Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ФӘҮЗИЯНЕ ИСКӘ АЛСЫННАР ИДЕ!

«Безнең гәҗит»нең 6нчы апрель санында (2022 ел, №13) «Фәүзия Нобельгә лаек» дигән язма басылган иде. Чыннан да, бу язучы Нобель премиясенә лаек! Аңа нишләптер Габдулла Тукай исемендәге премияне дә бирмиләр. Ул бит аңа да күптән лаек. Бигрәк инде, кандидат итеп тә күрсәтмиләр. 90нчы елларда ачлык игълан итеп, хатын-кызлардан беренче булып ничә көннәр ач килеш ятты ул. Бер мәртәбә Дәүләт Советы депутаты итеп сайладылар, анысын да бик тиз туктаттылар, яңадан сайлаттырмадылар. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова ничә мәртәбә суд залларында йөрде, штрафлар түләде. Шушы күренекле шәхесне искә алмыйлар. Алдагы елларда искә алсыннар иде.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ГАДӘТ КИТМИ, ЧИР КИТӘ

Автобустан төшәргә ишек янында басып торам. Янымдагы бер карчык: «Чичас ысхудите?» – дип сорап куйды. Мин аңарга: «Әби, игътибар белән карагыз әле, мин урыска охшаганмы? Башымда татар түбәтәе!» – дидем. Әби әйтә: «Күрәм түбәтәйле татар икәнеңне дә, «прусты привыщкы», – ди. Казан транспортында, тукталышларда күп очракта татар үз гозерен урыс телендә сорый. Татар икәнен күреп торса да. Чөнки ул гадәткә кергән. Мин һәрвакыт татар телендә җавап кайтарам. Гадәт китми, чир китә, диелгән бит татар халык мәкалендә. Хөрмәтле милләттәшләрем, туган телебезгә игътибарлырак булсак иде!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ БИРМИЛӘРМЕ?

Үзем генә яшим. Өй улым исемендә. Ул хәзерге вакытта монда яшәми. Юл акчасы бирәләр иде. Хәзер өй минем исемдә булмаса да, өең бар дип, ул акчаны бирми башладылар.

Тагын бер соравым бар. Мәскәүдән ВДНХдан бирелгән бронза медалем бар. Ул булса, «хезмәт ветераны» исеме бирелә икән, дип укыган идем. Үзебезнең социаль яклау бүлегеннән сорагач, монда ветеран бирмиләр, Мәскәү бирсен, диләр. Закон чыкмадымы икән, медале булганнарга хезмәт ветераны статусы бирмиләрме икән?

Асия ГАЛИЕВА,

Казан шәһәре

Татарстан Республикасының 2004нче елның 8нче декабрендә чыккан 63нче Законы һәм Министрлар Кабинетының 2004нче елның 14нче декабрендә чыккан 542нче карары нигезендә, пенсионерларга айга бер тапкыр түләнә торган акча, шул исәптән халык телендә «юл акчасы» дип йөртелгән түләү билгеләгәндә милек белән тәэмин ителү дәрәҗәсе исәпкә алына. Пенсионерның үз исемендә йорты (йортлары) булып, аның мәйданы һәр гаилә әгъзасына 40 квадрат метрдан күбрәк туры килсә, юл акчасы бирелми. Ә ялгыз яшәүче пенсионерның үз исемендәге йорты яки фатиры 80 квадрат метрдан артып китмәгән очракта, юл акчасы түләнә. Үз исемегездә йортыгыз булмаса да, айлык уртача керемегез 20 мең сумнан артып китсә, юл акчасы билгеләнми. Инвалидлык буенча яки хезмәт ветераны, сугыш ветераны буларак льготалар алучыларга да юл акчасы каралмаган.

Сүз уңаеннан, быел Татарстанда юл акчасының күләме – 547 сум.

Икенче сорауга килгәндә, «Ветераннар турында»гы 5нче Федераль Законда әйтелгәнчә, хезмәт ветераны статусы СССР яки Русия Федерациясе орден-медальләре, мактаулы исемнәре, шулай ук дәүләт ведомстволарының мактау билгеләре белән бүләкләнгән кешеләргә бирелә. Әлбәттә, хезмәт стажы да исәпкә алына. ВДНХ, ягъни Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе Баш комитеты СССР дәүләт хакимияте органы булып саналмаган. Димәк, аның медале дәүләт ведомствосы бүләге дип каралмый. Ул СССРның орден, медаль һәм мактаулы исемнәре турындагы гомуми карарда да телгә алынмаган. Шулай булгач, сез әйткән медаль хезмәт ветераны статусын алу өчен нигез була алмый.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии