Өметсез шайтан гына

Урлауның нәрсә икәнен дә белмәгән кеше кризис аркасында караклыкны хуплый башлады. Бу болганчык заманда эшләп-эшләп тә ике-өч ай буе акчасын ала алмаган кешегә нишләргә соң? Хезмәт хакының яртысын гына бирәләр. Конверт белән бирелә торган яртысын халыкның октябрь аеннан бирле күргәне дә юк. Бу күренеш бигрәк тә шәхси төзелеш фирмаларында күзәтелә. Кыскартулар да модага кереп китте. Дөнья буенча эшсезлек хөкем сөргәндә, ярык тагарак янында утырып калучылар саны көннән-көн арта. Инде күп кенә фирмалар ябылды да.

Үзем дә төзелеш фирмасында эшлим. Инде ике айдан бирле күргән юк. Директор белән турыдан-туры элемтәгә дә кердек. Ул безгә: “Егетләр, кризис вакыты, аңлагыз инде”, – дип елмаеп каршы алып, йомшакка җәеп катыга утыртты. Безгә нишләргә инде дигәч, хатыннарыгыз эшли бит, түзегезче, дип мыскыллы елмаю белән озатып чыгарды.

Беркөнне шулай үзем яши торган йорт янында урнашкан кибеткә ипигә дип кердем. 15 минут эчендә генә дә биредә кибетчеләр өч кешене урлау буенча тотып алды. Шулар арасында икесе ир кеше иде. Баксаң, икесе дә кыскартуга эләккән икән. Берсенең – өч, икенчесенең ике баласы барлыгы ачыкланды.

Кризис туктамыйча, угрылык кимемәячәк. Ә җитәкчеләребез кризисның кайчан бетәчәген дә ачык итеп әйтә алмый. “Акча бирәсезме?” дигән сорауга җавап әзер: “Ошамый икән, башка эшкә күчә аласың”.

Үзебез сайлаган депутатлар бушка вакыт уздырып ята. Угрылыкка килгәндә, шул ук депутатларыбыз меңәрләп акчаны үз мәнфәгатьләренә тота. Ә моның өчен җавап бирү аларны куркытмый. Төрле ялган кәгазьләр белән судан коры чыгалар. Алар беркайчан да тотылмый, ә инде 30-40 сумлык товар урлап чыккан гади халык хезмәткәрләре кулына эләгә.

Гади халыкның ертык кесәсен түгел, ә акча белән шыплап тулган түрәләрнекен тикшерә торган заманалар безнең илдә кайчан да булса бер килер микән?! Килгән очракта да ул озак яши алырмы? Монысы инде бер Ходай Тәгалә кулында һәм абзыйларыбыз кесәсендә кала бирер. Яшәп карыйк! Бәлки, кайчан да булса кояш елмаер, өметсез шайтан гына, диләр бит. Өметләнеп карыйк.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ.

шәһәре.

Ютазыга бер бакча да җитә

2008 елның 1 августына кадәр Ютазы районының Ютазы авылында ике балалар бакчасы эшләп килгән. Һәм менә узган елның җәй аенда РФдә гамәлдә булган оптимальләштерү канунына таянып, Ютазы муниципаль район башкарма комитеты элеватордан берничә йөз метр ераклыкта урнашкан икенче “Зернышко” дип исемләнгән балалар бакчасын ябып куйган. “Зернышко”га 18 бала йөргән. Сүз дә юк, Ютазыны икегә бүлгән тимер юлның аскы өлешендә яшәүчеләр өчен, ара ераклыгы буенча караганда, балаларны бакчага китерү һәм алып китү уңайлырак булгандыр. Әмма ябылган бина 1965 елда ук төзелгән, бик иске һәм авария хәлендә. Ә аннан бер чакрымнан кимрәк ераклыкта заман таләпләренә җавап бирерлек ике катлы “Солнышко” балалар бакчасы булуын исәпкә алганда, бу адым үзен аклый кебек. “Зернышко”ның ябылуы белән ризалашмаган кайбер ата-аналар кемнәргә генә язмаган: район хакимиятенә, “БГ” редакциясенә һәм хәтта Президентына. Оптимальләштерү зарурлыгыннан килеп туган, бакчаны ябуның нигезле икәнлеген аңлату өчен, район үзәге саналган шәһәр тибындагы Урыссу бистәсеннән муниципаль район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм рәисе Виктор Кукунин үзе дә ата-аналар белән сөйләшү өчен, Ютазыга килгән. Тик шулай да 18 баланың алтысының әти-әнисе баласын “Солнышко”га йөртүдән баш тарткан.

ИКЕНЧЕ “ЗЕРНЫШКО” БАКЧАСЫ

Мин “БГ” редакциясенә килгән хатны күрсәткәч, Ютазы җирле үзидарәсе башлыгы Гөлнара Сафиуллина, ябылган һәм бүгенге көндә эшләүче балалар бакчасын барып күрергә тәкъдим итте. Бу яшь ханым узган елның октябреннән генә авыл идарәсен җитәкләү вазифасына керешкән.

Үзәктә урнашкан административ бинадан бакчага, тимер юл полотносын җәяүләп аркылы чыксаң, иң күбе 10 минутлык юл. Ә белән махсус урау юллары 2 чакрымнар булыр.

Бакчага алып килүче юлларны яхшы дип әйтеп булмый. Киртә белән әйләндереп алынган, зур булмаган мәйданда утыручы баракка охшатып эшләнгән элекке бина үзе дә начар. Аны торак мәйданына мохтаҗлык кичерүче ютазылыларның соравы буенча аукционда сатуга куйганнар. Бәйсез эксперт бинаны нибары 270 мең сумга бәяләгән. Барак-йорт бикле булганлыктан, без аның эченә керә алмадык. Тик мин бирегә яшәр өчен күченеп килүчеләргә кызыкмадым. Хәер, Русиядә гомер-гомергә торак зур проблема булып килде һәм хәзер дә күпләр иң алама шартларда да яшәргә риза, баш өстендә түбә генә булсын.

Редакциягә язучыларның хаты аноним. Шунлыктан, мин алар белән очраша алмадым. Җирле хакимият фикерен тыңлау, үзем күргәннәрне анализлау белән генә чикләндем. Хатта: “Икенче номерлы балалар бакчасы экологик яктан чиста урында иде”, – дигән юллар бар. Тик, күргәннәремнән чыгып, бу сүзләрне шик астына алырга туры килә. Чөнки “Зернышко” балалар бакчасы авыл җире өчен алагаем зур булып калкып торган элеватор корылмаларыннан ерак урнашмаган. Хәер, элеватор җилләре бакчаның яңасына да җитәрлек, ул да аннан ерак түгел.

“СОЛНЫШКО”ДА ХӘЛЛӘР ҮЗГӘ

Баштан ук шуны әйтеп куярга кирәктер: оптимальләштерүгә эләккән икенче балалар бакчасын япкач та, андагы хезмәткәрләрне эшсез калдырмыйлар. яшенә җитеп килүчеләр, әлбәттә инде, лаеклы ялга җибәрелә, ә калганнары штат расписаниесе буенча беренче бакчага хезмәткә алына. Чөнки биредә группалар саны да арта. Туксан урынга исәпләнгән “Солнышко”га бүген 75 сабый йөри. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган.

– Бакчаның эш вакыты иртәнге 6 сәгать 30минутта башланып, кичке 5кә кадәр. Баласын тиешле вакытта ала алмаучылар өчен – дежур-тәрбияче соңга кадәр кизүлек итә, – ди учреждение мөдире Гөлнара Исраилова.

Гөлнара Рөстәмовнадан баласын элек “Зернышко”га йөрткән берәр ата-ана белән сөйләшеп булмас идеме, дип кызыксынам. Кирәк бит, нәкъ шул чагында безнең яннан Светлана Рәхимова үтеп бара икән. Ул ябылган бакчадан нарасыен бирегә күчергән 12 әнинең берсе булып чыкты. Элек үзе дә иске “садик”та эшләгән, ә хәзер монда урам себерүче вазифасын башкара. Аннан бакчаларның кайсында яхшырак булуы белән кызыксындым. “Биредә, әлбәттә”, – диде ул.

Ютазы Җирле үзидарә рәисе Гөлнара Сафиуллина да, бакча мөдире Гөлнара Исраилова һәм Светлана Рәхимова, башка кайбер биредәге хезмәткәрләр кебек үк, балаларын “Солнышко”га китермәүчеләрнең ошбу адымын принциптан чыгып эшләнгән гамәл, дип исәпли.

– Җәяүләп, бала җитәкләп яисә күтәреп тимер юл аркылы чыгарга туры килә, дип язулары – дөрес сүз түгел. Чөнки нәкъ менә баласын тәрбия учреждениесенә китерүдән баш тарткан өлкәннәрнең һәркайсының җиңел машинасы бар, – ди алар. – Бу сылтау гына. Әнә, Сирин Хөснетдинов иң еракта яшәсә дә, көн дә багалмасын китерү җаен таба.

ФАҖИГА НИЧЕК БУЛГАН?

Хатта мондый юллар да бар: “Әле кыш көне фаҗига да булды, бер ана баласын коткарам дип, поезд астына эләкте…”

Кеше гомере белән бәйләнгән мондый очрак, әгәр раслана калса, кемнәрнедер гаепләр өчен шактый ук җитди һәм бик күңелсез хәл. Вакыйга ничек булган? Тикшерү органнары трагик язмышка дучар булучы хатынның “эшен” бөтен ваклыкларына игътибар итмичә, өстән-өстән генә карады микәнни?

Бу сорауны Ютазы җирле үзидарәсенә керүгә Гөлнара Сафиуллина белән идарәнең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Егоровага да биргән идем. Беренче балалар бакчасына килгәч, шушы ук соравымны Гөлнара Исраиловага да кабатладым.

…Ютазыда ярдәмгә мохтаҗ ялгыз өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Елена Гыйльметдинова 2007 елның декабрендә 5 яшьлек улы Русланны “Зернышко” балалар бакчасына йөртә әле. Үзе вафат буласы көнне, кичке бишенче яртылар тирәсендә, ул баласын бакчадан ала да, туры өенә кайтмый. Ә ниндидер йомышы төшеп, тимер юлның аргы ягына чыгарга ниятли. Тик, күрәчәктер, рельслар аша чыкканда, кара-каршы килүче ике поезд составы арасында кала. Бәлки, янында баласы булмаса, Еленага берни дә булмас иде. Поездның берсе генә борын төбеңнән шаулап-дөбердәп узганда да тән буенча “кырмыскалар” йөгерешә. Ә менә ике поезд арасында калу… Күрәсең, сабый түзмәгәндер, куркуыннан берәр якка ташлангандыр. Ә Ана дигән зат күз нурының юкка чыгуына юл куя ала димени, аны коткарам дип, артыннан омтылгандыр. Нәтиҗәдә, үзе чуен тәгәрмәчләр астына эләккән. Хәер, бу турыда хәзер фаразларга гына мөмкин инде.

Атасыз үскән балалар, Елена Гыйльметдинова һәлак булганнан соң бөтенләй ятим кала. Ярый әле ике малайны да мәрхүмәнең сеңлесе опекунлыкка ала. Анфиса кечкенә Русланны 2008 елның 19 гыйнварында инде элек йөргән “Зернышко” бакчасына түгел, ә “Солнышко”га китерә (бу хакта теркәлгән язманы бакча мөдире Г.Исраилова махсус журналдан ачып күрсәтте). Бу исә, Е.Гыйльметдинованың, вафатына кадәр, баласын икенче балалар бакчасына йөрткәнлеге һәм һәлак булуы да улын бакчадан алып кайтканда түгел, ә шәхси йомышы белән каядыр барганда булганлыгын ачык күрсәтә (бакча ябылуга дәгъва белдерүчеләр яңа бакчага тимер юл аша йөрергә туры килүеннән зарлана бит). Шуңа күрә, кадерле милләттәшләр, газетага һәм Татарстан Президентына хатлар язганда (сезнең хәлегезне дә аңлаган һәм хөрмәт иткән бер хәлдә) фактларны бозып күрсәтүегез сезне бизи торган нәрсә түгел икәнен әйтергә туры килә.

Руслан бүген “Солнышко” бакчасы янәшәсендә урнашкан урта мәктәпнең беренче сыйныфында укып йөри, диделәр. Мәрхүмәнең олы улын Анфиса ханым Казандагы Суворов училищесына урнаштырган. Унөч яшьлек баланы курсант-суворовчы итәргә РФның ятим балаларга кагылышлы федераль законы мөмкинлек бирә.

САУ БУЛ, ЮТАЗЫ!

Ютазы исемен йөртсә дә, район үзәге бу авылга урнашмаган. Ул шәһәр тибындагы 13 мең чамасы халык яшәгән Урыссу бистәсендә. Гөлнара Сафиуллина белән Гөлнара Исраилова Урыссудагы район мәгариф бүлегенә барып, оптимальләштерү канунына нигезләнеп ябылган балалар бакчасына кагылышлы мәгълүматларны инде югарырак даирәдәге чиновниклар авызыннан да ишетергә киңәш иттеләр.

Ютазы муниципаль район башкарма комитеты рәисе Виктор Кукунин Ютазыдагы “Зернышко” балалар бакчасы турында сүз кузгаткач: “Бу бакчаның искергән бинасы берничек тә балалар тәрбияләү урыны булып хезмәт итә алмый, бусы, беренчедән; икенчедән, хәзерге кризис заманында бюджет акчасының һәр тиене исәптә булырга тиеш. Шуннан чыгып, пенсия яшенә җиткәннәрне лаеклы ялга озаттык, ике бакча контингентын бергә кушып, чыгымнарны шактый киметүгә ирештек. Ютазыга бер балалар бакчасы да җитә, әле ике бакчага йөрүче нәниләрне бер түбә астына җыйгач та, “Солнышко”да артык урыннар калды. Ниндидер принциптан чыгып, балаларын бакчага йөртмәүче ата-аналар аңласа һәм тиешле нәтиҗә ясаса икән… Үткәннәргә кайту юк бит, ул инде үтелгән этап…” – диде.

Фирдәвес ХУҖИН

Комментарии