», – дип каршылый бозау караучы Энҗе Галимуллина. Ул 25 ел буе мәктәптә эшләгән, ике ел элек фермага эшкә килгән. Хәзер дә балалар белән эшли дисәң була инде, яшь бозауларны өйрәтергә кирәк бит. Монда бозаулар 6 ай булганчы тора икән. «Үлсә нишләтәсез?» – дигән соравыбыз Энҗе апаны бөтенләй аптырашта калдыра. «Бездә бозаулар үлми», – ди ул, җилкә сикертеп. Ике ел эшләү дәверендә бер бозау да үлмәгән икән! Хезмәт хакын артымга карап алалар: артым 800 граммнан күбрәк булса, хезмәт хакына 30 процент премия өстәлә. «Ай саен бер кило 100 грамм «привес» биреп барабыз, сынаткан юк», – ди Энҗе Галимуллина. Ул үзе 26 мең сум алып эшли икән. Стажы күп булганнарныкы тагын да күбрәк, диделәр.

Ферма эшчеләренең бер сүзе ошады: «Ике кулны селкеп киләбез, ике кулны селкеп кайтып китәбез», – диләр. Фермадан сөт, сенаж, фураж кыстырып кайтасы юк, дип әйтүләре инде бу. Аны «кыстырып кайтучылар» да урлашасы килеп урламый бит инде, хезмәт хакы вакытында түләнмәгәч (кайбер җирдә бөтенләй дә түләнмәгәч), ичмасам, натуралата булса да алып кайтыйк, дип кыстыра. Ә Вахитта акча проблемасы юк. Шуңа күрә эшчеләр кулларын селкеп кайтып китәләр дә.

Планнары зурдан. Тагын бер «Параллель» саву залы, өч ферма салырга җыеналар. Анысын 2019нчы елга өлгертергә исәплиләр. Хәзерге вакытта исә азык үзәге әмәлләп яталар, Израильдән 30 миллион сумлык җайланма да кайтартканнар. Сенажны граммын граммга исәпләп, үлчәп бирә торган җайланма буласы инде бу. Аны урнаштыргач, 15-20 процент азыкка экономия булачак икән. Үлчәп бирелгәч, исраф ителмәячәк.

Язма башында телгә алынган «монда»ларны дәвам итеп: монда, башка фермалардагы кебек, иртәгесен ни буласын белгән юк, дип түгел, фәлән елда фәләнне эшлибез, төгәнне салабыз, шуның хәтле табыш алабыз, дип сөйләшәләр. Шулай дип сөйләшергә тулы ышанычлары бар. Әнә колхоз рәисләре авыл уртасындагы чүплек җирдән гөлбакча ясарга ниятләп йөри әле. Җәяүлеләр, велосипедчылар өчен махсус сукмагы, күле булган ял зонасы әзер булгач та кайтып килербез әле Вахитка. Эшлибез дип торган, үз көчләренә ышанган кешеләр янына шулай әйләнеп кайтасы килеп кенә тора бит ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Кукмара – Казан

Комментарии