«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ПАЙ ҖИРЛӘРЕН БАШКАГА БИРЕП БУЛМЫЙ

Колхоз таралгач, пай җирләребезне авылдашыбыз Сахипов Илшат исемле кешегә арендага бирдек. Ул үзе быел яз көне үлде, тик балалары аның исеменнән эш йөртә башладылар. Без аларның эшчәнлегеннән риза түгел. Шуңа күрә, җирләребезне башка арендаторга бирергә дип, җыелыш җыйдык. 50 кеше аерылып чыгарга теләделәр. Без күз уңында тоткан яңа арендатор вакытында ашлыгын да бирә, салым түләгәннәре өчен 20шәр килограмм шикәр өләшә, саламын, печәнен, кирәк икән капка төбенә китереп аудара. Ә без Сахипов малайларыннан берни дә ала алмыйбыз, Тиешле саламнарны да үзебез эзләп йөрдек. Шуңа аерылып чыгарга теләдек тә.

Бөтенебенең кулларында документлары бар. Бергәләп Җир һәм Милек комитетына бардык. Шунда гына җирләребезнең күптән арендатор исеменә үзләштерелгәнен аңладык. Пай җирләребез Сахипов Илшат исемендә «собственность»та. Ә салымы безгә килә, анысын шушы көнгә кадәр үзебез түләп бардык! Бу хәлне ничек аңларга икән? Без хәзер җирләребезне башка кешегә бирә алмыйбыз, бернинди хокуксыз булып чыгабызмы?

Нәсимә ханым,

Әгерҗе районы, Салагыш авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Нәсимә ханым, без әлеге мәсьәлә буенча, Әгерҗе районы прокуратурасына шалтыраттык. Прокурор ярдәмчесе Ранис Котдус улы Хисмәтуллин белән сөйләштек. Ул бу уңайдан тикшерү белән чыгачакларын белдерде, ләкин беренче чиратта, прокуратурага барып, язмача гариза калдыруыгыз кирәк. Шушы ук хәлләрне тасвирлап, прокуратурада гариза языгыз. Тикшерү нәтиҗәләре төгәлләнеп, җвапны бер ай эчендә бирергә тиешләр.

ИМЗА КУЕП АЛЫП БУЛМАЯЧАК?

Телевизордан ишеттем: пенсияләребезне август аеннан өйгә китермиләр икән, банклардан барып аласы икән, ди. Нинди хәбәр соң бу? Мин йөри алмыйм. Өй эчендәге бәдрәфкә дә таякка таянып барам. Мин ничек банкка барып акча алырга тиеш? Өйгә китереп биргән вакытта бик рәхәт иде. Үз акчабызны кул куеп үзебез ала торган идек. Безнең акчаны кул куеп алырга кеше табылыр, тик ул намуслы кеше булырмы – анысы да билгесез. 40-45 ел стаж белән эшләп алган акчаларыбызны үзебезнең аласы килә!

Зөфәрия СИБГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Зөфәрия апа, сез бу мәгълүматны дөрес аңламагансыз, ахрысы… Пенсионерлар пенсия акчаларын гариза язып, банктан да ала ала яки өйләренә дә китереп бирәләр. Август аенда чыккан хәбәргә килгәндә исә, ул пенсионерларга акчаларын теләсә кайсы банктан алу мөмкинлеге биреләчәге хакында иде. Әлегә кадәр мондый мөмкинлек булмады, ПФР килешү төзегән банклардан гына ала алдылар.

КВИТАНЦИЯЛӘР КИЛМӘДЕ

Элек җәй айларында ук җир өчен салым түләү квитанциясе килә иде. Быел исә, түләү вакыты җитсә дә, квитанцияләр килмәде. Кая мөрәҗәгать итәргә икән – вакытында түләнмәгән, дип, пени салырга да күп сорамаслар. Җирле үзидарәдән сорадык, алар да нәрсә дип җавап бирергә дә белмәделәр. Бу сорау күп кешене кызыксындыра торгандыр…

Кадрия ГАЙНЕТДИНОВА,

Арча районы, Түбән Курса авылы

Сорвыгызны Арча районы салым инспекциясе баш инспекторы Лилия Рамазановага бирдек:

– Бу квитанцияләр Татарстаннан килми. Аларны Башкортостан һәм Чиләбедәге оешмалардан җибәрәләр. Быел безнең коронавирус аркасындамы, аларны җибәрүләре соңга калды, квитанцияләр әле генә килә башлады. Аннан соң, кайбер пенсионерларның балалары безгә әти-әниләренең паспортлары белән килеп, интернетта шәхси кабинет ачтыралар. Шуның аша җир салымнарын контрольдә тоталар. Интернетта шәхси кабинеты ачылган кешеләргә квитанция җибәрелми. Әгәр дә шәхси кабинетка керү өчен парольләрен онытсалар, андый кешеләр, оешмабызга килеп, квитанцияләрне кәгазь вариантта чыгарып бирүне сорый ала. Салымнарны 1нче декабрьгә кадәр түләргә кирәк, әле вакыт бар, шуңа күрә, борчыла күрмәсеннәр, өлгерәләр. Тагын бер-ике атна көтсеннәр, әгәр квитанцияләре килмәсә, җирле үзидарәгә шалтыратып, сәркатиб кызга мөрәҗәгать итсеннәр. Ул исә, үз чиратында, Арчага килгән вакытта безгә кереп, квитанцияләрне чыгарта ала, кулларына тапшырырбыз, – диде ул.

КҮПМЕ САКЛАРГА КИРӘК?

Без хәзерге яшәгән фатирыбызга 90нчы елда күчендек. Шул көннән бирле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән квитанцияләрне саклап килә идем. Утыз ел булды менә. Соравым шундый: түләгәч, бу квитанцияләрне ничә ел сакларга кирәк икән?

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Торак-коммуналь хемәтләр өчен түләү квитанцияләрен мәҗбүри рәвештә ничә ел сакларга кирәклеге турында бер генә закон да яки нигезләмә дә юк. Ләкин бу очракта җавапны РФ Гражданнар кодексы аша табарга мөмкин. Анда «исковая давность» дигән төшенчә бар, бу, сез хокукларыгыз бозылган очракта судка мурәҗәгать итә ала торган вакыт аралыгы. Ә ул исә 3 ел. Димәк, әлеге квитанцияләрне 3 ел буе сакларга киңәш ителә.

КЕМ КАЙСЫСЫ?

Президент инаугурациясе вакытында Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановны котлап болай диде: «Эт өреп торыр, бүре йөреп торыр». Бу очракта кем эт тә кем бүре була икән? Халык эт микәнни?

Миншат ДӘҮЛӘТОВ,

Балтач районы

АЛАЙ ЯРАМЫЙ…

Безнең авылда моңарчы эшләгән хат ташучы гариза биреп, эшеннән китеп, биржага басты. Аның урынына кеше таба алмыйча интектеләр дә, ниһаять өч балалы бер хатын керде. Хат ташучыларның бераз хезмәт хакларын арттырдылар. Элек эшләгән хат ташучы хатын гариза биреп чыккан бит инде, башка эш тапсын иде. Әмма юк, дәгъвәләшеп, яңадан эшенә керде. Ә теге күп балалы ханым шуның аркасында, почтадан китеп, әллә кайдагы кирпеч заводына эшкә керде. Кечкенә балаларын кая куядыр, белмим, иртәнге алтыда ук эшкә китә. Шулай ярамый бит инде, эштән чыккансың икән, ник кире керәсең, өч балалы хатын кызганыч миңа…

Исемем редакция өчен генә.

Зәй районы, Аксар авылы

МИЛЛИЛЕК ҖИТМИ

Һәр милләтнең үзенә хас теле, гореф-гадәтләре, өс-баш киемнәре һәм ризыклары бар. Алар һәрберсе үзенчәлекле. Болар милләтләрне бер-берсеннән аерып торучы билгеләр. Хәзерге вакытта милләтттәшләребезнең киемнәре турында гына әйтергә булдым. Бу мәсьәләгә игътибар җитеп бетми. Концертларга килгән тамашачылар да, сәхнәдәге артистлар да милли киемнәрне бик сирәк кия. Бу битарафлыкмы, әллә сукырлыкмы? Гәҗит һәм журнал битләрендәге рәсемнәрдә, телевидениедә милли киемле кешеләр күбрәк булса, башкаларга үрнәк булыр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«ХОДАЙ» ДИМӘГЕЗ ӘЛЕ!

Гәҗиткә язган вакытта күп кеше «Ходай» дип яза. «Ходай» дигән сүзне язмагыз әле, нигә язасыз соң аны – бу бит ширек була. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар, ләкин арасында «Ходай» дигәне юк. Бу Аллаһы Тәгаләгә кушамат кушу була.

Миназетдин СӘЙФЕТДИНОВ,

Нурлат шәһәре

ЮЛСЫЗ АВЫЛЛАРГА КИЛСЕННӘР!

«Мобиль поликлиникалар» диләр… Аның булуы бик әйбәт, тик алар кечкенә авылларга килми. Безнең участок табибы Тәңкә (Тиньки) авылында. Тикшерә торган машина да шунда гына килә. Ә безгә анда бару өчен 50 километр юл урап үтәргә кирәк. Турыдан ул 14 километр гына, тик аның 3 чакрымын да җәяү үтә алмыйсың. Юлы начар. Картада бу юл бар булып исәпләнә, тик ул картада гына шул. Яхшы юлның кайчан буласы да билгесез. «Мобиль поликлиникалар» әнә безнеке кебек авыларга керсеннәр иде. Ату телевизордан күз буяу өчен генә күрсәтәләр. Киләләр дә, Кама Тамагының үзендә яки Тәңкә авылында гына торалар. Ә анда без ничек барырга тиеш, анысын уйламыйлар…

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии