Арча – яшьләр каласы

Арча – яшьләр каласы

Туган җирем, туган туфрагым Актанышта минем. Шунда күп балалы гаиләдә туып-үстем. Сугыш ачыларын да күп татыдык. Тугыз бала әтисез дә, әнисез дә калдык. Аңа карап башны имәдек, туганнарыбыз белән дус, тату яшәп, үзара яхшы мөнәсәбәттә булып, бер-беребезнең канаты астында намуслы, тырыш булып үстек. Аллаһы Тәгаләмнең биргәненә шөкер, бүген дә хәл белешеп яшибез.

Язмыш мине Балык Бистәсе якларына алып килде. Беренче эш урыным да шунда булды. Укытучылар гаиләсендә үскән, тырыш, бар яктан да үрнәк булырдай Ринат белән тормыш кордык.

Кешене ашыйсы ризыгы йөртә, диләр. Ә безнең җыяр ризыкларыбыз Арчада булган икән. Бер кыз белән бер ул үстердек. Ринат кына безнең арадан иртә китеп барды, балаларның, оныкларның тормышларын, уңышларын күрә алмады.

Балаларым үскән Арчаны бик яратам. Җыйнак кына, бик матур, өр-яңа шәһәрчек ул. Яшәр өчен бик уңай. Җитәкчеләребез дә, «илгә кылсаң игелек, үзеңә кайтыр изгелек», дигәнне алга куеп яшәүчеләр. Тукаебыз да бит: «И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин», – дип язган.

Арча ягы – Тукайны гына түгел, зур галимнәрне дә биргән як. «Әлифба»ны белмәгән, аннан хәреф танырга өйрәнмәгән бала юк. Ә шул «Әлифба»ның авторлары Сәләй абый Вәгыйзов һәм Рәмзия апа Вәлитовалар 40 елдан артык гомерләрен Арча каласында яши.

Арчага хәзер килсәгез, сез аны танымассыз да. Ул бик матурланды, бик үзгәрде. Бездә халык бик тырыш, шуңа да бай яши. Шәһәрне тагын да матурлап, заманча һәм уңайлы бик күп йортлар төзелә. Һәр йорт ишек алдында балалар мәйданчыгы бар. Үз спорт комплексыбыз эшли. Әле стадион янында төзелгән ял паркын күрсәгез сез! Кайткан кунаклар, сезнең Мисыр монда икән, ди. Җәй өчен генә булса да, үз күлебез бар. Кояшта кызыныйм, дисәң, комлыгы. Җылы якта гына үсә торган куаклар шау чәчәктә. Шунда гына ташлар астыннан чишмә челтерәп агып ята. Монда килсәң, дөнья мәшәкатьләрен онытып торасың. Оныгым Зәлинә кунакка кайткан саен шушы паркка барырга атлыгып тора. Арча биек тау башында булганга, парктан кайтышлый, бормалы баскычлардан шул тауга менәсе. Монысы да үзенә бер спорт төре бит аның. Таудан күтәрелүчеләрне Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган «Дан» мемориалы каршы ала. Җәй көне монда бөтен тирә-як гөлләргә күмелә.

Иртүк торып урамга чыксаң, әле машиналар да йөри башламаган, урам себерүчеләр бөтен җирне ялт иттергән, чәчәкләргә су сибеп йөриләр. Эссе көнне дә сулыш алулары җиңеләеп, рәхәт булып китә. Эх, тормышның бөтен өлкәсе дә гел шулай ал да гөл генә булсачы! Әмма юк шул, күңелне борчып торганнары да еш очрый.

Арчаның элеккеге кирпеч заводы янында өчәр катлы бик күп яңа йортлар төзелде. Анда төрле буын кешеләре яши. Яшь балалы гаиләләрнең дә күп булуын истә тотып, балалар бакчасы да төзелеп килә. Кыш көне дә эш туктатылмады. Менә шушы тирәдә генә ике күл ялтырап ята. Берсе – зуррак, икенчесе – кечерәк. Бу күлләрнең хәтта исеме дә юк. Тере күлләр алар, җәйге челләдә дә кипмиләр. Астан тибә торган чишмәләре көчле, күрәсең. Анда ел саен ике пар кыр үрдәге кайтып, бала чыгара. Кечерәк күлдәгесе бәпкәләрне узган ел ике тапкыр чыгарды. Алар кешеләрдән дә курыкмый. Ризык бирсәң, хәзер яныңа килеп җитәләр. Ноябрь аенда ишәяләр монда.

Узган ел ноябрь ахырларында шулай күл буена килдем. Тып-тын, җил дә исми, күл буенда агачлар гына моңаеп тора. Көзгедәй ялтырап күл ята, коелган яфракларда көз исе. Күл тирәли камышлар, аннан ары таллар, аннары яңа йортлар. Тып-тын күлне ара-тирә балыклар гына дулкынландырып җибәрә. Ә суда – күктәге болытларның чагылышы. Ай, күрсәгез сез бу матурлыкны! Ә икенче көнне иртән урамга чыгуга, күл буеннан ачыргаланып кычкырган үрдәк тавышы ишетелде. Нәрсә булды икән, дип, күл янына киттем. Кыр үрдәкләренең туган яклары белән саубуллашу авазы икән. Берничә оя үрдәк бергә җыйналып, күлдән күтәрелеп китте. Язга кадәр саубуллаштым үзләре белән. Алар киткән юлга карап, бик озак уйланып тордым. Бу күлләр әле ташландык хәлдә. Әгәр шуны ләмнән чистартып, кирәкмәгән талларны киссәләр, табигать тә сөенер иде. Арчаның тагын бер ямьле урыны булыр иде.

Тәүдиха НӘҖМЕТДИНОВА,

Арча шәһәре

Комментарии