Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

МӘЧЕМНЕ АШАДЫ

Безнең районда хуҗасыз этләр бөтен мәчеләребезне тотып, ашап бетерде. Шул исемлеккә минем песием дә эләкте. Ялгыз яши торган әби идем, бик зур иптәш иде ул миңа. Хуҗасыз этләрне балаларга, кешеләргә ташланмас дип әйтеп булмый, куркыныч. Аларны элек йоклаталар иде, хәзер юк.

Рәйсә әбиегез,

Саба районы, Шәмәрдән бистәсе

Сезнең соравыгыз буенча Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязовка шалтыраттык. Ул болай дип җавап бирде:

– Элек этләрне ату рөхсәт ителә иде, хәзер катгый тыела. Шуңа күрә тикшерүләр дә еш булып тора. Без елга ике тапкыр райондагы этләр турында мәгълүмат җыябыз. Бу ветеринария бүлеге белән бергә эшләнелә. Районда бүгенгә 250гә якын ана эт бар. Хуҗалары рөхсәт иткән очракта, ана этләр стерилизация үтә. Узган ел 250 этнең 80не бу процедураны үтте, ә калган этләрнең хуҗалары җавап тотарга тиеш була. Эт бала алып кайтты да, хуҗалары урамга чыгарып атты түгел. Безнең районда этләр күп димәс идем, кешеләргә ябыша торганнары юк. Әгәр дә берәр кеше хуҗасыз этләрне күрә икән, ул җирлек башлыгына яки полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

ТАРИХЫБЫЗНЫ ОНЫТМЫЙК

Мин шуңа аптырыйм: Явыз Иван Казанны яулап алганда ныгытма булып торган Зөя каласын миллиард сумнар тотып торгыздылар. Ә Казанны басып алганда һәлак булган бабаларыбызга һәйкәл кую турында ләм-мим. Бу без, татарларның, хыялында гына кала бирә. Казанны яулап алган Явыз Иван гаскәрләренә һәйкәл Кремль каршында ук горур басып утыра. Аларга һәйкәл бар, ә Ватаныбыз өчен кан койган милләттәшләребезгә юк. Миңа калса, бу чарага Русия президенты Владимир Путин да каршы килмәс иде. Бу – тарих һәм мондый һәйкәл чын татар халкы өчен кирәк. Безнең арабызда мондый җанлы кешеләр әле бетмәгәндер дип өметләнәм.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

АЛДАДЫЛАР, АХРЫ

Октябрь һәм ноябрь айларында хезмәт ветераннары пенсиясенә 526 сум өстәлә дигәннәр иде. Газетада да яздылар бу турыда. Бу алдау гына булдымы икән?

Румия апагыз,

Казан шәһәре

Татарстанда хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм ятим балаларга түләүләр күләмен билгеләүче карар 22нче сентябрь көнне ТР Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган иде. Казан шәһәре Совет районының социаль яклау бүлегендә дә бу турыда искә төшерделәр:

– Документ буенча, 2021нче елдан социаль түләүләр 1,04 процентка индексацияләнде. Аның буенча, ай саен хезмәт ветераннары, шулай ук ТР Дәүләт бүләге ияләренә 526 сум акча түләнә. Бу акча пенсиягә өстәп түләнелми, бу – юл акчасы күләме. Элек бу акча 505 сум иде, хәзер 526 сум булды.

ТАТАРДА СЫЕНУ ТАБАЛАР

Татар милләтенең йөзек кашы, атаклы композитор якташым Сара Садыйковага әлегә кадәр һәйкәл куелганы юк. Ә менә Алабуга шәһәрендә рус шагыйрәсе Марина Цветаевага һәйкәл куюны мин берничек тә аңлый алмыйм. Ул Татарстан җирендә сыену урыны тапкан. Юкса, үзенең шигырьләрендә татар халкын хурлап, эткә тиңләп язган бит. Күптән түгел Алабугада Әби патша Екатерина IIгә дә һәйкәл куйдылар. Ул татар халкына бер генә дә яхшылык эшләмәгән. Татарстанда башка милләт вәкилләренә һәйкәлләр куелып тора. Кайчан мәшһүр милләттәшләребезгә дә чират җитәр икән?..

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«ӘЙДӘГЕЗ, ТАТАРЧА!»

Чаллы шәһәрендә зур сату үзәге «Леруа Мерлен» бар. Хәзерге түшәмсез базарлар элеккеге колхоз амбарларына охшаган. Аларны сату үзәкләре дигән булалар. Менә шунда кердем бер көнне. Сатып алучылар бик күп түгел, әмма сатучы консультант кебекләр йөреп тора. Мин аласы товарның исемен оныттым бит. Өстәл янында сөйләшеп торган егет-кызларга мөрәҗәгать иттем. Алар – мине, мин – аларны аңламыйм. Ачуым килде, «Давайте, по-татарски, – дип тавышымны күтәрдем. – Алайса якындагы «Мегастрой»га китәм». Барысы да татар балалары булып чыкты – матур итеп татарча сөйләштек, аңлаштык. Товарны табып, бәйләп тә бирделәр. Сүчинкә, шәл өстеннән шапка кигән татар әбисен татар сатучысының, бәлки, санлыйсы килмәгәндер, бәлки, хезмәт күрсәтергә оялгандыр. Татар кешесе оялчан бит ул.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗамәт авылы

ХЕЗМӘТ КЕНӘГӘСЕ ЮГАЛСА

Иптәшемнең хезмәт кенәгәсе югалды. Хәзер нишләргә? Эшне нәрсәдән башларга? Бөтен эшләгән җиргә барып, кул куйдыртып йөрергәме?

Исемем редакция өчен генә,

Казан шәһәре

Татарстан республикасы Юстиция министрлыгы мәгълүматлары буенча, хезмәт кенәгәсен югалткан зат кичекмәстән бу хакта соңгы эш урыны буенча эш бирүчегә хәбәр итәргә тиеш. Эш бирүче хезмәткәр тарафыннан гариза кергәннән соң 15 көннән дә соңга калмыйча хезмәт кенәгәсенең дубликатын бирә. Анда хезмәткәрнең әлеге эш бирүчегә килгәнче булган гомуми яки өзлексез стажы турындагы тиешле документлар белән расланган мәгълүмат языла. Әгәр дә хезмәткәр эшләгән оешма ябылган икән, архивка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ХОККЕЙ ДА КИРӘК

«Ак Барс» хоккей командасының уен календарен яза алмассызмы икән?

Камил абыегыз,

Казан шәһәре

«Ак Барс» хоккей командасы 3нче февраль көнне 17.00 сәгатьтә «Автомобилист», 5нче февраль көнне 17.00 сәгатьтә «Металлург», 15нче февраль көнне 20.30 сәгатьтә «Динамо», 18нче февраль көнне 17.00 сәгатьтә «Салават Юлаев», 20нче февраль көнне 19.30 сәгатьтә «Спартак», 23нче февраль көнне 17.00 сәгатьтә «Барыс» хоккей командалары белән көч сынашачак. Әлеге мәгълүмат «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтыннан алынды.

БЕЗ КАНӘГАТЬ

Зөлфәт Зиннуровны кайтарыгыз, Рафил Җәләлиев ошамый дип язды берәү. Безгә киресенчә, Рафилнең алып баруы ошый. Аны яратабыз, бик ачык йөзле һәм «Башваткыч»ны күңелле алып бара. Гел бер кеше генә димәгән бит.

Рауза КӘРИМОВА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

ПЕНСИЯ АРТЫРМЫ?

1нче гыйнвардан 75 яше тулганнарның пенсиясе арта, дип ишеткән идем. Миңа әле 75 яшь тулмады, ләкин якын киләчәк турында кайгыртуым. Бу турыда сез белмисезме?

Зәйтүнә апа,

Казан шәһәре

Узган ел Русиядә 75 яшькә җиткән гражданнарга пенсияләрне арттыру кирәклеге турында ЛДПР һәм «Гадел Россия» партиясе депутатлары белдергән иде. Әмма депутатларның закон проекты Русия Хөкүмәтендә тискәре бәяләмә алды. Министрлар Кабинеты «бу үзгәрешләрнең кирәклеген дәлилләүче нигезләмәләр юк», дип белдерде. Шулай ук түрәләр: «Әлеге түләүләр 2021нче елга бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирүне таләп итәчәк», – дип белдерде. Шуңа күрә Русия Федерациясе Хөкүмәте закон проектын хупламады.

АКЧА БИРМИЛӘР

Узган атнада район кибетеннән келәм алган идем, идәнемә туры килмәде. Икенче көнне үк илттем, ләкин акчаны бирмиләр. Акчаны кайтара аламмы?

Бер әби,

Бөгелмә районы

Соравыгызга җавап табу өчен, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге белән элемтәгә чыктык. Андагы белгечләр аңлатуынча, җитешсезлекләре булмаган келәм метрлап, ягъни киселеп сатылган булса, аны РФ Хөкүмәтенең 1998нче ел, 55нче номерлы карары нигезендә кире кайтарырга ярамый.

– Келәм бердәм эшләнмә буларак сатыла икән, сатып алучы аны кибеткә кайтарырга хокуклы. Моннан тыш, ул бу келәмне алыштыруны яки акчасын кайтаруны таләп итә ала. Әгәр сыйфатлы келәмне кибеткә кайтарырга телисез икән, түбәндәгеләрне истә тотыгыз: сатып алу көненнән 15 көннән артык вакыт узмасын һәм товарда бернинди тап, эз булмасын. Шулай ук товар чегы яки башка түләү документларын (квитанция, гарантия талоны) үзегез белән йөртегез. Кибеткә барып, товарны ни өчен кире кайтаруыгызны языгыз. Бу очракта «товарның размеры, төсе туры килмәде», дип язарга мөмкин. Сатучы яки консультант барында товарны кире кайтару өчен гариза тутырырга (ике нөсхәдә) кирәк. Берсен алганлыкларына кул куйдырып, үзегездә калдырыгыз, берсен – кибеттә. Ун көннән соң, оешма сезгә җавап бирергә бурычлы. Җавап булмый икән, судка мөрәҗәгать итегез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии