Эткә сөяк ыргыткан кебек

Узган елның ноябрь аенда Мәскәүдән РФ мәгариф һәм фән министры А.Фурсенко җитәкчелегендә килгән десант төбәкләрдән Казанга җыелган вәкилләргә мәктәпләрдә ничек укытсаң яхшырак булуын аңлатып маташты. Инде 1908 елда ук империясенең мәгариф министры А.Шварц “инородец”ларның мәктәпләрдә үзенчәлекле һәм милли белем бирүгә омтылышларын юкка чыгарырга, төп юнәлеш булып бердәм урыс мәктәбе генә калырга тиешлеген әйткән.

18-19 һәм 20 гасыр башында патша хөкүмәтенең коточкыч изүенә һәм урыслаштыру вә христианлаштыру сәясәтенең тулы куәтенә эшләвенә карамастан, халкында буларак сакланып калу инстинкты бик көчле була. Шуңа да халкыбызның асыл уллары үз хисапларына дини вә дөньяви белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр тота, аларда алдынгы карашлы муллалар, хәлфә-мөгаллимнәр балаларын укыта.

Русиядә һәр заманда урыс шовинизмы империячел сәясәтнең умыртка баганасын тәшкил итте.“Бүлгәлә һәм хакимлек ит!” шигаре беркайчан үзгәрмәде. (Мисалга: элекке ханлыгының нибары 14% территориясен били; Башкортстан мәйданының өчтән ике өлешендә күпчелек татар районнары урнашса да, Ленин фәрманы белән 1919 елда БАССР төзелгәндә, алар башкорт дуслар ягында калдырылган, нәтиҗәдә, татар-башкорт низагының тынып торганы юк). Вакыты белән нацменнарга сөяк ыргыткан кебек кайбер ташламалар ясап торсалар да (империядәге 1905, 1917 елгы зур социаль тетрәнүләр, 20 гасыр ахырында Советлар Берлеге череп таркалгач, милли матбугатны үстерү, милли мәктәпләр ачу мөмкинлекләре күздә тотыла), каты власть вертикале урнаштырылу белән, А.Шварц варислары рухи аталары әйткәнне үтәргә кереште. Татар халкының күп гасырлар дәвамында файдаланган гарәп язуын 30нчы еллар башында башта латин имласына, аннары 7-8 ел үтәр-үтмәс, Мәскәү әмере белән кириллицага алыштыру шуның бер чагылышы ич. 50-60 елларда милли телле мәктәпләрне ихтыяри-мәҗбүри урыс телендә укытуга күчерә башлаулары да моңа кире каккысыз дәлил. Мин үзем дә Алабуга районының Иске Юраш урта мәктәбендә 60нчы еллар ахырында башта бертуган апам, аннары абыемнарны 9-10 сыйныфларда төгәл фәннәрдән урыс телендә укытуга күчерүләрен яхшы хәтерлим. 70нче еллар башында чират безгә дә җитте. Тик, нигәдер, күңелдә бунтарлык галәмәте купты һәм без, 9 сыйныф укучылары, урысча укытуга кискен каршы чыктык (бу идеяне педагоглардан кемдер тәкъдим итте кебек). Кечкенә масштабта булса да, бу гайре табигый хәл, үзенә күрә система басымына кизәнү иде. “Фетнә” турындагы хәбәр көнендә үк район мәгариф бүлегенә барып ирешкән булса кирәк, ни гаҗәп, шуннан соң безне тынычлыкта калдырдылар. Һәм күп еллар Юраш мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре бары тик ана телендә генә (урыс теле әдәбиятын санамаганда) алып барыла.

ҺӘР ХАЛЫКНЫҢ АЛДЫНГЫ КАРАШЛЫ ЗЫЯЛЫЛАРЫ БУЛА. Алар беркайчан да үз милләтенең телен, мәдәниятен, динен юкка чыгарып, аны соры монолит калыпка куып кертүгә тыныч карый алмый, җәмгыятьтә болганышлар башлануга, уңайлы форсаттан файдаланып калырга ашыга. М.Горбачевның үзгәртеп корулары аз-маз сафлык алып килү белән, татар милләте дә йокысыннан уянды: Татарстанда гына түгел, аннан читтәге республика-өлкәләрдә дә татар телендә газета-журналлар чыга башлады, Сабантуйлар Русиянең бөтен киңлекләрен колачлады. Кала вә салаларда туган телдә белем бирүче мәктәп-гимназияләр ачылды. Барлык бу эшләрнең башында заман таләбе буенча оешкан БТИҮ (Бөтентатар иҗтимагый үзәге) торды. җәмәгатьчелек башлангычында оешып, үзенең беренче корылтаена 1989 елның февралендә җыелса, аңа альтернатив рәвештә 1992 елның июнендә Казанда рәсми властьлар фатихасы белән Бөтендөнья татар конгрессы беренче җыенына җыелды. Мин фәкыйрегезгә беренче корылтаенда һәм тәүге Татар конгрессы эшендә дә Алабуга районыннан вәкил булып катнашырга насыйп әйләде. Конгрессның икенче эш көнендә мәдәният эшләре буенча “түгәрәк өстәл”дә АКШтан килгән делегат Рифат Табинең әйткән гыйбрәтле сүзләре хәтердән мәңге җуелмас. “Урыс империясе хакимиятенә һәм халкына ошбу форсаттан файдаланып, мөстәкыйль татар дәүләтен торгызуны гамәлгә ашырасы иде. Югыйсә берничә елдан урыс дәүләт машинасы кабат элекке куәтенә кайтачак һәм үзәкләштерү басымы тагын да көчәячәк”, – дигән иде профессор. Урысчалатып әйтсәк: “как в воду глянул” галим. Тик, кызганычка, татар халкы, республика җәмәгатьчелеге Б.Ельцинның 1990 елда Казанга килгәч: “Суверенлыкны күпме йота алсагыз, шулкадәр алыгыз” диюен, 1992 елның 21 мартында халыкара юридик нормаларга туры китереп, Татарстанны мөстәкыйль дәүләт итүе турында референдумда белдерсә дә, тулысынча гамәлгә ашыра алмады. Аннары ирешелгәннәрдән чигенү башланды, федераль властьлар белән безнең як өчен оттырышлы шартнамә төзелде. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә Татарстан Русиянең гади бер губернасы хәленә төшеп бара. Аклану өчен соңыннан сүзләр күп булды: янәсе, ТР белән чиктәш чуаш һәм мари урманнарына бронетехника китереп тутырганнар, әгәр Татар иле үзенең тулы бәйсезлеген игълан итсә, республика халкын танк чылбырлары белән таптатып чыгасы булганнар һ.б. Ярый, гөман кылу чынбарлыкка туры да килде, ди. Аурупа Куркынычсызлык Шурасы, Берләшкән милләтләр оешмасы бар бит әле, ниһаять. Алар ярдәмгә килмәс идемени? Уйлавымча, килерләр иде. Әнә ич, Русия хакимиятләре Кавказдагы мәнфәгатьләрен кайгыртып, Грузия үз биләмәләрендәге Көньяк Осетия халкы белән сөйләшү-аңлашуларны утлы корал аша хәл итә башлагач, абхаз һәм осетин халкын яклау сылтавы белән грузин хәрби көчләрен 51нче армия ярдәмендә себереп чыгарды. (Грузиянең Абхазия һәм Көньяк Осетия халыкларына карата геноцидын берничек аклап булмаса да, бу кечкенә республикаларның Грузия территориясендә икәнлекләрен онытмаска кирәк). Дөнья ошбу административ берәмлекләрнең бәйсезлеген танымауга карамастан, Русия аларны бәйсез дәүләтләр дип белдерде һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырды. Илнең югары даирәләре сәясәттә нигә ике төрле стандартка таянып эш итә соң? Әйтик, Чечня үзен бәйсез дәүләт дип игълан иткәч, аның халкын күп еллар дәвамында кырдылар (корбаннарның төгәл исәбен беркем дә белми, һәрхәлдә, 100 меңнең дә өске ягында булырга тиеш һәм моны җәмәгатьчелеккә шулай тиешле нәрсә дип аңлаталар. Хәзер гаммәви мәгълүмат чараларында Чечнядагы катлаулы вәзгыять турында инде телгә дә алынмый диярлек. Ә күрше Грузиядәге Көньяк Осетия автономияле республикасы халкын юк итү башланганның икенче көнендә үк Русия бу хәлгә түзеп тора алмавын белдереп, ярдәмгә килде. Аңлашыладыр: бу очракта неделимая Русия Кавказдагы геосәяси мәнфәгатьләреннән чыгып эш итте.

Еш кына Конституциягә каршы килерлек сәяси карарлар кабул ителә. Моннан ике еллар элек ТР парламенты татар халкының язуын кириллицадан латин имласына күчерү турында карар кабул иткәч, РФ Дәүләт Думасы аны держава бөтенлегенә куркынычлы адым дип бәяләде һәм махсус канун белән гамәлгә ашырудан тыйды. Нацменнарны урыслаштыруның 1908 елгы А.Шварц вариантын тулыландырып, нәкъ бер гасырдан соң “ДД 309” номерлы канун белән урыс булмаган халыкларны туган телләрендә белем алудан гамәлдә мәхрүм итте. Чынлыкта татар телле мәктәп-гимназияләрнең кайберләре инде моннан 4-5 еллар элгәре үк ябыла башлады, ябылмаганнары да күп фәннәрне урыс телендә укытуга күчте. Мисалга, Алабугада 2 татар гимназиясе бар һәм аларда фәннәр, нигездә, “бөек” брат телендә укытыла. Татар балалар бакчаларының да мактанырлыгы юк – тәрбия эшләре урыс телендә алып барыла. Татарстанның 14 район үзәгендә узган гасырның 90нчы еллар башыннан ук, мөмкинлек булуга карамастан, беркайчан да бер генә татар мәктәбе ачканнары да юк (хәтта 100% диярлек татар яшәгән Актанышта да).

Инде алданрак әйтелгәнчә, 2008 елның 18 ноябрендә Федераль Мәгариф министрлыгы РФның милли республикаларыннан рәсми вәкилләр, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советыннан фән һәм мәгариф комитеты рәисләрен Казанга җыеп, ничек укытырга кирәклеген 2 көн буена тукыды. ТР Президенты М.Шәймиев, парламент рәисе Ф.Мөхәммәтшин һәм татар галимнәре (башка милләт вәкилләре дә) туган телдә белем алу һәр халыкның үз эше һәм без беркайчан да бу ниятебездән баш тартмаячакбыз, мәгънәсендә чыгыш ясасалар да, “федерал”ларның үз туксаннары туксан иде. Минем уйлавымча, Федерациянең мәгариф һәм фән министры, командасын ияртеп, нацменнар белән аңлашуга килеп тә йөрмәс иде, монда мәскәүлеләрне ошбу адымга барырга бер нәрсә мәҗбүр итте. Ул да булса, Төньяк Кавказда килеп туган вәзгыять. Державаның “кече” халыклары ризасызлык белдерергә мөмкиннәр ич: Русия ярдәме илә Абхазия һәм Көньяк Осетия “тулы ”кә иреште, ә безнең телебезне дә кысалар, дияр берәүләр, урамнарга чыгу ихтималы да юк түгел. Киң күңеллелек күрсәтеп, эткә сөяк ыргыту ишарәсе янә ясалды: “милли компонент” гыйбарәсе көндәлек лексиконнан күпмедер вакытка төшереп калдырылды (игътибар итегез: күпмедер вакытка гына (!), чөнки дәүләт дәрәҗәсендәге урыслаштыру сәясәте беркайчан да көн кадагыннан төшеп калмаячак).

Планета халкының күп өлеше инглиз телендә сөйләшә. Кайбер башка телләр кебек үк урыс теле дә тирән кризис кичерә (Мәскәүнең үзендә үк реклама такталарының күпчелеге латин шрифтында язылу чынбарлыкның нинди булуын ачык күрсәтә). Шовинистларга татар телен юкка чыгару, урта гасырларда татар сугышчыларының учакта урыс кешесен кыздырып ашауларын ялган тарих китабында сурәтләү белән мавыкканчы, Русияне ни рәвешле чын Федерация итү турында баш ватарга кирәк. Кызганычка, әлегә хәлләр һаман күбрәк драматик төс ала бара. “Русия өчен!” шигарен әләм урынына күтәргән шовинистик көчләрнең яклавы астында державаның дистәләрчә шәһәрендә такыр башлы меңләгән скинхедлар Урта Азиядән килүчеләр вә Кавказ чырайлыларны вәхшиләрчә кыйный, үтерә. Кешеләр, бу явызлык актларын туктату өчен берләшергә, үз сүзебезне кистереп әйтергә вакыт җиткәндер бит! Югыйсә бәхетсезлек теләсә кайсыбызның ишеген кагуы бар.

Без, алдынгы карашлы татар зыялылары, бөтен көчебезне латин имласын кабат милләтебезгә кире кайтаруга, татар телле балалар бакчалары, мәктәп-гимназияләрнең булганнарын ничек тә яптырмаска, яңаларын ачтырырга тырышырга тиеш. Татарстанның барлык район үзәкләрендә татар телле мәктәпләр булсын (шуның өчен дә Татар иле бит ул!) 1млн Мәскәүдәге милләттәшләребез белән тыгыз бәйләнешкә керергә һәм киләчәктә башкала мәктәпләре ндә татар класслары, ә мөмкин булганда, кайбер фәннәрне татар телендә укытучы мәктәпләр ачтыру өчен көрәшергә тиешбез (милли мәктәпләрне РФның татарлар күпләп яшәгән һәр төбәгендә ачтыру мәслихәт, федераль казнага салымны һәркем бердәй түли ич). Татар кешеләре арасында аралашуны бары тик туган телдә алып баруны онытмыйк. Югыйсә Г.Исхакыйның моннан 100 ел элек әйткән “200 елдан соң инкыйраз”ы алданрак та чынга ашарга мөмкин.

Фирдәвес ХУҖИН,

Алабуга шәһәре.

Комментарии