«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ТӘРӘЗӘ КАРШЫННАН ЮЛ УЗДЫРМАКЧЫЛАР

Мин мәчет белән янәшә яшим, арабыз – ике метр чамасы гына. Бакча башымда Шушма елгасы буе. Бер җомгада район хакимиятендәгеләр мәчет ишек алдына җыйдылар да, елга буенда парк ачабыз, диделәр. Мәчет белән өем арасында калган ике метр аралыктан шул паркка төшүче тротуар ясарга хыялланалар. Моңа мәчет бабайлары да, үзем дә каршы. Чөнки ул юл бераз мәчет ишек алдыннан да үтәчәк, намаз укый торган җир, Аллаһ йорты «проходной двор» була алмый бит инде, ди күп кеше. Ничек инде бабайларның намаз укый торган җиреннән, мәчет ишек алдыннан үтәли юл салырга мөмкин? «Тротуарны салганда сезнең җирегезгә кермәячәкбез», – дип тынычландырмакчы була мине җирле түрәләр. Кермәсә соң, тәрәзәмә терәтеп үк юл салгач, миңа аермасы бармы?

Ләлә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Балтач районы, Балтач бистәсе

Бу уңайдан Балтач районының Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Сәгъдиев Илфат Нурулла улына шалтыраттык:

– Парк ясарга дигән акчалар «Иҗтимагый пространстволар» («Общественные пространства») программасы буенча бүлеп бирелде. Чынлап та, Шушма буен төзекләндерергә ниятләгән идек. Күптән түгел әлеге уңайдан Казанда киңәшмә булды, су басу белән бәйләп, бу урынны төзекләндерү булмаячак, дигәнрәк фикер яңгырады. Хәзергә билгеле бер процедура бара. Мөгаен, Шушма буен быел төзекләндермәбез дә. Тротуарны ясаган очракта да, без Ләлә апаның җиренә керми торган булабыз. Нәрсәгә шулай борчыла ул, аңламыйм, – дип җавап бирде җитәкче.

СӘДАКАНЫ КАБАТ СӘДАКА ИТЕП БИРИММЕ?

Безнең якта шундый гадәт бар: мәетне күмәбез, хәер таратабыз. Бу хәерләрне һәммәбездән җыеп алып, пакетка салалар да, мәчеткә тапшырабыз, диләр. Миңа хәер итеп биргән акчаларны шундук башка кеше хәер итеп бирүем дөрес буламы соң?

 Фәйзелхак КАМАЛИЕВ

Түбән Кама районы, Югары Чаллы авылы

Соравыгызга җавапны Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадимов бирә:

– Пәйгамбәребез г.с.в. әйтә: «Кем дә кем берәр изгелекнең сәбәпчесе яки этәргече булса, шушы изгелекнең савабы ул аны үзе үтәгән кадәр итеп язылыр». Үзең мохтаҗ булмаганда, сәдаканы чынлап мохтаҗ булган кешесенә тапшыруың хәерлерәк. Әгәр дә без үзебез сәдака әһелләре түгел икән, ятимнәргә, мескеннәргә, гыйлем алган шәкертләргә сәдака бирү мөмкинлеге бар. Күп очракта: «Кая, кемгә бирик соң, кем мохтаҗ соң?» – дип сорыйлар. Бар шундый кешеләр – алар чынлыкта мохтаҗ булмаса да, соранып яталар. Мондый бәндәләргә бирүеңә караганда, мәчеткә тапшыруың хәерлерәк. Әйтик, кеше ун суммы, илле суммы, йөз суммы – күпме булдыра ала, хәтта бер сум, бер тиен булса да – мәчеткә хәер китерде ди. Еш кына аның ул хәере мәчетнең ут, газ түләүләренә китә. Газны ягып, мәчет җылына ала. Димәк, монда килеп, кеше намаз укый алачак. Хәерен мәчеткә бирүче, үзе дә белмичә, мәчеттә намаз укырга мөмкинчелек тудыра һәм шушы намазның савабы аның үзенә дә языла, гәрчә бу кеше үзе намаз укымаса да. Хәзерге вакытта күп мәчетләрнең ут-җылы өчен түләргә акчалары да җитми, соранып йөрергә туры килә. Шуңа күрә сәдаканы мәчеткә кабат тапшыру – саваплы гамәл.

БУШЛАЙ ДИЛӘР, Ә ЧЫНЛЫКТА?

Глаукома авырулы кешеләргә күз даруларын бушлай бирергә тиешләр, дип язганнар иде. Мин шушы чирдән интегәм. Табибка күренергә бардым, бу хакта сораштым – чынмы икән, янәсе. «Әйе, сезгә бушлай бирелергә тиешле дарулар бар, менә боларны кайтартыйкмы?» – дип, табиб аларның исемлеген укып күрсәтте. Анда миңа кирәкле дару бөтенләй юк. Минем ике күземә ике төрле дару, аларның берсе-берсе меңәр сум диярлек тора. «Без ул кыйммәтле даруларны бирә алмыйбыз», – ди табиб. Аларны бирә алмагач, нәрсәгә хөкүмәт кешене алдалап, «дару бирәбез» дип, закон чыгара икән?

Закир ЮНЫСОВ

Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

ТАТАРЧА ХОККЕЙ КАРАДЫМ

Мин олы яшьтә, шулай да әйтми кала алмыйм. Моңа кадәр хоккей караганым да булмады, ул русча булгач – аңламадым да, карарга да теләмәдем. Күптән түгел картым вафат булды, быел безнең бергә яши башлавыбызга 50 ел тулырга тиеш иде. Шуннан соң мин гел телевизор гына карап утыра башладым. Бер көнне карасам, хоккей татарча ишетелә бит – исем китте! «Бу хоккейны нишләп татарча алып баралар икән?!» – минәйтәм. Тыңлыйм, тыңлыйм… Исем китте. Дөньяларым иркенәеп киткән кебек булды. Сулышларым ачылды, ниндидер кысанлыктан чыккан кебек тойдым үземне. Үзебезнең тел бит – татар теле! Алып баручыларның тавышлары бөтен дөньяны яңгыратты. Алар шундый тырышты, хоккейчыларга караганда да тырышып, матур итеп сөйләделәр . Шундый күңелем булды – менә бит, Татарстанда нинди хоккейчылар бар, нинди искиткеч алып баручылар бар, дим. Аларны шундый яраттым, алар белән бергә еладым, бергә көлдем, бергә сөендем, әмма картым гына янымда булмады. Ул бик ярата иде хоккейны. Татарча хоккейны карарга өлгермәде генә…

Фәнисә ШАКИРОВА

Азнакай шәһәре

ПУТИНГА ЯЗАСЫМ БАР

Газетабызны бик яратам, аны үзем өчен дөрес яшәү үрнәге дип әйтер идем. Сездә ялган да, ялагайлык та юк. Башка газеталардан ул шуның белән дә аерылып тора. Сезгә бер үтенечем бар. Путинга мөрәҗәгать итәсем килә. Хатны язмача җибәреп карадым – җавабы булмады. Электрон адресын язып чыкмассыз микән?

Зоя КАДЫРОВА

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Безнең хакта булган югары бәягез һәм җылы сүзләрегез өчен зур рәхмәт! www.kremlin.ru сайтына керегез. Бу – РФ Президентының рәсми сайты. Алга таба «Контакты» дигән бүлекчәгә басасыз. Үзегезгә кирәкле вариантны сайлап алып, мөрәҗәгатегезне калдырырга мөмкин. Электрон, мобиль кабул итү вариантлары каралган, зарыгызны шунда ук та язып калдырырга мөмкин.

ҖИҺАЗЛАР САФТАН ЧЫКТЫ – ГАЛИ ВӘЛИГӘ СЫЛТЫЙ…

22нче апрель көнне, көндез безнең авылда электр көчәнеше арту сәбәпле авылда 25ләп хуҗалыкның электр техникалары эштән чыкты: телевизорлары, компьютерлар, кер юу машиналары, суыткычлар, су җылыткычлар, котеллар һ.б. Бу хакта без районыбыздагы электр челтәрләре оешмасына хәбәр иттек. Карап киттеләр. Зыян күрүчеләр арасында 15 гаилә – пенсионерлар, 4 балалы бер гаилә дә бар. Бу гаиләнең иң кечкенә баласы 6 айлык. Аларның кер юу машинасы, телевизоры, җылыткыч котелы янган. 4-5 көн шул балалар белән җылылыксыз яшәделәр. Бер кешегә дә бернинди ярдәм күрсәтүче булмады. Электриклар кереп, экспертиза кәгазе кирәк, дип, чыгып киттеләр. Ул кәгазьне ясату өчен бездән 20 км ераклыкта урнашкан Башкортстанның Октябрьск шәһәренә барырга кирәк. Безгә нинди дә булса ярдәм булыр микән?

Ютазы районы, Тау асты (Подгорный) авылы хакы

Сезнең зарыгызны туры элемтәбез вакытында түгел, бәйрәмнәр алдыннан кабул итеп алган идек. Яллар бик озакка сузылды, райондагы электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе һәм хакимияттәгеләр белән сөйләшер өчен нибары бер көн вакытыбыз булды. Электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Рамил Гыйбадуллинга бу хакта шалтыраткач, ул безнең сорауларга җавап бирүдән баш тартып, бөтен җаваплылыкны үзеннән өстәрәк утырган җитәкчесе – Вадим Белоноговка йөкләде. Вадим Александровичны исә, көн буе шалтыратсак та, урынында тотып булмады. Алга таба районыгызның башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонинага шалтыраттык. Нинди мәсьәлә буенча элемтәгә чыгуыбызны белсә дә, җитәкче безнең бер сорауга да җавап бирмичә, үзенең урынбасарына – төзелеш, архитектура һәм инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илгиз Марат улы Мортазинга шалтыратырга кушты. Шалтыраттык. Һәм шунда чын «кызыклар» башланды.

– Кем миңа шалтыратырга кушты? Мине беркем дә сез шалтыратачагы турында кисәтмәде, интервью бирергә минем вәкаләтем юк. Кайчан миңа өстән күрсәтмә төшә – шунда сөйләшәчәкмен! – дип башлады ул сүзен, минем нәрсә буенча шалтыратуым белән кызыксынып та тормастан.

Билгеле, мондый җавап мине канәгатьләндермәде. Өстән кушылган күрсәтмәләргә генә буйсынган, үзе инициатива күрсәтеп хәтта журналисттан килгән сорауга җавап бирергә икеләнгән җитәкче бу югары вазыйфада нәрсә эшләп утыра икән соң дигән сорау туды. Бу сорауны мин Илгиз Мортазинның үзенә дә бирдем.

Нишләп соң сез җитәкче булып эшлисез, халыкны борчыган сорауларга да җавап бирә алмаслык булгач?

– Анысын сез хәл итмисез. Сез нигә миңа шалтыратасыз?!

Башкарма комитет җитәкчесе сезгә шалтыратырга кушты. Сез аңа буйсынмыйсызмыни? Журналист Казаннан шалтырата, сез аның соравын да тыңлап тормастан, баш тартасыз. Сезнең хакимият йортыгыз мәгълүмат бирми торган берәр нинди ябык оешмамы әллә ул?

– Мин белмим нәрсә кирәк сезгә. Уф… Ярар, әйдәгез миңа сәгать дүрттә шалтыратыгыз!

Шалтыраттым. Телефонны алучы булмады. Шуннан нәтиҗәне үзегез дә ясагансыздыр. Кирәкме район җитәкчелегегезгә сезнең проблеманы хәл итү – юкмы. Ләкин бу теманы контрольгә алабыз. Безгә яңадан элемтәгә чыксагыз иде.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии