Әйтергә ярамаган кебек

Әйтергә ярамаган кебек

Газетаның 10нчы март санында басылган «Безнең гәҗит» үзцензура булдыра» (№9) дигән язмадагы фикерләрне 120 процентка хуплыйм. «Новая газета» 2нче мартта ук, Генпрокуратура һәм Роскомнадзор бәйсез матбугат чараларыннан өч тыелган сүз (хәбәрләрне карап баручылар ул сүзләрне белә, яңа закон нигезендә аларны тутырып яза алмыйбыз – ред.иск.) кергән язмаларны сайттан алуны таләп иткәч, үзенең «соучастниклар»ына (газетага даими матди ярдәм җибәреп торучыларны шулай дип атыйлар) мөрәҗәгать иткән һәм икенең берсен сайларга кушкан иде. «Хәрби цензура шартларында хакимият таләпләрен үтәп эшне дәвам итәргә», икенчесе – «Махсус операция» шартларында редакция эшен туктатып торырга». 4460 кешенең 93,9 проценты – беренче, 6,1 процентны икенче җавапны сайлавы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Минем үземә, актив тормыш белән яшәүче буларак, ике газета – «Безнең гәҗит» белән «Новая газета» җитә. Калганнарына татар матбугатына ярдәмем тисен дип язылам. Шуңа күрә шушы ике газетаны ничек тә саклап калырга кирәк.

«Новая газета» укучыларының ике фикерен урысча китерәм. Нигездә «Безнең гәҗит» укучылары да шушылай уйлыйдыр дип өметләнәм. «Продолжать работать максимально аккуратно, формулируя вещи, все всё понимают и так». Икенчесе: «Дорогу трамваю не из вежливости уступают. Вы нужны нам очень и всегда. Цензура не вечна, и все эти поправки будут вами задокументированы». Болай да күп танышларым еш кына: «Илфат бик каты кайный, пар казаны бәреп чыкмасын», – дип борчылып тора. Газетаны сакларга кирәк. Шундый заманалар килде, нишлисең. Һәм алар бер үтәр Аллаһ боерса.

Уйларыбыз бераз гына булса да яктырсын өчен, авылым мәзәге белән чагыштырып тәмамлыйсым килә. Кама Тамагы районы, Балтач авылына күршебезгә Казаннан Маһруй нәнәй кайта иде. Өстәлгә куйган сарык итләре бик майлы булгач, ул: «Абау, дуңгыз ите кебек майлы», – дигән. Аны ризыкны хәрам белән чагыштырырга ярамый, дип орышканнар. Икенче көнне дә шул сарык итен пешергәннәр, анысы да майлы икән. Шуннан Маһруй нәнәй карап торган да: «Кебеген кебек инде дә, әйтергә ярамаган кебек», – дип куйган. Шуның шикелле, кебек икәнен беләбез, әйтергә ярамавын аңлыйбыз.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии