100 еллык мәктәп укытучылары нинди бүләк сорый?

100 еллык мәктәп укытучылары нинди бүләк сорый?

100 ел вакыт күпме ул? Бер карасаң, әллә ни күп тә түгел кебек. Тик мәктәп өчен, татар мәктәбе өчен бу шактый озын гомер. Бүген, оптимальләштерү сәясәте иләгенә эләгеп, мәктәпләр бер-бер артлы юкка чыгып барган заманда, татар теле дә укыту программасыннан юкка чыгарга торганда, 100 ел аеруча да зур сан булып күренә.

Узган атнада Казанда 1нче татар гимназиясенең менә шундый зур юбилеен – 100 еллыгын билгеләп үттеләр. Укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган кешеләр «Пирамида»га җыелды, үзләре әйтмешли, бөтен Казанны шаулатып бәйрәм итте. Чараның тантаналы өлеше башланганчы, «Пирамида» фойесында җыела башлаган кешеләрне сөйләтеп алыйм дигән идем, кая ул! Журналистта кайгылары юк, фәлән ел күрешмәгән классташлары белән аралашып, хәл-әхвәл белешеп калырга ашыгалар. 50 яшьне куып баручы «егетләр», мәктәп елларын искә алып, шаярып, «кызлар»ның чәченнән тарткан була. Озын толымнарын күптән инде кисеп, кыска гына итеп калдырган «кызлар» да шаяруны тотып ала: чәчләреннән тарткан «егетләр»гә бармак янаган була, үпкәләгәндәй итеп, авыз турсайталар. Аннары барысы бергә рәхәтләнеп көлешәләр. Аларга карап, син дә ирексездән елмаясың. Үзеңнең мәктәп елларың, чәчеңнән тартып интектергән классташ егетләр искә төшә. Рәхәт булып китә!

Менә өч ханым «1982нче елгы чыгарылыш» дигән язулы плакат тотып басып тора. Плакатта – фоторәсем. Үз классларының фотосын шулай ябыштырып алып килгәннәр икән. Классташлары ерактан ук күреп, танып алсын өчен. «Менә монысы мин, ә монысы – мин», – дип, рәсемдә үзләрен күрсәтәләр Гүзәлия Халитова, Гүзәл Хисамова һәм Венера Хәкимҗанова. «Без укыганда 1нче гимназия дип түгел, 35нче мәктәп дип атала иде әле ул. Татар теле – беренче, ә инглиз теле икенче класстан керә башлый иде. Безнең класста барысы да гади эшче балалары иде. Шулар арасыннан зур-зур кешеләр үсеп чыкты. Һаман да аралашып яшибез», – дип сөйләде Гүзәлия Халитова. Озак сөйләшеп кенә булмады – «егетләре» килеп чыкты да, классташлар мәктәп елларына «кайтып китте».

Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиевадан 100 еллык тарих пәрдәсен ачып күрсәтүен сорадык. «Безнең гимназия буш урында барлыкка килмәгән. Башта ул мәдрәсә булган, 1917нче елда 35нче мәктәп дип үзгәртелгән. Казан шәһәре, Эшче урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан кечкенә генә бер катлы бинада 50 бала белем алган, аларны ике укытучы укыткан. Хәзерге көндә гимназиябез Габдулла Тукай исемен йөртә – монысы тагын бер җаваплылык өсти. Шул исемгә лаеклы булырга тырышып, 35нче мәктәп традицияләрен дә дәвам итеп эшлибез. Мәктәбебез укучылары арасында кем генә юк! Барысы да лаеклы урыннарын табалар», – дип сөйләде директор. Гөлфия ханым үзе дә шушы мәктәп укучысы. Оясыннан ерак очмаган, мәктәбенә хезмәт итәргә калган.

Изображение удалено.Эше һәм мәшәкатьләре бик күп вакыт булса да, гимназиянең юбилеена Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та килгән иде. Ул «Пирамида» сәхнәсенә чыгып котлады. «Мин бу гимназияне 35нче мәктәп булган чорыннан ук беләм. Минем бертуган апам анда биш ел буе укытты. Минем дә анда барып, хәлләрен белешеп йөргән чакларым булды», – дип, хатирәләре белән уртаклашудан башлады сүзне министр. Юбилей белән котлаудан соң, сүз барыбер мәктәпләрдә татар теленең әһәмиятенә барып ялганды. «Һәр дәүләтнең, һәр республиканың киләчәген уку йортлары билгели. Ресурслары да, чималлары да, станоклары да илнең язмышын хәл итми. Хәзерге чорда бу мәсьәлә бигрәк тә кабыргасы белән куелды. Татар гимназияләре, татар мәктәпләре – ул республикабызның киләчәге, йөзе. Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – урыс һәм татар телләре. Әнисе татар, әтисе татар була торып та балалары татарча белмәсә, моннан да зур фаҗига юк. Дөрес, беренче чиратта гаилә дип әйтәбез. Ләкин балалар бакчасы да, мәктәп тә үзеннән торганын эшләргә тиеш. Без балаларыбызны туган телдә сөйләшергә, аралашырга балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәтергә тиеш. Татар мәктәпләре элек-электән бик югары белемле шәхесләр биргәннәр. Алар татарлар арасында гына калмаган, дөнья күләменә дә чыккан. Бүген дә татар мәктәпләренә нәкъ шундый бурыч куела», – дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы. Котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләр тапшырганнан соң, ул китеп тә барды. Татар телен саклап калу буенча чираттагы киңәшмәгә, диде министрга якын булган бер чыганак.

Гимназияне юбилее белән котларга аның 1956нчы елгы чыгарылыш класс укучысы Фирдәвес апа Нәҗметдинова да килгән иде. 61 ел элек татар мәктәбен тәмамлаган бу ханым тормышта үз урынын тапкан, Татарстанның Атказанган икътисадчысы дәрәҗәсенә хәтле ирешкән. «Без укырга 1946нчы елда кердек. Авыр еллар иде. Сугыштан исән әйләнеп кайтсалар да, гарипләнеп, йә кулсыз, йә аяксыз, йә башы, күзе бәйләнгән ир-егетләр укытты. Аларның сугыш вакытында укый алмый калган балалары да безнең белән укыды. Яшьләре, холыклары төрле булган 42 баланы бер класс итеп туплап, безгә ныклы белем бирә алдылар. Дәрес башланырга 5-10 минут алдан килә идек. Дежур торучы кызлар класска тикшереп кенә кертәләр: битең-кулың юылганмы, чәчең бүген тарап үрелгәнме, тырнак киселгәнме. Безнең 35нче мәктәптә тәрбиягә бик зур урын бирелә иде шул. Сәбәпсез дәрес калдыру түгел, ул хакта уйлау да башка килми иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә берәр перәннек һәм кәнфит өләшүләре, зал стенасына ак җәймә элеп, телсез кино күрсәтүләре, Каюм Насыйри, Шәриф Камал музейларына бушлай алып барулары әле кичә генә булгандай, һаман да истә», – дип сөйләде Фирдәвес апа.

Юбилей, бигрәк тә 100 еллыгы бүләксез була димени инде?! Без дә 1нче гимназия укытучыларыннан: «Путин белән күрешсәгез, юбилейга бүләккә нәрсә сорар идегез?» – дип сораштык. Фантазияләрен эшкә җиктеләр укытучылар: матди бүләкләрдән гимназиягә яңа бина, ашханә, бассейн сораучылар булды. «Укытучы һөнәренең дә, мәгарифнең дә дәрәҗәсе артсын иде. Балаларга күбрәк игътибар бирү өчен, укытучыларны кәгазь эшеннән, хисаплардан арындырасы иде», – дигән теләк тә әйтелде. «Безнең гимназиягә милли җанлы татар балалары килеп укуын, әти-әниләр шундый милли җанлы булуларын», – теләүче дә табылды. Аллаһның «Амин» дигән чагына туры килсен бу теләкләр. Тарих, 100 ел белән генә тукталмыйча, тагын да дәвам итсен!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии