- 06.04.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №04 (апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
(Дәвамлы аптырау...)
Әйе, дөньяда мәхшәр. Хәзер инде узган ел яза башлаган мәкаләләремнең баш исемен санлап та тормаска булдым. Планета кызганнан кыза. Җир өченче бөтендөнья сугышына килеп кермәсме, нәтиҗәдә күчәреннән чыгып галәмгә очмасмы? Динебез куркыткан ахырзаманны шул рәвешле аңсыз кешелек үзе үк китереп чыгармасмы?
Дөнья күләмендәге сәяси вәзгыятькә карыйм да, инәлеп китәм. Инде ясалма интеллект дибез, югары акыл турында гәп корабыз, әле моннан ярты гасыр гына элек фантастика дип тә карый, фаразлый алмаган казанышларыбызны барлыйбыз... Инде акыл югары ноктасына ирешә төсле... Ә шул вакытта сугышабыз, дошманлашабыз. Без кечкенәдән бер риваять ишетеп үстек: икенче бөтендөнья сугышында танклар, автоматлар, самолетлар, бомбалар белән коралланганнар, өченче бөтендөнья сугышындагы коралны белмибез, ә менә дүртенчесе – тукмак, сөңге, ук-җәяләр белән булыр... Бик мөмкин, һәлакәткә барганыбызны аңламыйбыз бит...
Мин көч куллануны, башкаларга җәбер-золым кылуны һич кенә дә кабул итә алмыйм: ничек инде кемгәдер, тере җан иясенә, хәтта үсемлекләргә дә күрәләтә торып зыян салып була?! Ничек инде табигатьне җимереп була?! Синең аркаңда кемнеңдер сыкрануын күрү, кемнеңдер күз яше түгелү бәхет китерәме? Югары акыл мөнбәренә менеп бастык дип лаф орган кешелек шушы хакыйкатьне аңламый. Кеше хакы, башкаларга зыян салу гадәти күренеш дип кабул ителә.
Мин еш уйланам: сабый туа, аны көтеп алалар. Әлбәттә тумыштан ук бәхетсез язмышка дучар ителгәннәр дә бар, кызганычка. Аларны да имансыз әти-әниләре күпчелектә шундый язмышка ыргыта. Дөрес, юньсезлек кенә түгел, фаҗигале язмышлар да җитәрлек, анысы инде өлешеңә тигән көмешең – бер сынау. Менә шул бала туа, кемнеңдер кадерлесе булып үсә, һәм тайгак юлны сайлый, җәбер-золым кылуны максат итеп куя.
Вәхшилекнең тамыры нидә соң? Мин бу турыда гел уйланам. Ләкин уйланучылар күп түгел сыман. Берәүләрнең күңеле гел яхшылыкта, икенчеләр башкаларны җәберләүдән тәм-ләззәт ала... Психологлар, педагоглар, табиблар, дин әһелләре, башка белгечләр белән шушы турыда уйланырга, җавап эзләргә, телевизион тапшырулар әзерләргә теләгән идем, әмма телеканалларда ниятне кабул итүче табылмады. Мөгаен, тамашачыны уйланырга, аңа тәртипле, иманлы юл барлыгын күрсәтергә ярамыйдыр, ул көлсен, мәгънәсезлекне күреп үзе дә мәгънәсез бер манкортка әйләнсен.
Әйтик, тик торганда кеше канын койган вәхши Илназ Галәвиевлар каян килеп чыга соң? Ул безнең арада яшәгән, үскән, аның белән аралашкан кешеләр булган бит. Илназны юкка гына искә төшермәдем. Ул кылган коточкыч вәхшилеккә 11нче майда 5 ел. Бу аның туган көне. 2001нче елның 11нче маенда дөньяга аваз салган ул һәм 20 ел эчендә кешелекне тетрәндерерлек вәхши булып формалашкан.
Ул гаиләдә икенче бала. Абыйсы 2 яшькә олы. Илназ 175нче гимназиядә укыган. 9нчы сыйныфтан соң ТИСБИда компьютерчылар факультетына кергән, әмма 4нче курстан куылган. Һәм менә «герой» битлектән урам буйлап бара. Мылтыгын яшереп тә тормый, урамда каршы очраучыларны сәламләп уза, үз гимназиясенең ишеген ачып керә һәм ут ача. 8нче сыйныфтан 7 баланы һәм ике укытучыны үтерә, 23 кешене яралый.
Нәтиҗә: канлы күз яшьләре, ә вәхшигә – төрмә. Бүген ул Соль-Илецкидагы «Кара дельфин» дип аталучы төрмәдә гомерлек япкынлыкта. Тәртибе канәгатьләнерлек булса, тагын 20 елдан ул суд карарын үзгәртүне сорый ала. Ләкин бу колония тарихында әле вакытыннан алда берәүгә дә чыгарга насыйп булмаган. Анда аеруча куркыныч рецидивистлар: террорчылар, маньяклар, кеше ашаучылар, җинаятьчел төркем башлыклары җәза үти. «Кара дельфин» Русиядә иң кырыс режимлы төрмә.
Бүген Казан егете Ырынбур төбәгендә ничек яши соң?
Җинаятьчеләр камера-бүлмәләреннән чыккач «дельфин» позасында гына хәрәкәтләнә ала. Ягъни башлары тезләре биеклегенә иелгән, ә богауланган куллары артка соңгы чиккә чаклы өскә каерылган, күзләре бәйләнгән. Монысы бинаның планын хәтерләп калмасын өчен. Янәшәдә ким дигәндә 3 сакчы һәм этле кинолог. Тоткыннар 2шәр яки дүртәр булып яши. Аларны психологлар сайлый. Кеше ашаучы кебек маньякларны аерым да утыртырга мөмкиннәр. Ут беркайчан да сүндерелми. Камералар даими күзәтеп, язып бара. Йоклаганда одеял белән баштанаяк капланырга ярамый.
Илназ менә шундый шартларда иртәнге 6да тора. Урынын җыя. Юына. 45 минутлык иртәнге ашны ашый. Бу вакытта радио тыңларга ярый. Аннан розеткаларга ут ялгана. Тоткыннар кырыналар, чәйләре булса, су кайнатып ала алалар. Ләкин боларның барысы да аягүрә эшләнә. Иртәдән кичкә йокларга ятканчы утырырга, ятарга ярамый.
Иртәнге аштан соң тоткыннарны тентиләр, кулларын артка каерып богаулап, күзләрен бәйләп, йөреп керергә алып чыгалар. Ишегалды юк, түшәм урынына челтәр белән капланган берничә метрлы бетон читлектә атлыйлар. Аннан эшкә, әбәткә, кичке аш, радио, тикшерү һәм йокы.
Рөхсәт ителгән вакытта радио тыңларга, китап укырга мөмкин. Тоткыннар мал карый, карбыз-кавын үстерә, ипи пешерә, сувенирлар ясый. Ул сувенирларны колониядән ерак булмаган курорт – «Тозлы күл»гә ял итәргә килүчеләр сатып алырга мөмкин.
Әнә шундый язмыш. 9 язмыш җир куенында, Илназ яралаган дистәләгән кеше гариплекләре белән көрәшә... Илназ үзе 20 яшьтән үлгәнче төрмәдә. Бу ни, нинди язмыш? Ләкин шушы язмышны сүтеп-җыя башласаң, анда бик күп чатаклыклар килеп чыгар. Әлбәттә, берәү дә баласын начар бул, дип теләкләр теләп үстерми, ләкин...
Бу кереш сүз генә иде. Вәхшилекнең асылын аңларга маташу гына. Куркып куйдым: Илназ кебекләр югары постлар биләсә, хәтта илбашлары дәрәҗәсенә күтәрелсә?! Тарихта бар бит андый вәхшиләр дә. Явыз Иван мәсәлән. Гомумән, Русия патшалардан сирәк уңган. Кайсы җүләр, кайсы монстр... Без Совет дәреслекләрендә прогрессив патша дип укыган Петр 1 дә кансыз маньяк булган. Бу хакта бүген дә дәшмиләр. Мәсәлән ул корган диңгез флоты, Петербург каласы кеше сөякләрендә, башлыча чукынырга теләмәгән татарлар – лашманчылар сөягендә төзелгән.
Узган гасыр монстры Гитлер каян килеп чыккан?! Аны да дөньяны дер селкет, халыкны миллионлап кыр, кан елгалары агыз, дип теләкләр теләп үстермәгәннәрдер...
Илназ 9 җанны кыйган. Һәм менә әҗерен ала. Бу ул китергән кайгыны акларлык дәрәҗәдә булмаса да. Бүген мәрхүмнәрнең якыннары күз яшьләрен түгә, ә Илназ авыр шартларда тотылса да, салым түләүче халык җилкәсендә асрала. Ә менә Иван Грозный, Гитлер ишеләр тулы бер халыкларны канга батырган һәм шул вакытта ук хөкем ителерлек җинаятьләр кылсалар да, вәхшилекләрен дистә еллар дәвам иткәннәр. Башкаларны да шул вәхшилеккә күндергәннәр. Илназның вәхшилеге бер бәла, ә менә ил башындагыларның вәхшилекләре миллион тапкыр куркынычрак фаҗига.
Украинадагы низагның дәвамлы булуы инде кемне генә борчымый икән?! Һәм Якын Көнчыгыштагы хәлләр... Дөнья жандармы вазыйфасын үтәүче АКШ...
28нче февральдә башланган Иранга каршы сугыш Трамп әйткәнчә, 4 атнада гына төгәлләнмәс кебек. Һәм бик җилле сөйләнгән Трамп ышандырганча, Израиль, Америка җиңүе белән тәмамланырмы икән? Бик җитди низагка әверелде ул. Иран Венесуэла түгел шул. Анда җиңел генә үз тәртипләреңне күндерә алмыйсың. Дөрес, Америка президенты сер бирми. Иран солых килешүе төзергә тели, хәтта атом-төш коралыннан да баш тартырга әзер, дип белдерә ул. Никтер, Иран ягыннан исән калган һәм алыштырылган лидерлар гына бу хакта белми, бернинди килешүләргә омтылыш юклыгын әйтеп торалар. Димәк, моңарчы теле ни әйткәнен колагы ишетмәгән Трамп сафсата сата.
Нигә кирәк булган соң бу низаг Израильгә һәм аның бар башбаштаклыгын хуплап башыннан сыйпап торучы АКШка? Израиль башлыгы Биньямин Нетаньяху хәле аңлашыла. Аның язмышы кыл өстендә иде: җинаять эше ачылды, ул әле дә акланмаган. Илбашы канәфиеннән төрмәгә эләгергә мөмкин иде. Һәм моннан сугыш нәтиҗәсендә генә котылып булганын аңлады. Әйтик, Фәләстинне җир белән тигезләп, фәләстинле дигән халыкны кырып бетереп. Аннан соң Иран да нервыда уйнап тора...
Ә Трампның бөтендөнья президенты буласы килә, ахры. Украинадагы низагны да санаулы көннәрдә туктатмакчы иде дә, булдыра алмады. Хәтта җене сөймәгән Зеленскийны типкәреп, Украинаны корбан итеп булса да... Европа комачау итте. Менә Якын Көнчыгышта да барып чыкмый әле. Ул вәгъдә иткән 4 атна үтте. Әлегә расланмаган коры сафсаталардан башка нәтиҗә күренми.
Монда тиз генә үз дигәненә ирешеп, ул әле Кубаны да үзенеке итмәкче иде, тик дөнья жандармы көрчеккә килеп терәлде. Инде аңлашыла: Ерак көнчыгышта сугыш башлау планы бар, ә аны төгәлләү планы юк булып чыкты шапырынучы Трампның. Үз илендә дә дәрәҗәсе төшә. Протестлар башланды. Халык бәяләр артудан, Ерак Көнчыгыштагы кризистан, Американың бу сугышка катышуыннан канәгать түгел. Тагын ел ярымнан сайлаулар. Хәлләре мөшкелләнә бара бу агайның. Аның өчен яхшы тәмамланмас кебек президентлык вәкаләтләре...
Мин Иран режимын мактамыйм. Андагы хәлләр, вәзгыять сокланырлык, мактарлык түгел. Хокуксызлык, кайчакта борынгы кыргый иҗтимагый строй кануннары, гамәлләре кылыну бу илнең хөрлеге турында сөйләми. Ләкин ул суверен дәүләт. Аңа каршы корал күтәрәсе түгел.
Коралланабыз, иминлекне кораллануда гына күрәбез шул. Дөнья белән шул кораллы көч белән генә хакимлек итеп була, дип инанганбыз. Шулай тәрбияләнәбез дә. Әнә балага автомат тоттырабыз, ул бабасына, әбисенә төбәп, «тр-тр»лап «пуля яудыра». Тегеләр егыла, бала шат, көлә, бабайларын үтерде ич... Танышмы? Шулай уйныйбызмы? Шөкер, бу баланың кулында бүген уенчык автомат. Иртәгә?!.
Кодрәтемдә булса, мин Казаныбыздагы редакциябез янындагы Җиңү паркыннан бар төр сугыш коралларын юкка чыгарыр идем. Уенчык кибетләрендә уенчык сугыш коралларын сатуны тыяр идем. Милитаризм идеясеннән баш тартыр идем. Илләрне генә түгел, балаларны да коралсызландырырга кирәк. Бәлкем, бу төп мәсьәлә дәдер әле. Яңа Илназлар хасил булмасын өчен.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии