«Безнең гәҗит» үзцензура булдыра

«Безнең гәҗит» үзцензура булдыра

Үз гомеремдә беренче тапкыр баш мәкаләне ничек язарга белми аптырап утырам. Нәрсә язарга түгел, язарга тема күп, ничек язарга? Ничек исән калырга? Русиядә бүгенге көндә аңлап булмый торган, тарих тарафыннан тиешенчә бәяләнәсе вакыйгалар бара. «Безнең гәҗит»не таныш-белешләрем үзара, татарча «Новая газета», дип атыйлар иде. Әйе, без үзгә фикерле, бәйсез карашлы, газетабызда төрле фикерләрне урнаштырырга кыенсынмаган, сүз иреген үз басмабыз мисалында гына булса да саклап килгән аз санлы газеталарның берсе идек. Мөгаен, татарча бердәнбер булганбыздыр. Сары темаларны күрмәдек, укымадык. Мин шәхсән гайбәт дәрәҗәсендәге хәбәрләрне язу түгел, укый да алмыйм. Миңа фәлән «йолдыз»ның (әле йолдыз булса икән, җыручы мөгаен) кайда ял итүе, чираттагы шедевраль клибын кайсы диңгез ярында төшерүе, кемнең баласы тууы, кемнең аерылуы, яисә кем белән «гулять» итүе бөтенләй дә кызык түгел. Телевидениедә эшләгәндә кеше таный торган популяр шәхесләр белән аралашу зур иде. Ә мин күрше кабинетта утыручының аерылуы, өйләнүе, яисә кияүгә чыгуы турында да белми калам. Урамдамы, кайдадыр мәҗлестәме, кемдер тиктомалдан сорап куйгач кына аптырап кала идем дә, эшкә килгәч, әлеге хәбәрнең дөреслегенә яисә гайбәт кенә булуына аптырый идем, кеше каян белә янәсе. Кирәкми миңа башымны шундый чүп-чарлар белән тутыру.

Тик бүген әнә шул чүп-чар тулган башлар кирәк илебезгә. Мин һәртөрле көч куллануга, милитаризмга, кемнеңдер тынычлыгын, иминлеген бозуга каршы. 60 еллык гомеремдә ул чуалышларны, чын сугышларны мин дә күрдем. Миннән өлкәнрәкләр Чехославакиядәге, Венгриядәге баш күтәрүләрне бастыруларны кичкән, хәтта авылдашларым арасында анда катнашкан абыйлар да бар иде. Ә мин Әфганистанда интернациональ бурыч үтәү чорында мәктәп бусагасын атлап чыгып олы юлга аяк бастым. Ул чагындагы акылым коммунизм төзеләсенә, иң бәхетлеләр иле бары тик СССР булуына, Әфганистанда да без изге эштә, дип ышана идем. Ләкин тора-бара аңлый башладым, ялган карашлар булуын, мәгълүмат чараларында тасвирланган тормышның реаль чынбарлык белән чагышмавын төшендем. Һәм әлбәттә инде Чечня сугышын кабул итә алмадым, аның дөрес гамәл түгеллеген телевидениедәге авторлык тапшыруларында бәян итә идем. «Атна» информацион-аналитик программамны әле дә хәтерләүчеләрне күп очратам. Һәр тапшыруым Чечнядагы хәлләр, Русия армиясендәге проблемалар, гаделсезлекләр турында сөйли, кыерсытылганнарны яклыйм. Соңгы өмет дип мине эзләп телевидениегә, өемә киләләр иде. Өлгерә алмыйм, шуңа эзләп табу, минем янга үтеп керү кыенрак та иде. Ләкин эштән чыкканымны, эшкә килгәнемне ишек төбендә көтеп торып «эләктерәләр», һәм мин тагын яңа проблемаларны хәл итүгә чумам. Чечня сугышыннан шактый егетләрне коткарырга, югалганнарны табып бирергә, рөхсәтсез хезмәт итү урынын калдырган егетләрне дисбат хөкеменнән коткарырга туры килде. Бу хакта инде беренче генә тапкыр телгә алмыйм. Әйе, ул вакытта бу мөмкин иде. Прокуратура, хокук саклау оешмалары, хәтта хәрби прокуратура безнең сүзгә колак сала, исәпләшә иде. Ул чакта илебездә Роскомнадзор эшләгәнен, цензура барлыгын белми идек. 2002нче елда газетабызны теркәгәндә генә Казанда Роскомнадзорның бер вәкиле утырганын, аның да төп вазыйфасы әнә шул басмаларны теркәү икәнен белдем. Бүген Роскомнадзор һәр төбәктә үзе бер министрлык кебек.

Инде Украина белән бәйле хәлләргә килгәндә, минем позициям анык, ул бүген дә үзгәрми: вәзгыятьне тыныч юл, килешүләр юлы белән хәл итү яклы. Украина ягын да, Русия ягын да акламыйм да, якламыйм да. Мин Украинадагы мәйданны баштан ук кабул итмәдем, көч куллану, корал ярдәмендә законлы хакимиятне бәреп төшереп урнашкан хакимият дип атадым яңасын. Киев белән Мәскәү арасында упкынның тирәнәя баруына борчылып яшәдем. Әмма вәзгыятьнең мондый борылыш аласына ышанмадым. Кешенең рухы, күңеле яхшыга өметләнә бит.

Минем өчен зур тетрәнү – «Эхо Москвы»ның томалануы һәм ябылуы булды. Нәрсә генә дисәң дә, ГКЧП вакытында да ябылмаган тавышлы радионың шулай капыл эштән туктавы шаһиты булу – вәзгыятьнең чынлап та киеренке икәнлеген аңлата. Һәм «Безнең гәҗит»нең гомерен ничек саклап калырга, дигән сорау калкып чыкты. Ябылып, бөтенләй дәшмәүгә караганда исән булып, закон кысаларында сүзеңне җиткерү яхшырактыр, дигән сурәттә мин газетабызның эшчәнлегенә үзгәрешләр кертергә кирәк, дип таптым. 19 яшьлек «Безнең гәҗит» бүген үзгәреп чыга. Килгән хатларга, мөрәҗәгатьләргә цензура кертелә. Ул редакция цензурасы. Авторларыбыз дөрес аңлар, дип өметләнәм. Һәм менә бүген газетабыз укучыларыбызның яратып укый торган сәхифәсе, 3нче биткә мәңгелеккә ябышып калган кебек эшләгән «Безнең гәҗит»тә «Азатлык» сәхифәсен (Русия хакимияте Азатлык радиосын ят агент исемлегенә кертте) яба. Мин ышанам, илдә вәзгыять тынычланыр, иминлек урнашыр, барыбыз да хөр мәмләкәттә бәхетле тормыш кичерә алырбыз. Һәм газетабызда бүген ябылган сәхифә дә үз урынына кире кайтыр.

Мин инде чит илләр санкцияләренең бик авыр буласын фаразлаган идем. Моңа кадәр кертелгән санкцияләр ул уен гына булган икәнен аңларбыз, дип тә әйттем. Инде сиздерә башлады. Ул кибет киштәләрендә күренә. Паникага бирелмәскә киңәш итәр идем. Капчыклап алган тоз-ярма белән генә кыенлыкларны имин кичеп булмас. Бер-беребезгә ихтирамлы, илтифатлы булыйк. Авыр чакта бердәмлек бик кирәк. Тик бүген гомер бакый бергә яшәгән дуслар, хәтта туганнар пәрә-пәрә килеп талаша. Берәүләр украиннарны сүгә, икенчеләре – үзебезнекеләрне.

Кичә спортзалда киемнәр куя торган шкаф янында өч кеше туры килдек тә, миңа урын бирәләр. Мин исә, кысанламаска, миңа урын җитә, дип тыйнаклык күрсәтәм. Шунда янәшәдәге абзый: «Россия великая страна, мы сильные, победа за нами, всем хватит место, правильно», – димәсенме. Икенче әңгәмәдәшем аңа аптыраулы карашын гына ташлады. Мин исә, ничек әйтергә, бит, дип кенә куйдым. Чишенү өчен шкаф сайлаганда да шундый патриотизмны искә төшерү... Ничектер мин аңлый алмыйм.

Бу көннәрдә Z хәрефе язылган машиналар пәйдә булды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та аны плакат итеп тотып халыкка күренде. Автомобильчеләр машиналарына язып, флаглар тотып автойөрешләр уздыра... Интернет тулган патриотизм хисләре белән. Шунда ук мондый патриотларны Украинага озатырга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә килеп чыга. Дөрестән дә әти-бабайларыбызның сөйләгәннәре исемдә, документаль әсәрләрдән укып беләм, Бөек Ватан сугышына (әле бу сугышларны сугыш дип атарга ярыйдыр) бик күпләр үзләре теләп киткән. Күпме полк улларын, кызларын беләбез: фашистларны дөмбәсләргә, илебезгә җиңү бүләк итәргә үсмер балалар качып фронтка китә. Миндә урынлы сорау туа: бүген Украинада тәртип урнаштырырга «Махсус хәрби операция»дә катнашу өчен «доброволецлар» ник җыелмый. Менә бу машиналарына Z хәрефе элеп, байраклар болгап йөрүчеләр ник шул отрядларга язылмый? Җиңү тизрәк килер иде, бәлкем. Һәм армиядәге солдатларыбызга да җиңелрәк булыр иде. Сез герой, без сезнең белән, без җиңәрбез, дип монда, тыныч төбәкләрдә байрак болгап йөрүне, интернеттагы патриотлык рухын мин бала-чагалык «ребячество» дип саныйм.

Аннан Z хәрефе «За победу»ны аңлата икән. Тик ник ул безгә дошман булган илләр халыклары телендә кулланыла торган хәреф белән күрсәтелә? Ник үзебезнең «З» хәрефе генә кулланылмый?

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии