Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ГАЗИЗ ТЕЛЕБЕЗ

Хәзерге вакытта татар халкының милли горурлыгы шактый түбән. Шуның аркасында кайберәүләр үз балаларын укырга мәктәпкә бирергә ашкынмый, «школа»ны сайлый. Бала анда татар телендә аралашуны, укуны чит күрә, шулай итеп чит милләт мөхитендә тәрбия ала башлый. Нәтиҗәдә, татарның тамырын корыта. Мөхәммәт Мәһдиев, Габдулла Тукай татар телебезне җәүһәр асылташка тиңләгән. Татар теле – дөньядагы иң матур телләрнең берсе. Балачакта үзләштерелгән татар теле һич тә онытылмас, гомер буена озата барыр, шуны онытмасак иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ҮЛӘРГӘ ДӘ АКЧА КИРӘК

Бу елның 1нче санында газетада «Моргларга хәзер шайтаннар хуҗа» дип аталган язма басылып чыкты. Андагы бәяләрне күреп шаккаттык. Хәер, мондый хәл белән очрашырга туры килгән иде инде. Бер авылда 85 яшьлек ялгыз карчыкны җирләдек. Ул больницага эләгеп, аңа операция ясаган иделәр. Соңгысы уңышлы булды дисәләр дә, ул реанимациядән чыга алмады, үлде. Аннары аны моргка күчерделәр. Аның бер кешесе дә юк иде, күршеләре ярдәм итәргә алынды. Аны ярдыру өчен 20 мең сум акча сораганнар. «Мин бит аның туганы да түгел», – дисә дә, «Син китердең, син түлә», – дигәннәр. Бигрәк кыйммәт бит, үләргә дә куркыныч хәзер.

Бер бабай,

Чистай районы

КАРТЛАРНЫ ЯРМАСЫННАР

Безнең гәҗитнең 1нче санында (2022нче ел, 12нче гыйнвар) басылган «Моргларга хәзер шайтаннар хуҗа» язмасын кат-кат укып чыктым да, язарга булдым әле. Мәет булса – козгынга куаныч, дигән сүзләр бар халыкта. Моргта эшләүчеләр өчен дә зур куаныч бу. Үлүчеләр күбрәк булган саен, аларга акча күбрәк тама. Аптырыйсы юк, чөнки хөкүмәт үзе үк моңа юл куя. Хәзер үлгән кешенең һәркайсын ярдырырга моргка озаталар. Больницада үлгәннәрне нигә ярырга? Ярмыйча да була торгандыр. Үзләренә кул салучыларны ярсыннар, алай да күп керә бит акча дигәне. Картаеп үлгән кешеләрне ярмаска рөхсәт итсеннәр иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

БАРМАСАМ – ҮПКӘЛӘР

Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнде дисәк тә, спиртлы мәҗлесләр бар әле. Намазлы, иманлы кешене якын туганы шундый мәҗлескә чакырса, ул анда бармый калырга тиешме?

Мәхмүт ХӘСӘНОВ,

Чаллы шәһәре

Соравыгызны Казанның «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймовка юлладык. Ул болай дип җавап бирде:

– Динебез буенча исерткеч эчемлекләр куллану катгый рәвештә тыелган. Коръәни Кәримдә дә: «Әй, иман китергән кешеләр! Хәмер (исертә торган һәрбер нәрсә), азгын уеннар, сыннарга гыйбадәт кылу, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу – шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: бәхеткә ирешерсез. Исерткеч аша һәм азгын уеннар белән, шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?» – диелгән. Шуңа нигезләнеп, мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашырга ярамый дип әйтә алабыз. Әгәр туган-тумачалар, дуслар, күрше-күләннәр шундый мәҗлескә чакырсалар, аларның күңелләрен төшермәс өчен, бер бүләк әзерләп, чакырылган җиргә барырга мөмкин. Мәҗлеснең хуҗасына бүләкне биреп, изге теләкләр теләп, аның өчен дога кылып, кайтып китү хәерле булыр.

КАБАТЛАНМАСМЫ?

Казахстанда булып узган хәлләргә карата үз фикеремне әйтергә булдым. Безнең илдә хәзер шундый вәзгыять барлыкка килде: әгәр дә син хөкүмәткә каршы берәр ярамаган сүз әйтәсең икән, димәк, син – террорчы. Аның сәясәте белән риза булмаучылар, ягъни без, гади халык, барыбыз да террорчыларга әйләнәбез. Әйе, шулай ансат ич. Аларны террорчы дип, теләсә нәрсә эшләтергә була, хәтта юк итеп тә. Хөкүмәт шулай үз өстеннән җаваплылыкны төшерә. Полиция, милли гвардия генә эшләсен! Казахстанда, минемчә, террорчылар түгел, илнең үз халкы күтәрелде. Тәнгә чыккан шеш тә тула-тула тишелә бит, менә анда да шундый хәл. Дөрес, халыкны бастырдылар, никадәрен үтерделәр, төрмәгә яптылар. Патша диктатурасы үз эшен эшләде, тик мондый хәлләр бездә дә кабатланмас дигән гарантия юк. Байлар белән хәерчеләр арасындагы упкын киңәя бара, тора-тора ишелергә дә мөмкин.

Әхәт САБИРОВ,

Казан шәһәре

ҺӘЙКӘЛ КУЕЛДЫМЫ?

Сөембикәгә Касыйм шәһәрендә һәйкәл куелдымы? 2019нчы елда Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверы һәм һәйкәле проекты булуы турында хәбәр иткәннәр иде, ул тормышка ашырылдымы?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

«Татар-информ» мәгълүматы буенча, Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ике юбилей: Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100 һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуга (алга таба ул Касыйм ханлыгының башкаласы була) 870 ел тулу уңаеннан 2022нче елда тантаналы рәвештә ачылачак. Сквер турында мәгълүмат әлегә юк.

ФАЙДАЛАРЫ ТИЯР ИДЕ

Телевизорның кайсы каналын ачма, авыру балага акча җыю турында хәбәр яңгырый. Минем шикелле картлар 50-200 тәңкә булса да акча салалар инде. Ләкин ул сумма белән ерак китеп булмый. Безнең Татарстанда гына да әллә ничә миллиардер бар, ник шулар ярдәм итми икән? Акчаларын кая куярга белми аптырап яшәгәнче, бераз файдалары тияр иде.

Минзян ДӘҮЛӘТОВ,

Балтач районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии