Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИГӘ ҮЗГӘРТМИСЕЗ?

«Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз, гел алдырабыз. Газетагызны журнал форматында чыгарсагыз тагын да яхшырак булыр иде. «Ирек мәйданы», «Акчарлак»лар кебек дигәнем.

Рафия апа,

Чувашия республикасы, Урмай авылы

Редакциядән: тәкъдимегез өчен рәхмәт. Безнең форматны алыштырып караган бар инде. Укучыларыбызның күбесе әлеге форматны кулайрак күрде. Хәер, тәкъдимнәр булса, без үзгәрергә һәрвакыт әзер. Тәкъдимнәр көтәбез.

ТАГЫН КҮЗ БУЯУ

Сентябрь аенда Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Минемчә, бу бер дә кирәкле вакыйга түгел. Элекке сайлаулардан соң нәрсә үзгәрде соң? Берни дә. Үзгәреш шул: бәяләр үсә, халык ярлылана, байлар аза бара. Шул исәптән, Думада утыручы депутатлар да байый гына. Аларның халык өчен бернәрсә эшләгәннәре юк, президент нәрсә әйтә, шуны раслап утыралар. Алар арасында яшьләре 70тән узганнар шактый. Нәрсәгә дип шул урынга ябышып ята торганнардыр. Халыкта: «Сиксән ягына чыккач, сабый акылы керә башлый», – диләр бит. Менә шул сайлауларга бихисап акча китә. Ә аны авыру балаларын дәвалау өчен теләнеп тиен җыючыларга бирсәләр, файдасы күбрәк булыр иде. Депутатларның сайлауга кадәр буш вәгъдәләр биреп, халык алдында мактанганнары бер кешегә дә кирәкми. Вәзгыять үзгәрми икән, сайлаулар халыкка бернинди үзгәреш тә алып килмәячәк. Менә күрерсез, сайлау үткәч, бәяләр тагын да артачак әле.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

КҮМӘК САТАШУ

Бигрәк тә буталчык, капма-каршы фикерләр бик күп булып та, бер генә фикер алга сөрелгән заманда яшибез. Демократия яссылыгында. Генераль директор, журналист Илшат Әминов әйтмешли, хокукый дәүләттә. «7 дней» тапшыруын алып баручы Илшат әфәнде ярсып-ярсып вакцина ясатырга өнди. Вакцинациягә каршы булулары турында сөйләгән хирург, күз һәм теш табибларын «негодяйлар» дип атый. «Алар кемнәр, инфекционистлармы әллә?» – ди. Шул ук вакытта ул үзе санитар табиб вазыйфасын башкарып маташа. Башка фикерләр җиткерүче табиб, журналистларга сүз бирмибез, ди. Ә менә иң куркынычы һәм аянычы шул: хәзер нинди вирус өстенлек иткәнен без тәгаен белмибез дә. Ковид-19, Ковид-20 әллә Ковид-21ме? Табиблар да белми. Шулай булгач, Илшат әфәнде, нинди вируска каршы вакцина ясатырга өндисез сез? Кайда монда мантыйк? Бетсәгез бетегез, күрмәгәнегез шул булсын, дисезме?!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

САЙЛАУ ҖИТӘ БИТ

Авыл җирлегендә яшәүче халыкка беркайчан да җиңел булмады. Урамнарны төзекләндерү, хуҗалыкларны су белән тәэмин итү, район үзәгенә бару-кайту өчен транспорт табу... «Оптимизация» дигән булып, татар мәктәпләрен ябып, башка авыл мәктәпләренә кушу кебек темалар күтәрелгән мәкаләләр «Безнең гәҗит»нең һәр санында басылып тора. Газета язмалары эзсез калмый, халык рәхмәт сүзләрен җиткерә. Санап кителгән һәм башка кимчелекләрне төзәтү җитәкчеләрнең көн тәртибендә булсын иде. Сайлаулар тагын җитә бит.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»КӘ РӘХМӘТ

Хөрмәтле, «Безнең гәҗит»леләр. Арча районы Чиканас авылыннан рәхмәт әйтеп шалтыратуым. Авылыбызда мәктәп ябылу турында берничә язма чыгардыгыз. Вакыйгалар эчендә кайнаганыгыз, гаделлек өчен көрәшкәнегез, битараф булмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Хаклык өчен көрәштә Аллаһы Тәгалә куәт һәм сәламәтлек бирсен сезгә. Тиражыгыз үсеп торсын, укучыларыгыз артсын!

Нәфига НИГЪМӘТҖАНОВА,

Арча районы, Чиканас авылы

ТӨЗӘТҮ

Узган атнада «Болгар радиосы»нда азанны кем әйтә?» дигән сорауга җавапта ялгышлык киткән. Радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов: «Быел «Татар азаны-2021» радиобәйгесе үткәрелгән иде. Анда Айназ Кәлимуллин дигән егет җиңеп чыкты. Бәйге шартлары буенча, ул әйткән азан «Болгар радиосы»нда бер ел буе яңгырый», – дип белдерде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии