Таулар

Тау турында сүз чыкканда затлы ир-егетләргә «тау кебек мәгърур» дигән гыйбарә йөри. Тауларга багышланган җырлар да шактый икән. Әйтик, «Урсал тау» җыры. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә язылган «Керкәле таулары» җырын тормышлар корып, дөньялар бераз рәтләнеп, ашка-суга йөри торган мәлләрдә блокнотыма ук күчереп язып куйганмын. Кулдан дәфтәр битенә берничә данә язып, бераз ашап-эчеп алгач, дәфтәр битләрен кулларына тоттырам. Азат гармун уйный, Роза җырлый, без кушылабыз. «Кукмара» җырында да таулар телгә алына: «Ярсып поездлар узганда тетрәп кала таулары... Җиңел генә җырлана торган җыр. Кукмарасын да, тавын да күргән юк анысы, ә менә итекләре истә. Кукмара итеге дип атала торган, бөгелми-сыгылмый, аякны җылытмый торган итекне югары сыйныфларда укыганда кияргә насыйп булган иде.

Үкенечле мәхәббәт тарихына багышланган бер җырда: «Кара бөдрә чәчләреңне син тарарсың, мин үрмәм. Тауга менеп, ташка басып, син карарсың, мин күрмәм», – дигән сүзләр бар. Хәзер инде таудагы түгел, кара-каршы килгән кешене дә килеп җиткәч кенә күрәбез.

Сарманның Иске Әлмәт дигән авылына көнчыгышка таба тауга менеп барасы иде. Юл өстендә Сарман зираты. Җәйге каникул вакытларында инде 6нчы классны бетергәч үк ындыр табагына эшкә йөри идек. Нишләптер үлгән кешедән, зираттан бик курка идем. Үземнең якыннарым үлгәч, бу курку бетте. Соң шул ук әнкәй, апа, абый бит инде – бары сулаудан гына туктаганнар. Зираттан ары таулар астында Мортыш Тамак, Боламык авыллары урнашкан. Тау астыннан гына ат, җәяүле юлы да бар иде. Төенчекне (бераз күчтәнәч булгандыр инде) таяк башына элеп, җәяүләп барган әнкәй артыннан теркелдәгәнем истә.

«Уфа таулары пыяла, таш булса таймас иде...» дип җырлый егетен солдатка озаткан кыз. Солдат хезмәте дә өчәр, дүртәр ел иде шул ул вакытта. Мартрос-морякларныкы дүрт булып хәтердә калган. Уфа тауларын да күрергә насыйп булды. Тау алай пыяла түгел иде, кызыл балчык, таш. Тау итәгендә кызынып, Агыйделдә су керергә дә насыйп булды. Башкортстандагы әлеге таулардан Урал таулары башлана. Бу җыр да шул тауларга карагач тугандыр инде: «Бездә биек таулар бар, тау астында таллар бар...» Безнең яшьлектә чыккан җырдыр дип уйлыйм. «Бер тауда ун чишмә» җырын да шулай ук блокнотыма язып куйганмын: «Бер тауда ун чишмә, унысы ун төстә...»

Мәхәббәт хәлләре турында тау кушылган тагын бер җыр искә төште: «Биек тауның башларында, эх, мин каеннар булсам. Мин үзем каеннар булып, син былбыл булып кунсаң...» «Биек тауга менимме, агым суга керимме? Дусларыма сөйлим микән, үзем генә белимме?»

Сарманның тар гына инеше аша больница артында бакыр базлары булган. Бу турыда авылдашым, Ленинчы – Югары уңыш – Сарман газеталарында (бер үк район газетасын шулай өчкә төрләндерделәр) мөхәррир булып эшләгән кара бөдрә чәчле, искиткеч чибәр Хәниф Хәйруллин бик зур күләмле китап язган иде. Әхмәт авылының ике малае шушы базга кереп адашып, ике көннән генә табалар. Бик мавыктыргыч әсәр иде ул.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии