ЧИРМЕШӘНДӘ БУЛДЫМ ӘЛЕ…

ЧИРМЕШӘНДӘ БУЛДЫМ ӘЛЕ…

районына, гадәттә, барып җитеп булмый. Юк, ераклыктан түгел – юл уңае проблемалы районнар күп очрый. «Бер уңайдан» дип алардан килгән «зарлар»ны аласың да, юл буе анда-монда сугылып, кешеләр белән очрашып йөри торгач материаллар туплап, тәмам арып бетеп кире кайтып китәсең. Әллә ничә тапкыр Чирмешәнгә дип атап чыгып китеп барып җитмичә әйләнеп кайтканым булды.

Хәер, быел көзлектә бер барып җитү насыйп булды үзе. Ул чакта инде республикада урып-җыю төгәлләнүен рәсми хәбәр иткәннәр, районнар бер-берсен уздырып «ирешелгән уңышлары» белән мактаналар иде. Шул чакта Чирмешәннән хәбәр килде: имеш, бу районда әле дә уңыш җыеп алынмаган, арпа басулары шул килеш утыра! Бик ышанып бетмәсәм дә, мондый «кызыкны» күрергә, гаеплеләрне йодрык болгый-болгый тәнкыйтьләргә дип туп-туры, башка бер районга да кагылмыйча киттем.

Барып басуларын карап йөрдем – чынлап та арпа башагыннан коелып утыра. Ник җыймыйлар? Югыйсә көннәр дә әйбәт тора иде. Киттем районның авыл хуҗалыгы идарәсенә. Барып керсәм, идарә башлыгы күптәнге танышым, Аксубай егете Минзөфәр Сәетгәрәй улы Исламгәрәев икән. Әле яңа гына Чирмешәнгә килеп эшли башлаган һәм үзе дә биредәге вәзгыятькә шаккатып йөри. Шуңа да, күп сөйләп тормыйча авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен әзерләгән белешмәне генә тоттырды.

Аңа караганда, урып-җыю рәсми рәвештә ай ярым элек беткәч тә тамырында басып торучы арпа җирләре «Агроуслуги Чиремшан» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнеке икән. Бу ширкәт исә шәхси милек һәм аңа басым ясау мөмкин түгел…

– Монда башка проблемалар да җитәрлек әле, кайсы башыннан тотынырга белгән юк, – диде ул чакта Минзөфәр әфәнде.

Иң кызыгы шунда ки, мин килгән көнне район советы сессиясе бара иде һәм депутатлар районның яңа хакимен расладылар. Ә ул исә тумышы белән Биектау районының Алат авылы егете Наил Шамил улы Зарипов булып чыкты. Май аеннан гына хаким вазыйфаларын башкарган, яңа гына тулы хокуклы «глава»га әверелгән якташны ничек эшли дә башламас борын тәнкыйтьлим инде?! Кәнәфие белән котлап, уңышлар теләп кайтып китәргә туры килде.

БАРЫСЫ ДА СҮГӘЛӘР…

Мин сүгенми генә кайтып китсәм дә, башка каләмдәшләрем алай «кәнфитләнеп» маташмадылар – Чирмешән районын рәхәтләнеп сүгеп тордылар. Гәрчә, бу начар мирас бүгенге хакимияткә үткәннәрдән калган булса да, күсәк яңа хаким башына төшә торды…

Ул арада районнан тагын шалтыраттылар. Янәсе, ноябрь аенда барган урып-җыюны күрәсең киләме? Баксаң, җир катыргач, «Агроуслуги Чиремшан» ширкәте теге арпаны җыеп ала башлаган икән. Хәер, ул чакта арпасы коелып беткән булгандыр инде. Шулай да, бу якларга янә барып кайтырга булдым.

Мин хакимияткә кергәндә главада киңәшмә бара иде әле. Әмма хаким урынбасары танып алып кабул итү бүлмәсеннән алып кереп китте. Биредә көндәлек эш шулай куелган ки, кешеләр кереп озын өстәл артында үз чиратлары җиткәнне көтеп утыралар. Шул уңайдан райондагы вәзгыятьнең үзенә кагылмаган өлешеннән дә хәбәрдар булалар. Мин кергәндә глава түбәндәге әңгәмәне алып бара иде:

– Бусын калдырып тор, соңрак үзем карармын… Монысын башкарма комитет рәисенә тапшыр… Ә син әйдә, җитештерелгән балны җыеп сату җаен тап. Алайса халык зарлана, әле былтыргы бал сатылып бетмәгән ди.

– Анысы рапс балы аның…

– Рапсмы, башкамы, барыбер сатарга кирәк. Югыйсә халыкның ышанычы бетәчәк. Без бит бал кортларын, мөгезле эре терлекне арттыру хакында сүз алып барабыз. Халык арттыра. Әгәр без җитештерелгән итне, балны, суганны сатуны да оештыра алмыйбыз икән, Самара өлкәсеннән шома егетләр килеп арзанга җыеп китәчәкләр. Кешеләр табыш алырга тиеш, без шуны да тәэмин итә алмыйбызмы инде?

– 6 тонна бал Кировка китә…

– 6 тонна гына түгел, барысын да сатарга кирәк! Барыгыз. Без бүген башкарма комитет, авыл хуҗалыгы идарәсе белән бергәләп баш агроном һәм баш бухгалтер табарга тиеш. Ничек тулы бер районда кеше булмасын ди?! Әнә, журналист та килгән, тагын сүгәләр инде. Имеш, Чирмешән чәчми, урмый, уңышларын арттырып, проблемаларын киметеп күрсәтә. Мин берәр ел булса да дәшми торырмын дигән идем, болай сүгә башлагач, дәшәбез инде. Алайса башка районнар алдында оят, – дип чиратны миңа да алып килеп җиткерде хаким. Бу арада берәүләр бүлмәдән чыгып китә, яңалары керә торды. Мин исә үземне кызыксындырган сорауларны бирдем дә, шунда ук кирәкле тармакларның җитәкчеләре кулына тапшырылдым.

– Барысын күрсәтерләр, аңлатырлар, безнең халык матбугатта сөйләгәнчә начар эшләми, – дип калды хаким.

ТУБЕРКУЛЕЗ АФӘТЕ

Мине районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Минзөфәр Сәетгәрәй улы озатып барырга тиеш булды. Чөнки сорауларым күбрәк авыл хуҗалыгына карый иде. Чирмешән районы фермерларында туберкулез чыгуы хакында да хәбәрләр килеп иреште. Ә бит аннан ит, сөт безнең табыннарыбызга килә. Бу афәт ни дәрәҗәдә киң колачлы һәм аңа каршы ничек көрәшкәннәрен үземнең тәгаен күрәсем килде.

– Бүгенге көндә туберкулез шактый фермаларга таралган иде, аларны дезинфекцияләү буенча эш башладык. Якты Тау һәм Иске Котыш фермаларында гына да, 347 баш сыер чирле булып чыкты. Аларны бетердек, фермаларны ябып куйдык та, Иске Кади фермасын әзерләдек. Әле ул әзерләү гади дезинфекция генә түгел. Бөтен агач әйберләрне сүтеп алып яндырдык, тимер детальләрне ут белән эшкәртеп чыктык, дивар-идәннәрне биш кат дезинфекцияләдек, бөтен тиресне җыеп бер күчкә өеп, андагы җирне 35 сантиметр кырып алып, дезинфекцияләп ком ташып җәйдек. Бары шуннан соң гына бу фермага яңа маллар керде. 456 баш 7 айлык буаз нәселле тана кайтарттык. Күрәсез, үстерү белән шөгыльләнәбез: 347не «үтильләштердек», 456ны алдык, алар инде бозаулый башладылар, – ди Минзөфәр әфәнде.

Шулай ук бүген райондагы 6 мең 800 баш ферма һәм 4 мең 700 баш хуҗалык сыерларын да тикшереп, манту ясап торалар икән. Әгәр берәрсенең сәламәтлегендә шик туса, шунда ук аны юк итәләр.

– Туберкулез сыерларда булса да, ул кешеләргә дә йогарга мөмкин. Райондагы 360 терлекчеләр гаиләсе дә даими табиб күзәтүендә, барысына флюрография уздырылды, абзарларына дезинфекция ясалды, – ди авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.

Иң куркынычы шунда, туберкулезны таратучы «Кох таякчыклары» туфракта да 100 ел яши ала. Димәк, чирле маллар яшәгән территория, тирес өемнәре 100 елдан артык куркыныч булачак. Малларга гына түгел, кешеләр өчен дә хәтәр. Шуңа да, бу чирне тиз арада бетерү, киң җәелдермәү зарур. Инде бөтен фермаларда дезинфекция җиһазлары куела башлый, күчеп йөри торган өч станция кайтачак. Дәүләт инде 30 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Кыскасы, чир белән бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып көрәшәләр.

– Бу бит узган атнаны гына башланган афәт түгелдер, ник бүген генә билгеле булды соң әле? – дим.

– Сәбәпләре байтак инде аның. Әйтик, кешегә туберкулез чире организмы көчсезләнгән чорда йога. Сыерларга да шулай ук. Узган елларда булган корылыктан соң кыш буе мал азыгын каян гына ташымадык. Ике ел рәттән маллар юньле ризык күрми көчсезләнделәр. Шул вакытта йогып калган инде.

– Дүрт ел буена тикшерүче булмаганмы? – дим аптырап.

– Булмаган! Монда соңгы биш елда малларны үлчәп тә тормаганнар, артымны «күзгә күренгәнчә» генә билгеләгәннәр. Бөтен уңышларны арттырып күрсәткәннәр, чын саннарны үзләре дә белмәгәннәр бугай. Бөтен районга өч мал табибы бар, зоотехниклар җитми, баш агроном итеп куярга кеше юк. Чөнки күп еллар буе кадрлар мәсьләлсе хәл ителмәгән, шартлар тудырылмаган, укып кайтучылар кире шәһәрләргә китеп барырга мәҗбүр булган. Соңгы елларда районда алып барылган сәясәт нәтиҗәсен бүген күрәбез инде, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

МАКТАНУЛАР ЧИКСЕЗ…

Кулымда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка юлланган хат. Анда Чирмешән районында быелның май аенда уздырылган тикшерү нәтиҗәләре күрсәтелгән.

Иң беренче булып «Агроуслуги Чиремшан» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт тикшерелгән. Әйтик, анда 5459 мөгезле эре терлек исәпләнә. Ләкин чынлыкта нибары 2389 гына булып чыга. 3070 башка арттырып күрсәткәннәр. Сөт сату 13296 центнер күрсәтелгән булса, чыны нибары 1383 кенә центнер икән.

Әгәр бу кәгазьгә ышансак, (ә безнең министр өчен әзерләнгән документка ышанмаска нигезебез юк) югарыда телгә алынган хуҗалыкка быелның 1нче апреленә 39 миллион сумга якын акча кергән. Чынлыкта 5 миллион ярым сум гына диләр. Ә чыгымнары 18 миллион 400 мең тәшкил иткән булса да, кәгазьдә 700мең сум гына күрсәтелгән. Әле кәгазьләр буенча 1 литр савылган сөтнең үзкыйммәте 29 сумга чыккан. Әгәр бер сыер өч сыер урынына исәпләнсә, әлбәттә шулай чыгар.

Кыскасы, кая гына карама, барысы арттырылып күрсәтелгән. Кызык, бу арттыруларны ул чактагы район хакиме Нурхаммәт Хәмидуллин белдеме икән? Әллә соң ул үзе «яхшы күрсәткечләргә» фатыйха биргәнме? Малларның саны кимүне яшерүне мин аңлыйм – бу дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләр белән бәйле. Шулай ук сатылган сөт күләмен арттыру да аңлашыла – дотация шуның буенча бирелә. Ә нигә районда сыерларда туберкулез икәнен, аның кешеләргә дә куркыныч тудыруын яшереп сакларга? Әгәр бу вәзгыять тагын бер-ике ел дәвам итсә, бөтен район туберкулез учагына әверелә һәм анда карантин кертергә кирәк була иде бит!

– Әле ярый бүгенге район хакиме Наил Шамил улы Зарипов килү белән чаң сукты, проблеманы йомып калдырырга тырышмады, – диде миңа гомере буе авыл хуҗалыгында эшләп, бүген-иртәгә пенсиягә китәргә җыенып йөрүче Фәрит Хисамов.

Мин ышанам, районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проблемалары хәл ителер, әле алга китеш тә булыр.

– Мин фәлән итәм, төгәнне төзим дип вәгъдәләр бирә алмыйм. Заманында мәрхүм Ельцин тау-тау вәгъдә бирә иде дә, соңыннан: «Гафу итегез мине, җиңеп чыга алмадым», – ди иде. Тәгаен, шуны гына әйтә алам: мин барында бу районда башка ирешелгән уңышларны арттырып, юкны бар итеп күрсәтүләр булмаячак. Президентыбыз да, хөкүмәтебез дә Чирмешәннән бары тик чынбарлыкны чагылдыручы саннар гына алачак. Тагын шуны вәгъдә итә алам: районның барлык хезмәтләре дә кешеләрнең тормышын җиңеләйтү, ышанычын аклау өчен эшләячәк. Калганын күз күрер, без күрмәсәк, сез журналист халкы күреп әйтеп торырсыз, – ди район хакиме үзе.

ТӨЗИЛӘР, МАТУРЛЫЙЛАР…

Юк, элекке район хакимнәре бернәрсә эшләмичә, югары даирәләрнең күзен буяп кына яшәгән диясем килми. Моннан 15 еллар элек килүемдә Чирмешән караңгы гына бер авыл кебек иде, хәзер чып-чып шәһәргә әйләнгән.

Хәер, яңа хаким килгәч тә, район үзәген шактый бизәп өлгергән икән. Моны миңа районның инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйдәров күрсәтеп йөрде.

– Килү белән, глава районда яшьләргә күңел ачу урыны югын күрде. Шунда ук бистә үзәгенә «Яшьләр мәйданчыгы» төзелде. Хәзер бөтен җәйге дискотека һәм концертлар шунда уза. Бөтен Чирмешән буенча балалар спорт мәйданчыклары куйдыра башлады. Әле полиция участок инспекторларына йортлар төзелде. Аның бер башында полиция хезмәткәре үзе яши, икенче башында кабул итү бүлмәсе. Бу йортлар инде тулаем җиһазланган, савыт-сабага кадәр куелган, участковый гаиләсе белән килә дә, яши башлый гына…

Ветераннарга 16 фатирлы йорт, шәхси йортлар төзелде һәм әле тагын төзеләләр. Якты Тауда президент программасы буенча үзәк ачылды. Ул үз эченә мәдәният йортын, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне ала…

Юллар төзелә, торак йортларга сипләү эшләре алып барыла, инде Чишмә кирмәнендәге чиркәүгә кадәр сипләнде…

– Ә журналистлар һаман сүгәргә җай эзли. Эшлибез бит инде, төзибез дә, матурлыйбыз да, бизибез дә, – ди Рөстәм әфәнде.

Шулай итеп, бераз тәнкыйтьләп алырга килгән җиремнән тотып алып, эшләгән эшләр күрсәтеп кайтарып җибәрәләрме? Чып-чын мишәрләр икән! Инде кичкырын кайтып китәр алдыннан якташым белән саубуллашып китәргә кергән идем, әле һаман бүлмәсе тулы кеше.

– Син 500ләп агач әзерлә, бу көннәрдә утыртып куябыз. Аннан язга чыккач тагын карарбыз, – дип кемгәдер күрсәтмәләр бирә иде Наил Шамил улы.

Әле саубуллашкач, юлда уйланып кайттым: главалары якташ булганга гына шулай өметле тоелдымы миңа Чирмешәннең киләчәге, әллә чынлап та шулаймы? Миңа калса, өметләнергә урын да бар кебек…

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии