Татар интернеты дөньяны яулый!

Татар интернеты дөньяны яулый!

Биш ел чамасы элек цифрлы телевизор, электрон китап, айфон кебек технологияләр турында Русиядә әле сөйләшә генә башлаган иделәр. Бүген исә бу техник ачышлар тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әйләнеп бетте, диярлек. Яшьләр генә түгел, урта, хәтта өлкән буын кешеләре дә компьютер, белән актив кызыксына һәм куллана. Бу – заман таләбе. Җитәкчеләр дә хәзер документларны электрон нөсхәдә әзерли һәм эшчеләрдән дә шуны ук таләп итәләр. Ил президентының кулында кечкенә компьютер. (Халыкта хәтта «Медведевка «Twitter»га «зарланып» язам дигән шаяру да барлыкка килде.)

Интернетны күп кулланучылар, әлбәттә инде, яшьләр (якынча 10-30 яшьлекләр). Ә кайбер «вундеркинд» балалар бакчага йөргәндә үк компьютер белән җенләнә башлый. Балаларына ияреп әти-әниләр дә компьютер каршына утыра. Күпләр балаларын «контрольдә» тотар өчен дә шулай эшли.

Узган шимбәдә, Казан милли мәдәният үзәгендә, нәкъ менә интернет проектларга багышланган кичә узды. Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы оештырган бу бәйге «Белем җәүһәрләре» дип атала. Ул әле икенче генә тапкыр уза. Шуңа да карамастан, быел «Белем җәүһәрләре» бөтендөнья сайтлары арасында үткән һәм Халыкара бәйге статусын алган. Бу ярышның максаты – телендә сайтлар эшләүчеләргә ярдәм итү, аларны үстерү һәм башкаларны да шул эшкә тарту. Оештыручылар башкарган иң зур эш – ул телен саклап калу, үстерү. Бәйгене оештыручылар арасында «Белем.ру» сайты һәм аның җитәкчесе Раил Гатауллин да зур өлеш керткән кеше.

«Белем җәүһәрләре»ндә катнашу өчен быел 44 гариза килгән булган. Шуның 41е сайлап алу турын үткән, ә 29ы финалда катнашу бәхетенә ия булган. Ярыш җиде номинациядә үткәрелде. Анда укучыларга да, студентларга да, укытучыларга һәм гаиләләргә дә үзләренең интернет проектлары белән катнашу мөмкинлеге тудырылган.

Бәйгенең географиясенә килсәк, катнашучылар Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан республикасыннан, хәтта АКШтан да бар иде. Яшь буенча да чикләүләр куелмаган. Иң мөһиме сайтның татар телендә булуы. Минем «Укучы – җәүһәр» номинциясендә җиңеп чыккан Буа егете Булат Шакиров белән сөйләшү мөмкинлегем булды. Булат 9 сыйныфта гына укуына карамастан, интернетны һәм заманча технологияләрне профессиональ хакерлардан ким белми, дигән фикер туды миндә. Ул Татарстан чишмәләре хакында сайт эшләгән егет. Үзе бик тыныч, аз сүзле булуына карамастан, шундый зур эш башкарып чыккан егеткә афәрин дими тагын ни дип була?! Булат Югары Лашчы авылы егете. Дуслары белән авылларындагы иске чишмәләрне чистартканнан соң, аңа республикабыз чишмәләре хакында интернет сайт эшләргә дигән идея килә. Яшь кешегә бераз тырышлык һәм үҗәтлек булса шул җитә бит инде. Булат та чишмәләр белән мавыгып китә. Хәзер аның сайтында 100ләп чишмә хакында мәгълүмат һәм 90лап фото сурәт бар. Сайтны ясаганда, егеткә әтисе дә киңәшләрен бирә (ул информатика укытучысы). Татарстан республикасы чишмәләре хакында мәгълүматны сез http://rtchishma.ucoz.ru сайтына кереп карый аласыз. Кызыксынып, үзем дә карап чыктым Булатның эшен. Ул анда чишмәләр хакында мәгълүмат кына биреп калмаган, җырлар да туплаган, дини мәгълүмат та биргән, чишмәләрне төрләргә бүлеп тә күрсәткән. Кыскасы, бик яхшы эшләнгән сайт дияр идем.

Киләчәктә «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесе тагын да үсәр, катнашучылар артыр, татар телендә эшләнелгән сайтлар күбәер дип ышанасы килә. Булат кебек егетләр-кызлар булганда татар теле үлмәс, ә киресенчә, үсә генә барыр. Килер бер көн, татар интернеты бөтен дөньяны яулар!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Татар интернеты дөньяны яулый! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии