Энә белән кое казу

Җылы җәйләр белән саубуллашып, кабаттан көзгә атлап кердек. Балакайларыбызны кабаттан хәерле юллар тели-тели мәктәпләргә, төрле уку йортларына озатабыз. Бу урында «Аллаһ боерса!» дип өстәп кую да комачауламас, мөгаен. Ник дигәндә, хәзерге дөнья көне-сәгате белән үзгәреп тора ич, барыбыз да беләбез. Инде барлык әти-әниләрнең теләкләре кабул булып, берүк балалар укуларын белем йортларында гына дәвам итә күрсеннәр! Юкса, бу короновирус аркасында өйдә торып уку нәтиҗәсендә алар күпме рухи зыян күрде. Бердән, иптәшләре белән аралашулары чикләнсә, икенчедән, көннәр буе телефон, компьютерда утырып күпме сәламәтлекләрен югалтты алар. Әле бит көндез әти-әниләр эштә булу сәбәпле, аларның ничек туклануын да, ни белән шөгыльләнүен дә күрми-белми тәмам пошаманга төштек. Эшләмичә өйдә утырып та булмый – тормышны алып барырга кирәк. Хәер, балаларның үзләрен дә туйдырды бу эчпошыргыч өйдә утырулар.

Үзебезнең балаларга карыйм да, эх, кайда икән ул безнең балачаклар, дип, еш кына уфтанып куям. Ни генә булмасын, иң бәхетле чорда укыганбыз икән дим мин үзебезне. Беренче сентябрьне дә ничектер сагынып, көтеп ала идек шул без. Шәхсән үзем мәктәп күлмәген, алъяпкычымны пөхтәләп юып, үтүкләп, әллә ничә кат киеп карап, хәлдән тая идем! Һәрбер уку кирәк-ярагын барлап, дәфтәрләргә «поля»лар сызып, тышларын кигереп, пеналга ручка, карандаш, бетергечләрне тыгып, сумкамны хәстәрләп куя идем. Җилемен, линейкасын, пластилин, буяу, альбомын барысын да шкафка яхшылап тезеп, календарьның битләрен сыза-сыза көтә идем мин укырга барасы көнне. Иртәгә уку дигән төнне күзгә йокы керми дә керми инде. Ничектер бер омтылыш, кызыксыну, ярату булды микән инде бу мәктәпкә, укуга карата, һич аңлата алмыйм. Хәзер бит балалар бездән нык аерыла. Аларның аралашу рәвеше дә, дөньяга карашы да башка, үзгә шул.

Әле алай гынамы, укулар да, төрле фәннәрдән сынау бирүләр дә елдан ел катлаулана бара. Белмим, яхшыдырмы бу, начардырмы, тик чын күңелемнән кызганам мин хәзерге балаларны. Әкрен-әкренләп җансыз роботларга әйләнеп бетмәсәләр ярар иде дип куркып та куям кайчак. Хәлемнән килсә, бүгенге вәзгыятьне төбе-тамырыннан үзгәртеп, үзебезнең балачак чорларын кире кайтарыр идем мин. Иманым камил, мин генә түгел, бик күп әти-әниләр шулай уйлыйдыр бу турыда.

Инде сүземне йомгаклап, бу уку еллары барлык укучыларга да, укытучыларга да, әти-әниләргә дә күңел тынычлыгы, уңышлар гына алып килсә иде. Балаларны берүк белем йортларында укулардан мәһрүм итмәсеннәр. Ил-көннәребез имин булып, барыбызны да якты киләчәк көтеп торсын алда!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии