- 04.12.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Бөтендөнья Татар Конгрессы. Исеме үк үтә шәп һәм өметле яңгырый. Әйтерсең, бөтен дөньяга сибелгән татарларны бер йодрыкка туплап, көчле, үз сүзен өздереп әйтә алырдай милләт итә ала… Хәер, аны шуның өчен төзегәннәр иде дә инде. Тик оешканына 20 ел вакыт узды, әмма бу өметләр акланды дип әйтә алмыйм – Конгресс милли хәрәкәтне дәүләт сәясәтенә яраклаштырып, кысып торучы чиновниклар машинасына гына әверелде кебек. Әлбәттә, дәүләт хисабына яшәгән, хакимияттән күпмедер вәкаләтләр алган оешманың дәүләт сәясәтен алып баруы аңлашыла, әмма бит сүз кайсы дәүләт хакында бара? Татар Конгрессы кайсы Кремльгә буйсына: Казанныкынамы, Мәскәүнекенәме? Соңгы еллардагы сәясәткә карыйм да, милли мәнфәгатьләр читкәрәк кагылган һәм Конгресс күбрәк Мәскәү агай сүзеннән чыкмый кебек тоела башлый.
Милләтне туплау өчен, уртак идея кирәк. Ул бөтен татарлар өчен дә якын вә газиз булырга тиеш. Әйе, Сабан туе тирәсендә татарны берләштереп була, ул күпчелек төбәкләрдә уза торган милли бәйрәмебез. Әгәр мишәрләрдә беркайчан да узмаган икән, анысы да куркыныч түгел – уздырабыз. Милли мәнфәгатьләребезне истә тотып бер уйнап-биеп, көрәшеп алу үзе бер рәхәт бит!
Менә, сүземнең асылына да килеп җиттем: үзе бер рәхәт. Ягъни әйтәсе килгән фикерем шул ки, без Татарстаннан барып төрле төбәкләрдә бәйрәм уздырып йөргәндә дә, бары күңел ачуны гына күздә тоттык. Ә милләтне уртак идея тирәсенә туплау ише беренчел максат онытылды. Кем бу идеяне үтерде? Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкарма комитеты түгел микән…
Интернетта бер шактый акыллы гына татар кешесе бар. Ул һәр яхшының начар ягын, һәр начарның яхшы ягын күрә белә, гел киресен сукаларга ярата. Үзенә «СабантуйВодкаГармошка» кушаматы алган. Мин виртуаль дөньяга килеп кереп шул исемгә юлыккан саен, бүгенге Татар Конгрессы Башкарма комитетының төгәл формуласын күргәндәй булам. Юк, тәнкыйтьләвем дә, куып таратырга тәкъдим итүем дә түгел. Чөнки бүгенге көнгәчә Конгрессның Башкарма комитеты җитәкчелеге булдыра алган кадәр эшләде һәм ул җитәкчеләрнең һәркайсының үз казанышлары бар, рәхмәт. Гомумән, социализм төзү чорында, компартия сафларында тәрбияләнгән карусыз буыннан без ниндидер яңалык өмет итә дә алмыйбыз, мөгаен, тиеш тә түгелбездер. Җитәкчелекне сайлап куйганда да делегатлар ни кылганнарын үзләре чамалый дип уйлыйм. Шулай ук, сайлаулар да чиста узадыр кебек, илнең төрле почмакларыннан килгән делегатларга административ чара кулланып булмый. Димәк, милләт өчен муафыйк кешене сайлап кую мөмкинлегебез юк түгел.
Миңа калса, бүген безгә заман сулышын тоярдай яшь кеше сайлау зарур. Интернетта шактый озын гына исемлек тә бирелгән иде, «Татар заманы» сайтында шуларга тавыш бирү узды. Мөгаен, моны праймериз дип бәяләү мөмкиндер. Иң күп тавышны «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин җыйган. Әмма мин әлегә бу тавышларга җитди карамас идем. Чөнки интернетта күпчелек яшьләр һәм аларның үз ишләренә тавыш бирүе гадәти хәл. Килер бер көн, Наилнең дә вакыты җитәр, әлегә тәҗрибә туплый торсын, акыл белән эш итәргә өйрәнсен… Икенче урында ТР Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин. Никтер минем бу кешенең алай популяр икәнен абайлаганым юк иде. Ә менә өченче урында Фәрит Мифтахов. Әгәр дистәдән артык тәкъдим ителгән кандидат арасыннан ныклы өченче урынга чыккан икән, бу кешеләрнең аңа булган ышанычы хакында сөйли һәм мин моны шактый җитди фал дип бәялим. Фәрит Фәиз улы яңача уйлый торган, яңа чор кешесе. Шул ук вакытта, үз буынына хас булганча милләтеннән читләшмәгән, киресенчә, милләтпәрвәрлеген үстергән кеше, аңа динилек тә хас. Ә милләтебезнең бер канаты ана телебез булса, икенче канаты динебез Ислам. Татарның милли үзаңы иманга корылган. Әгәр дин юк икән, милләтне милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр белән генә саклап калып булмаячак. Чөнки бу бәйрәмнәребез бергә җыелып эчеп, гармунга кушылып «Күбәләгем-түгәрәгем»не җырлап утыруга; кәгеп алгач мәйданга чыгып күлмәк итәген кендеккә кадәр күтәреп, чәч-башны туздырып, гаурәтләрне мыймылдатып марҗави тыпырдауларга кайтып кала. Кыскасы, «СабантуйВодкаГармошка»…
Бүгенгә кадәр милләт үзе дә теләмәстән шул юлдан барды кебек. Хәзер инде кыйблабызны табарга вакыт җитте. Бөтендөнья Татар Конгрессының V Корылтае өметләрне акласа иде. Ә өметләребезне бары милли проблемаларга яңа караш, яңа җитәкчелек кенә аклый алачак. Иске җитәкчелек начар булган өчен түгел – замана үзе яңалык таләп итә. Иншалла, бу Корылтай аны безгә бирер дип ышанам.
Иң изге теләкләр белән, Искәндәр СИРАҖИ.Өметләр аклансын иде ,

Комментарии