Йомгалак – дуслык үрнәге

Районыбызда элек Йомгалак авылы бар иде. Хәзер юк инде. Үзе булмаса да, ул авыл, аның оста куллы кешеләре истән чыкмый. Шаронов фамилияле абзыйның су мичкәләре, бала арбалары, уфалла, матур-матур чаналар ясап, халыкка игелек эшләгәнен кем генә онытыр икән? Шофер Михаил абый, комбайнчылар Анатолий, Валентин, умартачы Федор, Ульянов Петр дәдәйләр гел истә.

1935нче елда Йомгалакта 35 хуҗалык була. Авылны икегә бүлеп, көчле инеш ага. Инештән урман ягына таба – урыслар, Чулпыч як яры буйлап татарлар яшәгән урамнар сузылган. Халкы яшелчә үстерергә бик маһир иде. Чулпычта яшәүчеләр кыяр-кәбестә үстерергә Йомгалак халкыннан өйрәнделәр дисәң дә ялгыш булмас. Бу ике авыл халкы гел аралашып яшәде. Күпчелек урыслар чип-чиста итеп татарча сөйләшә иде.

Шулай бервакыт Чулпычтан Фатыйма апа йомыш белән Йомгалакка менгәч, Анна түтине очрата. Татарча бик матур акцент белән сөйләшә торган мәрхәмәтле-игелекле карчык иде Анна түти. Хәлләр белешкәч, ул Фатыйма апаны чәйгә чакыра, мул табында кунак итә. Артык кыстауга түзә алмагач, Фатыйма апа: «Иди на х..» – дип, Анна түтине өч хәрефкә озата. Анна түтигә шок була. «Син нәрсә әйткәнеңне беләсеңме соң?» – дип сорый татар карчыгыннан. «Ник белмәскә, тукландым, кунак булдым, сиңа шуның өчен рәхмәтемне җиткезәм», – ди Фатыйма апа. Кочаклашып көлешәләр, үпкә дә, ачу да юк. Фатыйма апа жор телле иде. Ире сугышта үлеп калып, дүрт баласын җил-яңгыр тидерми үстерде. Айга ике тапкыр зур чиләккә йомыркалар тутырып, Казанга чыгып китәр, шуларны сатып, балаларына ипи алып кайтыр иде.

Йомгалакның башлангыч мәктәбе, сыер, дуңгыз фермалары бар, атлары да күп иде. Югары класслар Теләченең Ачы авылына барып укыды.

Урманнан көч алып чыккан чишмәсе ургылып агар иде. Шул су гидротаран ярдәме белән авылны, фермаларны тәэмин итеп торды. Таран куярга дигән канауларны казыр өчен Чулпыч кешеләре ярты җәй Йомгалакка йөреп эшләде.

Йомгалакның руслары күңелле яшәде. Атна саен дигәндәй бәйрәмнәр булып тора. Бер йортта кунак булалар да, хатын-кызлар – алдан, ир-атлар арттан җырлап-биеп, икенче йортка чәй эчәргә керәләр. Андый бәйрәмнәрдә Чулпычның гаярь ирләре дә, руслар әйтмешли, «тут как тут» – шунда иде. Монда барысы да дус, барысы да туган иде.

Мин Кукмарада шоферлыкка укып кайткач, 1961-1962нче елларның кышында машина ремонтлау серләрен өйрәнергә Михаил абый янына Йомгалакка менеп йөрдем. Колхоз җитәкчеләре болай йөрүемне өнәмәде, алар миңа комбайн ремонтларга тәкъдим иткән иде, минем шофер булып эшлисем килде. Михаил абыйдан өйрәнгәннәрем эшләгәндә бик тә ярдәм итте.

Хуҗалыкларны берләштергәч, фермалар да берләште, маллар үзәккә китте. Йомгалак халкының ике кулына бер эш калмады. Ике-өч ел машиналарга төялеп, төрле авылларга барып эшләп йөрделәр дә, гайрәтләре чигеп, читкә китә башладылар. Тольяттида машина заводы төзелеше башланган еллар иде бу. Бик күпләр шунда барып урнашты. 1966нчы елда Михаил абый Татьянчиковның йорт җиһазларын төяп, үзем Шәмәрдәнгә поездга менгереп куйдым. Мин бу вакытта Саба МТСында шофер булып эшли идем инде.

Кешегә эшләргә эш булмаса, авылга җеназа намазы укыла икән. Санаторий итеп файдалана торган урын иде бит ул! Урманы терәлгән, чишмәсе генә дә ни тора!

Узган җәй Хәниф Тимербаев дигән игелекле зат Йомгалакта «Авыл көне» үткәрде. Очрашуга Михаил, Анатолий дәдәйләрнең уллары, оныклары кайткан. Барысы да, «мы в восторге», дип, зур рәхмәтләрен әйткән.

Хәниф дус, бу игелегең өчен оҗмах ишекләре синең өчен ачык булыр. Күпме авылдашларны, туганнарны очраштырып, нинди изге гамәл кылганыңны үзең дә аңлап бетермисеңдер әле. Рәхмәт сиңа.

Йомгалак рус-татар халкының дуслыгын чагылдырган авыл булып яшәде.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии